Эчтәлеккә күчү

Алсу Гайнуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Алсу Гайнуллина latin yazuında])
Алсу Гайнуллина
Туган телдә исем Гайнуллина Алсу Әскәр кызы.
Туган 24 февраль 1954(1954-02-24) (70 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Чүпрәле районы, Иске Чүпрәле
Яшәгән урын Гаспралы урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре артистка.
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры
Җефет Илдар, РФ атказанган артисты
Балалар улы Искәндәр, ТР халык артисты
Бүләк һәм премияләре Россиянең халык артисты - 1996 ТАССР халык артисты -1986 РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты - 1991
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Алсу Гайнуллина Викиҗыентыкта

Алсу Әскәр кызы Гайнуллина — Татарстан АССР (1986) һәм Россиянең (1996) халык артисты, РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге (1991), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2013), «Тантана» премиясе (2011, 2023) лауреаты.

Алсу Әскәр кызы Гайнуллина 1954 елның 24 февралендә Татарстанның Чүпрәле районы Иске Чүпрәле авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Алсу Гайнуллина театрда эшләү дәверендә илледән артык роль башкарган. Шуларның кайберләре: Аяз Гыйләҗевның «Без кайтырбыз» спектаклендә Шәфика, Нәкый Исәнбәтнең «Мулланур Вәхитов» спектаклендә Зөһрә, Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклендә Гөлфирә һәм Йөзембикә, Гөлчирә («Ташкын» Т.Гыйззәт), Сәрвәр («Сүнгән йолдызлар» К.Тинчурин), Гөләндәм («Татарча аерылышу» Х.Вәхит), Валентина («Әниләр һәм бәбиләр» Т.Миңнуллин), Гәйни («Бәхетсез егет» Г.Камал), Мөршидә («Казан сөлгесе» К.Тинчурин) һәм башкалар. Классик репертуарда башкарган рольләре актрисаның, һичшиксез, иң югары казанышлары булып тора. Алар арасында К.Гольдониның «Әбиләр гайбәте» комедиясендә Кеккина, К Гоцциның «Болан–Патша» трагикомедиясендә Анджела, Ж-Б.Мольерның «Тортюф» спектаклендә Эльмира, В.Шекспирның «Тискәрегә авызлык» комедиясендә Катарина һәм «Антоний һәм Клеопатра» трагедиясендә Клеопатра рольләре бар.

Классик репертуардагы иң катлаулы һәм үзенчәлекле рольләрнең берсе саналган — А.Островскийның «Бирнәсез кыз» пьесасында Ларисаны югары дәрҗәдә башкарып чыгуы актрисаның бөек талантын ассызыклый. Гайнуллина Ларисаны уйнаганнан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчеләре аны 1980нче елларда совет сәхнәсендә башкарылган иң яхшы роль буларак билгеләп үтәләр һәм актриса К.Станиславский исемендәге Россия Дәүләт премиясенә лаек була.

Актрисаның соңгы елларда башкарган рольләренең кайберләре: Буретта («Кара чикмән» Г.Хугаев), Мәрҗән Даянова («Гөлҗамал» Н.Исәнбәт), Наташа («Курчак туе» М.Гыйләҗев, Р.Хәмит), Гайшә («Арбалы хатыннар» З.Зәйнуллин), Скирина («Хан кызыТурандык» К.Гоцци), Сара («Әрем исе» Илгиз Зәйниев).

Алсу Гайнуллинаның уйнаган рольләре санап бетергесез булган сыман, аңа карата тамашачы һәм тәнкыйтьчеләрнең дә мәхәббәте чиксез. 1995 елның маенда, актрисаның Мәскәүдә үткән бенефисыннан соң, илнең әйдәп баручы театр тәнкыйтьчесе Борис Поюровский «Культура» гәҗитендә аның хакында шушы юлларны язып чыга: «Дөнья репертуарында Алсу Гайнуллина уйный алмастай берәр роль бардыр дип уйламыйм. Мисал өчен: Анна Каренина, Катюша Маслова, Тугина, Негина, Кручинина, Катерина, Мария Стюарт, һәм, шулай ук, Елизавета, Шекспирдан леди Макбет, Лескова, Чеховтан Раневская, Маша, Аркадина, Сарра, Настасья Филипповна, Нора, Маргарита Готье, Евгения Гранде… Чыннан да, болар бөтенсе аның рольләре була алыр иде. Мин ышанып әйтә алам, