Майя Плисецкая

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Майя Плисецкая latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
алман. Maja Michailowna Plissezkaja
Maya Plisetskaya 2011.png
Җенес хатын-кыз[1]
Ватандашлык Flag of Russia.svg Россия
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Spain.svg Испания
Flag of Germany.svg Алмания
Flag of Lithuania.svg Литва
Туу датасы 20 ноябрь 1925(1925-11-20)[2][3][4][…]
Туу урыны Мәскәү, СССР[2]
Үлем датасы 2 май 2015(2015-05-02)[3][5][6][…] (89 яшь)
Үлем урыны Мүнхен, Алмания
Үлем төре табигый үлем[d]
Үлем сәбәбе йөрәк сумите инфаркты
Ата Плисецкий, Михаил Эммануилович[d]
Ана Мессерер-Плисецкая, Рахиль Михайловна[d]
Кардәш Плисецкий, Азарий Михайлович[d] һәм Александр Михайлович Плисецкий[d]
Ире яки хатыны Родион Константинович Щедрин[d] һәм Марис-Рудольф Эдуардович Лиепа[d]
Сожитель Уоррен Битти[d]
Һөнәр төре балит әртисе, хореограф, актёр, прима-балерина, балетмейстер
Активлык чорнының башы 1943
Бүләкләр
Рәсми веб-сайт shchedrin.de
Commons-logo.svg Maya Plisetskaya Викиҗыентыкта

Майя Михаил кызы Плисецкая (20 ноябрь 1925, Мәскәү, СССР2 май 2015, Мүнхен, Германия) — совет һәм рәсәй балеринасы, балетмейстер, хореограф, актриса. Мессерер-Плисецкийлар театры династиясы вәкиле, 1948-1990 елларда СССР Зур театрның прима-балеринасы. Социалистик Хезмәт Герое (1985). ССРБның Халык артисты (1959)[7]. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденның тулы кавалеры. Ленин премиясе лауреаты (1964)[⇨]. Өч Ленин ордены кавалеры (1967, 1976, 1985). XX гасырның бөек балериналарының берсе[8].

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәләкәй Майя

Майя Плисецкая 1925 елның 20 ноябрендә Мәскәүдә, совет хуҗалыгы эшмәкәре Михаил Эммануилович Плисецкий (1899 — 1938)[9] һәм тавышсыз кино актрисасы Рахиль Михайловна Мессер-Плисецкая (1902 — 1993) гаиләсендә туган. Өч баланың иң өлкәне була.

1932 елдан 1936 елга кадәр Шпицбергенда яши, анда атасы элек «Артикул» предприятиесенең беренче җитәкчесе була, ары — ССРБ-ның генераль консулы. Зур террор вакытында 1937 елның 30 апреленнән 1 маена карый төнлә аны кулга алалар һәм 1938 елның гыйнварында аталар (Хрущев вакытында аклана)[9]. Әсәсен 1938 елның март башында кулга алалар һәм аны күкрәк баласы Азарий белән Казагстанга Туган илнең хыянатсылар катыннарының Акмулла лагерына җибәрәләр (1941 елның язында Мәскәүгә кайта). Майяны сатлык балалары йортына алмасыннар өчен, аны әсәсенең инәсе, Зур театр җырчысы Суламифь Мессерер асрауга ала (кусты Александрны агасы Асаф Мессерер ала).

Суламифь Мессерер туганын «Кызыл башлык» спектакленә алып барып, балет белән таныштыра, шундагы ролләрнең берсен үзе башкара. Майяны балет кызыксындыра: өйгә кайткач, төрле персонажларның балет партияләрен күрсәтә башлый. Майяга 7 яшь тә 8 ай тулгач, инәсе аны хореография училищесына алып килә, анда чираттагы төркемне үтә[10]. Кагыйдә буенча, баланы балет классына кабул итү өчен, 8 яшь булырга тиеш, әммә инәсе комиссия агзаларын Майяга аның таланты һәм табигый сәләте аркасында биергә өйрәнергә мөмкинлек бирүләренә күндерә ала[11].

1941 елның сентябреннән 1942 елның сентябрендә кадәр Майя гаиләсе белән Свердловск шәһәрендә эвакуациядә була. Шәһәрдә даими рәвештә балет белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк иде, әммә «Умирающей лебедь» номеры белән беренче чыгышы (Суламифь Мессерер мәхәррирлегендә Михаил Фокин хореографиясе) нәкъ шушында оештырыла[12]. Майяның кулларының сыгылмалыгы һәм матурлыгы күренсен өчен, инәсе сыгышны аның иң яхшы техник якларын күрсәтә алырлык итеп төзергә тырыша, ул шулай ук балеринаның тамашачыга арты белән чыгуын уйлап чыгара[11].

1943 елда Майя Плисецкая Елизавета Гердт һәм Мария Леонтьевла укып Мәскәү хореография училищесын тәмамлагач[7], Зур театр труппасына

Зур уңыш белән Англия (1950, 1963), АКШ (1959, 1962), Франция (1961, 1964), Италия (1964) һәм башка илләрдә чыгыш ясый.

1966 елда Иосиф Сталинның реабилитациясенә каршы 25 фән һәм мәдәният эшмәкәрләренең хатына кул куя[13].

1990 елда Юрий Григорович аны Екатерина Максимова, Владимир Васильев һәм башка кайбер артислар белән Зур театрдан эштән бушата, бу зур иҗтимагый резонанс тудыра.

ССРБ таркалуыннан соң Мюнхендә (Алмания) яши, вакыт вакыты белән ире белән бергә Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка килә. Шулай ук Литва гражданлыгына ия була (ул һәм аның ире Щедрин Родион рәсәйлеләрдән беренче булып Литва паспортын ала[14]) һәм Тракай сараенан якын-тирәдә дачасына йөри.

Майя Михайловна Плисецкая 2015 елның 2 маенда Мюнхенда 90-чы яшендә миокард инфарктыннан вафат була[15].

Шәхси тормышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя Плисецкая һәм Родион Щедрин, 2009 йыл
  • Атасы — Плисецкий Михаил Эммануилович (1899-1938), хуҗалык эшмәкәре, дипломат.
  • Әсәсе — Рахиль Михайловна Мессерер-Плисецкая (1902-1993), телсез кино актрисасы.
  • Энесе — Плисецкий Александр Михайлович (1931-1985), балетмейстер, Зур театры балет солисты.
  • Кусты — Плисецкий Азари Михайлович (1937), балет артисты, педагог һәм хореограф.
  • Инәсе — Мессерер Суламифь Михайловна (1908-2004), совет балеринасы һәм балетмейстер.
  • Олатасы — Мессерер Асаф Михайлович (1903-1992), совет балет артисты, хореограф һәм балетмейстер.

Үзенең мемуарларында балерина балет солистлары Голубин Вячеслав (1923-1953) һәм Кашани белән романы турында яза[16].

1956 елда балет солисты Марис Лиепа кияүгә чыга (1936-1989), әммә өч айдан соң алар аерылыша[16].

1958 елда композитор Щедрин Родионга кияүгә чыга (1932). Аларның балалары булмый[17]. Ире Щедрин һәм Плисецкая икесен лә ССРБ халык артисты булган бик сирәк гаиләләр исәбендә.

1999 елның 28 гыйнварында «Московский комсомолец» гәзите «саумысыгыз, мин Майя Плисецкаяның кызы» дигән мәкалә бастырып чыгара, анда Плисецкаяның КГБ агенты Борис Гулаговский белән бәйләнешеннән никахтан тыш туган кызы Юлия Голговская турында әйтелә[18]. Балеринаның адвокатлары Мәскәүнең Пресня район судына аның намысын яклау буенча дәгъва гаризасы бирә, хөкем балеринаның бер нинди дә кызы юк дип шул ук елның маенда артистканың дәгвәсен кәнәгатләндерә. 2001 елда Мәскәү шәһәр суды карарны үз көчендә калдыра[19]. 2002 елның 3 декабрендә «Московский комсомолец» гәзитенең баш мөхәррире Павел Гусев култамгасы астында элек матбугат мәкәләгә кире кагу чыга, анда «атналык хезмәткәре исбатлауларның ышанычсызлыгын, юридик һәм биологик грамотасызлыгына игътибар итмәгән» дип белдерелә[20].

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя Плисецкая «Ромео и Джульетта» балетында, 1961 ел

Майя Плисецкая — матур пластика, феноменаль сикерү, сыек арка, җиңел адымнар һәм югары музыкальлеккә ия була. Ул беренче булып балет лексикасына «әйләнмә»дип аталган сикерүне индерә. Балерина нечкәлек, ишарәнең, прозаның тәмамланганлыгы һәм үткерлеге белән аерым үз стилен булдыра[21]. Аның пластикасында бию сәнгате югары гармониягә ирешә[7]. Һәр яңалыкка кызыксыну белән караган актриса сәхнә экспериментлардан курыкмый. Шулай ук үзенең иҗади феноменаль гомерле булуы билгеле.

Зур театр репертуарындагы партияләр: «Тын Кихот» балетында Китри, «Аккош күле» балетында Одетта һәм Одиллия, «Ромео һәм Джульетта» Джульетта, «Шүрәле» балетында Сөембикә, бер исемле балетта Раймонда, «Конь-Горбунок» балетында патша кызы, «Спящая красавица» балетында принцесса Аврора, «Таш чәчәк» балетында Бакыр тавы хуҗабикәсе, «Күңел турында риваять» балетында Мэмэе бану, «Спартакта» Эгида һәм Фригия.

1960 елда сәхнәдән Галина Уланова киткәннән соң Зур театрның прима-балеринасы була.

1967 елларда режиссер Александр Зархиның «Анна Каренина» фильмында Бетси Тверская ролен башкара. Берничә ел үткәч балетмейстер дебюты өчен «Анна Каренинаны» сайлый һәм сәхнәгә төп рольдә үзе чыга.

«Кармен», 1974 йыл


Зур театрда Родион Щедринның «Анна Каренина» (Наталья Рыженко һәм Виктор Смирнов-Голованов белән бергә) «Чайка» (1980) һәм «Хатын с собачкой» (1985) балетларын куя, аларда төп хатын-кыз партияләрен башкарып, балетмейстер сыйфатында чыгыш ясый.

Майя Плисецкая Киев вокзалы мәйданында гастрольләрдән соң,
2000 ел

1980-се елларда күп вакытын чит илдә үткәрә, Рим опера һәм балет театры җитәкчесе булып эшли (1983-1984), ә аннары — Мадридта Испания милли балетында эшли (1988-1990), «Кармен-сюита» һәм «Мария Стюарт» спектаклләрендә чыгыш ясый. Римдә Опера театрында Александр Глазунованың «Раймонда» классик балетын куя (1984). 1987 елда Нью-Йоркта Рудольф Нуриев һәм Михаил Барышников белән бергә Марта Грэм хөрмәтенә гала-концертта катнаша, аның репертуарына Рут Сен-Лениның «Фимиам» номеры өстәлә (1906)[22].

1990 елларда театрдан эштән бушатылганнан соң сәхнәне элек, концертларда катнашуын дәвам итә, оста-класслар күрсәтә. Үзенең 70-еллыгына аның өчен Морис Бежар тарафыннан куелган «Майя Ава» номерында беренче тапкыр чыгыш ясый[23].

1994 елдан бирле ел саен күпмедер вакыт Санкт-Петербургта үтә торган «Майя» халыкара балет конкурсы рәисе була.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

(*) — партияларны башлангыч башкаручы. (**) — Зур театрда партияны башлангыч башкаручы.

Зур театр
    • 1943 — Па-де-труа «Лебединое озеро, П. Чайковский
    • 1943 — Мазурка, «Шопениана» Ф. Шопен музыкасына
    • 1944 — Маша, П.Чайковский «Щелкунчик»
    • 1944 — Фея Сирени, Фея Филант, П.Чайковский «Спящая красавица»
    • 1944 — Повелительница дриад, Л. Минкус «Тын Кихот»
    • 1944 — Жизель, А.Алан «Жизель»
    • 1945 — Раймонда, «Раймонда», А. Глазунов— Фея Осени*, «Золушка», С. Прокофьев, балетмейстер Р. Захаров
  • 1947 — Одетта-Одиллия, П.Чайковскийның «Лебединое озеро»
  • 1948 — Зарема, Б. Асафьевның «Бахчисарайский фонтан» балеты
  • 1948 — Волшебная дева «Руслан и Людмила» операсында, М. Глинка
  • 1949 — Уличная танцовщица, «Тын Кихот», Л. Минкус
  • 1949 — Царь-девица, «Конек-Горбунок», Р. Щедрин
  • 1950 — Перчинка в опер «Хованщина», М. Мусоргский
  • 1950 — Вакханка, «Вальпургиева ночь» «Фауст» операсыннан, Ш. Гуно, балетмейстер Л. Лавровский
  • 1952 — Аврора, «Спящая красавица», П. Чайковский
  • 1954 — Хозяйка медный горы, «Сказ о каменным цветке», Прокофьев Сергей Сергеевич, балетмейстер Л. Лавровский
  • 29 января 1955 (филиал сәхнәсендә) — Сөембикә**, «Шурале», Ф. Яруллин, балетмейстер Л. Якобсон (Батыр — Ю. Кондратов)
  • 1956 — Лауренсия, «Лауренсия», А. А. Крейн, балетмейстер В. Абукин
  • 1958 — Эгида, «Спартак», Хачатурян Арам Ильич, балетмейстер И. Моисеев
  • 1959 — Хозяйка медный горы, «Каменный цветок», Прокофьев Сергей Сергеевич, балетмейстер Григорович Юрий Николаевич (Данила — Н. Фадеев)
  • 1960 — Царь-девица, «Конек-Горбунок» Р. Щедрин, балетмейстер А. Ранский (Иванушка — В. Васильев, ЦарьА. Ранский)
  • 1961 — Джульетта, «Ромео и Джульетта» Прокофьев Сергей Сергеевич
  • 1962 — Фригия, «Спартак» А. Хачатурян, балетмейстер Л. Якобсон
  • 1963 — Аврора, «Спящая красавица», П. Чайковский
  • 1964 [ачыклау]Жар-птица, «Жар-птица» И. Стравинский, балетмейстерлар С. К. Власов һәм Н. Р. Симачев)
  • 30 март 1965 — Мехмене Бану**, «Риваять о любви», А. Меликов, балетмейстер Ю.Григорович (Ферхат — М. Лиепа, Визирь — А. Лавренюк, Ширин — Н. Бессмертнова)
  • 1967 — Солистка, «Прелюдии и фуги»* Йоһанн Себастьян Бах музыкасына, балетмейстер Н. Касаткина
  • 20 апреля 1967 — Кармен*, «Кармен-сюита» Кармен Жорж Бизе операсы нигезендә, хореограф А. Алонсо (Хозе — Н. Фадеев, Тореро — С. Радченко, Рок — Н. Касаткина)
  • 1971 — Эгида, «Спартак», А.Хачатурян
  • 13 июня 1972 — Анна Каренина*, «Анна Каренина», Р. Щедрин, М. Плисецкаяның Н. Рыженко һәм В. Смирнов-Голованов белән берлектәге постановкасы, (Вронский — М. Лиепа, Каренин — Н. Фадеев)
  • 27 мая 1980 — Чайка, Нина Заречная*, «Чайка», Р. Щедрин, (Треплев — А. Богатырев)
  • 20 ноябрь 1985 — Анна Сергеевна*, «Хатын с собачкой» Р. Щедрина, рәссамы В. Леленталь, М. Плисецкая өчен костюмнар П. Картонныкы (Гуров — Б. Ефимов)
Ролләре
  • 1973 — Гөлчәчәк, «Гибель розы»* Г. Малерның «Адажио» музыкасына, балетмейстер Р. Пети, Марсель милли балеты
  • 1974 — Анна Каренина, «Анна Каренина» Р. Щедрин, Алишер Навои исемендәге Зур театр (Ташкент), (1974, Новосибирск; 1975, Вильнюс; 1976, Одесса; 1978, Свердловск)
  • 1974 — «Пруст, или Перебой сердца» җыелма музыкага, балетмейстер Р. Пети
  • 28 декабря 1976 — Айседора, «Айседора»* җыелма музыкага, балетмейстер М.Бежар, «XX гасыр балеты», Опера Монте-Карло
  • 1978 — «Болеро» М. Равель музыкасына, балетмейстер М. Бежар, «Балет XX века», «Да Монн» театры (Брюссель)
  • 19 декабря 1978 — Лена, «Лена»* (партнер — Х. Тонн), балетмейстер М. Бежар, «XX гасыр балеты», «Да Монн» театры
  • 1983 — Чайка, Нина Заречная*, «Чайка» Р. Щедрин, Театр «Перга» (Флоренция), (1985, Муниципаль театр, Гетеборг)
  • 1984 — Федра, «Федра» Ж. Орик музыкасына, С.Лифарь хореографиясе, «Балет Нанси», «Одеон» театры (1985, Париж), Рим операсы (1985)
  • 1990 — «Эль Рнидер», балетмейстер Х. Лопес, «Колон» театры (Buenos-Айрес, Аргентина)
  • 1991 — «Астурия» И. Альбени музыкасына; «Мария Стюарт» Э. де Диего музыкасына, хореография Х. Гарнеро
  • 1992 — төп партия, «Безумная из Шае»* Р. Щедрин музыкасына, хореограф Ж. Ачулану, театр «Эспас-Карден», Париж
  • 1995 — «Курозука», 1988 елгы балетның яңа версиясе, балетмейстер М. Бежар, Шайо Сарае, Париж (партнер — П. Дюпон)

Фильмографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1951 — Зур концерт — Одетта ( «Лебединое озеро» балетынан)
  • 1953 — Мастера русского балета (фильм-балет) — Зарема ("Бахчисарайский фонтан", Мария — Г. Уланова, хан ГирейП. Гусев балетларынан күренешләр)
  • 1957 — Лебединое озеро (фильм-балет) — Одетта-Одилия[24]
  • 1959 — Хованщина (фильм-опера) — пленная персиянка
  • 1961 — Сказка о Коньке-Горбунке (фильм-балет) — Царь-девица
  • 1964 — Голубой огонек-1963 (фильм-концерт)
  • 1964 — Соберите Венеру (музыкаль фильм)
  • 1965 — Новогодний календарь (музыкаль фильм)
  • 1967 — Анна Каренина, режиссёр А. Зархи — Бетси Тверская
  • 1969 — Самая высокая… (музыкаль фильм)
  • 1969 — Балерина (фильм-спектакль) — төп роль
  • 1969 — Новогоднее похищение (фильм-концерт) — балерина Плисецкая
  • 1969 — Чайковский, сценарист һәм режиссёр И. Таланкин — Дезире Арто
  • 1974 — Анна Каренина (фильм-балет) — Анна Каренина
  • 1976 — Фантазия (фильм-балет), режиссёр А. Эфрос — Полозова (Санин — А. Бердышев)
  • 1977 — Поэзия танца («Болеро», М.Бежар «Айседора») (фильм-балет) — төп роль
  • 1978 — Кармен-сюита (фильм-балет), режиссёр Ф. Слидовкер — Кармен
  • 1980 — Большой балет (фильм-концерт)
  • 1982 — Чайка (фильм-спектакль) — төп роль
  • 1985 — Зодиак (телефильм) — Муза
  • 1986 — Дама с собачкой (фильм-спектакль) — Анна Сергеевна
Фильмнарда катнашу
  • 1959 — Балет Большого театра в Америке (документаль)
  • 1961 — СССР с открытым сердцем (документаль)
  • 1964 — Майя Плисецкая (документаль) (режиссёр В. Катанян)
  • 1970 — Композитор Родион Щедрин (документаль)
  • 1985 — Урок тьмы (документаль фильм, режиссёр Д. Делуш)
  • 1986 — Агриппина Ваганова (документаль)
  • 1987 — Майя Плисецкая — знакомая и незнакомая (документаль) (режиссёр Б. Галантер)
  • 1991 — Откровения балетмейстера Федора Лопухова (документаль)
  • 1999 — Майя Плисецкая. Танцуя музыку (документаль)
  • 2000 — Maйя (документаль фильм, режиссёр Д. Делуш)
  • 2002 — Майя Плисецкая («Портреты эпохи» циклынан) (документаль)
  • 2005 — Александр Годунов. Побег в никуда (документаль)
  • 2007 — Нериюс (Литва, документаль)
  • 2008 — Евгений Светланов. Воспоминание… (документаль)
  • 2008 — Формула счастья Саулюса Сондецкиса (документаль)
  • 2009 — Агриппина Ваганова. Великая и ужасная (документаль)
  • 2010 — Екатерина III (документаль)
  • 2011 — Аристократ балета (Литва, документаль)
  • 2012 — Андрис Лиепа. Трудно быть Принцем (документаль)
Архив кадрлары
  • 1971 — Адажио (документаль)
  • 2005 — Ave Майя (документаль фильм) (режиссёры Н. Тихонов)
  • 2005 — Стихия по имени Майя (документаль) (режиссёры Н. Тихонов)
  • 2012 — Отражения Юрия Роста (документаль)
  • 2016 — Большой

Мемуарлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Майя Плисецкая - берничә мемуарның авторы.

  • Плисецкая М. Я, Майя Плисецкая — М.: Новости, 1994. — 496 б. — 50000 экз. — ISBN 5-7020-0903-7.
  • Плисецкая М. Тринадцать лет спустя: Сердитые заметки в тринадцати главах — М.: АСТ, АСТ Москва, Новости, 2007. — 250 б. — 10000 экз. — ISBN 978-5-17-045344-3.
  • Плисецкая М. Читая жизнь свою... — М.: АСТ, Астрель, 2010. — 752 б. — 5000 экз. — ISBN 978-5-17-068256-0.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Социалистик Хезмәт Герое (1985) — совет хореография сәнгате үсешендә зур казанышы өчен.
  • РСФСР-ның атказанган артисты (1951)
  • РСФСР-ның халык артисты (1956)
  • ССРБ-ның халык артисты (1959)
  • Ленин премиясе (1964) — Дәүләт академик балет театры сәхнәсендә совет һәм классик репертуарның балет спектакльләрендә партияләр башкаруы өчен
  • «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының тулы кавалеры
    • «I дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (20 ноябрь 2005) — ватан һәм дөнья хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш индергәне, күп еллык иҗади эшмәкәрлеге өчен[25]
    • «II дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (18 ноябрь 2000) — хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш индергәне өчен[26]
    • «III дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (1995 21 ноябрь) — ватан мәдәниятендә зур казанышлары һәм хәзерге заман хореография сәнгатенә керткән өлеше өчен[27]
    • «IV дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (9 ноябрь, 2010) — ватан мәдәниятен һәм хореография сәнгатен үстерүгә зур өлеш индергәне һәм күп еллык иҗади эшмәкәрлеге өчен[28][29]
  • Өч Ленин ордены (1967, 1976, 1985)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1981)
  • Мактаулы эшчәнлеге өчен «Мактаулы эшчәнлеге өчен. В.И Ленинның тууына 100 еллык уңаеннан»
  • Парижның Алтын медале (1977)
  • Мактаулы легион ордены(Франция)
    • орден кавалеры (1986)
    • орден офицеры (2012)[30]
  • Сәнгать һәм әдәбият ордены командоры (Франция, 1984)
  • «Литва алдындагы хезмәтләре өчен» (2003) орденының Зур Командор Тәресе
  • Католик Изабелла ордены (Испания, 1991)
  • Литва Бөек кенәзе Гедиминас ордены командоры (Литва)
  • Барбора Радвилайте ордены (Литва, 2005)
  • III дәрәҗә Кояш иле ордены (Япония, 2011)
  • «Gloria Artis мәдәниятендә казанышлары өчен» алтын медале (Польша)
  • Лев Финляндия орденының «Финляндия өчен» медале (башка чыганаклар буенча — Лев Финляндия орденнары[31]) (1968)
  • «Нәфис сәнгать өлкәсендәге хезмәтләре өчен» алтын медале (Испания, 1990)
  • ЮНЕСКО-ның Моцарт ордены (2005)[32]
  • Будапештта яшьләр һәм студентларның II бөтендөнья фестивалендә балет артистлары конкурсының беренче премиясе һәм алтын медале (1949)
  • Павлова Анна исемендәге Париж бию академиясе премиясе (1962)
  • «Затлы-1986» премиясе (Париж мэриясенең елның иң элегантлы хатын-кызына)
  • «Триумф» премиясе(2000)
  • Бүләк «Русиянең Милли Олимпы» премиясе (2000)
  • Бүләк «Русиянең Милли горурлыгы» премиясе (2003)
  • Принцесса Австрийская премиясе (2005, Испания)
  • Япониянең халыкара Император премиясе (2006)
  • Виттрио де Сика исемендәге бүләк (Италия) «Бию өлкәсендә зур казанышлары һәм карьерасы өчен» (2009)
  • «Риваять» номинациясендә «Балет» журналының «Бию дәрте» премиясе (2009)
  • «А.П.Чеховның 150-еллыгына истәлекле миналы» (2010)[33]
  • РАО Кадерле премиясе «фән, мәдәният һәм сәнгать үсешенә керткән өлеше өчен»
  • Балтыйк илләре төбәкында халыкара гуманитар бәйләнешләрне үстерү һәм ныгыту өчен «Балтыйк йолдыз» премиясе (РФ киң коммуникациялар һәм мәдәният министрлыгы сайты, РФ Театр эшмәкәрләре берлеге, Санкт-Петербург хөкүмәтенең мәдәният буенча комитеты, 2013)[34]
  • Театрның «Алтын битлек» премиясе (Мәскәү, 2015) — театр сәнгате үсешенә зур өлеш индергәне өчен
  • Сорбонна докторы (1985)
  • Мәскәү дәүләт университетының мактаулы профессоры (1993)
  • Фән, мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә «җәмәгать фикере» оешмасы үткәргән сорауларда «Ел кешесе» фикеренчә өченче урын (2000)[35]
  • Венгр бейеүе академиясенең мактаулы докторы (Будапешт, 2008)[36]
  • Испаниянең мактаулы гражданы[37]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Плисецкая хөрмәтенә аталган[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Майя Плисецкая» сортлы пион
  • 1963 елда чыгарылган пионнар сорты.
  • Плисецкая астероиды (4626), 1984 елның 23 декабрендә Кырым астрофизик обсерваториясенең астрономы Лена Карчина ача[38](Шул ук астроном тарафыннан 1982 елда ачылган 4625 астероидын (4625) Щедрин исеме бирелә[39]).
  • 2000 елдан Тольятти каласындагы хореография мәктәбе Майя Плисецкая исемен йөртә.

2013 елның октябрь аенда Бразилия рәссамнары Э. Кобра (Kobra Eduardo(порт.)) һәм А. Брито (Brito Agnaldo) балеринага үз эшләренең берсен багышлый. 18 метр киңлектәге һәм 16 м биеклектәге аккош образындагы балерина сурәтен үз эченә алган граффити Мәскәүнең Зур Дмитровка урамындагы 16 нчы йортның стенасына куела[40][41].

2015 елның 4 маенда Марина театры труппасы Майя Плисецкаяга «Шүрәле» спектаклен багышлый[42]. Төрле шәһәрләрдә балерина истәлегенә багышланган хәтер кичәләре[43] һәм симфоник концертлар[44]үтүен дәвам итә.

2015 елның 15 маенда Люцернада «Цауберзее — Рус музыкасы көннәре» фестивалендә планлаштырылаган бүләк тапшыру тантанасы урынына Люцерн шәһәрендә Плисецкаяга кичә-багышлама үткәрелә[45][46].

2015 елның 20 ноябрда юбилей кичәсенә әзерләнү урынына, юбилей концерты — Зур театрда Майя Плисецкаяның хәтер кичәсе үтә[47]. Шул ук көндә Майя Плисецкаяның исеме Зур Дмитровкада скверга бирелә. Сквер атамасы белән такта һәм аның турында мәгълүмат йортның уң як стенасына — рәссамнар Эдуардо Кобра һәм Гениально Баритоның граффитисы урнашкан якка куела[48]. 2016 елның 20 ноябрендә скверда балерина һәйкәле ачыла[49][50]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  2. 2,0 2,1 Плисецкая Майя Михайловна // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохорова — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  3. 3,0 3,1 Encyclopædia Britannica
  4. FemBio: Банк данных о выдающихся женщинах, Frauerdatenbank
  5. Munzinger Archiv — 1913.
  6. Bibliothèque nationale de France data.bnf.fr: اوپن ڈیٹا پلیٹ فارم, платформа відкритих даних, платформа открытых данных, plateforme de données ouvertes, piattaforma di dati aperti, Opendata-Plattform, otevřená data platforma, åben-data-platform, տվյալների բաց շտեմարան, platforma za odprte podatke, plataforma de datos abierta, plataforma de dados aberta, платформа адкрытых дадзеных, платформа на отворените данни, platforma otwartych danych, ашық деректер платформасы, ачык маалыматтарды платформа, açıq məlumat platforması, ochiq ma'lumotlar platforma, açık verilerin platformu, платформа отвореног података, platforma otvorenih podataka, platforma otvorenog podataka, platforma otvorených údajov, πλατφόρμα ανοικτών δεδομένων, platformu atklātā datu, platforma atvira duomenų, platvormi avatud andmete, avoimen datan foorumi, nyílt adatok platformja, პლატფორმა ღია მონაცემები, платформа за отворени податоци, нээлттэй мэдээллийн тавцан, platformă de date deschise, platformo de malferma datumoj, open data platform, плятформа адкрытых зьвестак, Усьтэм даннойёслэн платформазы, асыҡ мәғлүмәт платформаһы, açıq malümat platforması, açıq malümat platforması, ачык малюмат платформасы, öppen dataplattform — 2011.
  7. 7,0 7,1 7,2 Большая Советская Энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 20. Плата — Проб. 1975. 608 стр., илл.; 21 л. илл. и карт.
  8. «Майя Плисецкая была одной из величайших балерин XX века» – зарубежная пресса | Classica.FM. әлеге чыганактан 2016-04-01 архивланды. 2016-02-21 тикшерелде.
  9. 9,0 9,1 Плисецкая М. М. Я, Майя Плисецкая…— М.: АСТ Москва, 2008. — 490 с.
  10. Неумирающий лебедь Майи Плисецкой
  11. 11,0 11,1 Суламифь. Фрагменты воспоминаний. Авторы: Суламифь Мессерер
  12. Виктор Фишман. (2008-01-14). Вечно живой «Умирающий лебедь». Еженедельная независимая газета «Русская Германия», № 2, 2008. әлеге чыганактан 2013-07-02 архивланды. 2013-06-29 тикшерелде.
  13. Письма деятелей науки и культуры против реабилитации Сталина
  14. Радио Свобода, передача «Литовский паспорт»
  15. Ефимович Н. Плисецкая так мечтала ещё раз выйти на сцену Большого // Комсомольская правда. — 02.05.2015.
  16. 16,0 16,1 Танец маленьких лебедей, «Карьера», № 4, 2000.
  17. Майя Плисецкая: «После „Лебединого озера“ я была просто вывернута наизнанку». // «Аргументы и Факты» № 46, 17.11.2010.
  18. Голос крови. // «Коммерсант», 04.08.1999.
  19. «МК» всё же заплатит Майе Плисецкой. // NEWSru.com, 15.11.2001.
  20. МАЙЕ ПЛИСЕЦКОЙ — ОТ “МК”. www.mk.ru. 2019-12-25 тикшерелде.
  21. В. М. Гаевский. Статья в энциклопедии «Балет».
  22. Anna Kisselgoff. Dance: Graham With Baryshnikov, Nureyev and Plisetskaya // New York Times, 7 октября 1987.
  23. Аве Майя. Полит.ру (2015-05-03). 2015-05-05 тикшерелде.
  24. Роли в фильмах
  25. Указ Президента Российской Федерации от 20 ноября 2005 г. № 1344 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ I степени Плисецкой М. М.». әлеге чыганактан 2015-04-16 архивланды. 2010-11-20 тикшерелде.
  26. Указ Президента Российской Федерации от 18 ноября 2000 года № 1880 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ II степени Плисецкой М. М.». 2016-07-20 тикшерелде.
  27. Указ Президента Российской Федерации от 21 ноября 1995 г. № 1168 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ III степени Плисецкой М. М.». әлеге чыганактан 2015-04-16 архивланды. 2010-11-20 тикшерелде.
  28. Указ Президента Российской Федерации от 9 ноября 2010 г. № 1393 «О награждении орденом „За заслуги перед Отечеством“ IV степени Плисецкой М. М.». әлеге чыганактан 2015-04-16 архивланды. 2010-11-20 тикшерелде.
  29. Поздравление артистке балета Майе Плисецкой с Днём рождения // Сайт Kremlin.ru
  30. Карау Майя Плисецкая стала офицером Ордена почётного легиона. әлеге чыганактан 2012-06-03 архивланды. 2012-02-23 тикшерелде.
  31. Герой Социалистического Труда Плисецкая Майя Михайловна :: Герои страны
  32. Гафин А. Д. {{{башлык}}}. — Комиссия РФ по делам ЮНЕСКО.
  33. Чайки в городе. В МХТ вручены чеховские медали // Российская газета. — 28 октября 2010.
  34. Состоялась церемония вручения премии «Балтийская звезда» Архивная копия на Wayback Machine // Всемирный клуб петербуржцев
  35. «Человек года» в науке и культуре — Жорес Алфёров. 2015-06-23 тикшерелде.
  36. nternational Maya Plisetskaya and Rodion Shchedrin FoundationКалып:Недоступная ссылка
  37. Карау Lenta.ru: : Плисецкая, Майя. әлеге чыганактан 2013-04-22 архивланды. 2012-09-20 тикшерелде.
  38. 4626 Plisetskaya (1984 YU1). JPL Solar System Dynamics (2003-08-29). 2013-11-20 тикшерелде.
  39. 4625 Shchedrin (1982 UG6). JPL Solar System Dynamics (2003-08-29). 2013-11-20 тикшерелде.
  40. Анатолий Симоненко. (2013-10-11). Знаменитый художник Эдуардо Кобра нарисовал на Большой Дмитровке Майю Плисецкую. Газета «Вечерняя Москва». 2013-11-16 тикшерелде. (действующая ссылка на статью с совпадающим заголовком)
  41. Анна Нистратова. (2013-10-24). Стрит-артист Кобра: «Теперь у меня есть карточка читателя Библиотеки искусств на Дмитровке». Журнал «Interview». 2013-11-16 тикшерелде.
  42. Посвящается Майе Плисецкой
  43. «Гениальность Майи Плисецкой — в искренности и глубине проживания каждого мига на сцене» (интервью с А. Лиепой перед гала-концертом проекта «Автографы и имиджи» в Большом театре Беларуси, БелТА, 18.10.2019).
  44. «В Смоленске прозвучала „Кармен-сюита“»(о концерте памяти великой балерины Майи Плисецкой, Смоленская народная газета, 28.10.2019).
  45. In memoriam Maya Plisetskaya
  46. In memoriam Maya Plisetskaya
  47. Большой театр проведет вечер памяти Майи Плисецкой
  48. Просмотр↵↵В Москве открылся сквер Майи Плисецкой. ТАСС (20.11.2015). 20 November 2016 тикшерелде.
  49. В Москве открыли памятник Майе Плисецкой. Официальный сайт Министерства культуры РФ (20.11.2016). Дата обращения 20 ноября 2016.
  50. Просмотр↵↵Щедрин: сквер Майи Плисецкой в Москве должен стать местом встречи влюбленных пар. ТАСС (20.11.2016). 20 November 2016 тикшерелде.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Л. Жданов. Майя Плисецкая = фотоальбом — М.: Искусство, 1965. — 200 б. — 30000 экз.
  • Б. А. Львов-Анохин. Майя Плисецкая // Труд актера — М.: Советская Россия, 1966. — 78 б. — 70000 экз.
  • Н. Рославлева. Майя Плисецкая — М.: Искусство, 1968. — 164 б. — 75000 экз.
  • Nataliia Arkina Maja Plissezkaja: Mit einem Poem v. Andrej Wosnessenski — Berlin: Henschelverlag, 1969. — 48 б.
  • Л. Жданов. Майя Плисецкая = фотоальбом — М.: Планета, 1980. — 174 б. — 20000 экз.
  • Шадрина Н. И. Плисецкая Майя Михайловна // Ассоциация «Международный Объединённый Биографический Центр» Кто есть кто в современной культуре: Эксклюзивные биографии. — М: Международный Объединённый Биографический Центр; ЗАО «МК-Периодика», 2006. — В. 1. — С. 5—43. — ISBN 5-93696-007-3.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Hero of Socialist Labor medal.png  Майя Плисецкая «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә

Аудио
Видео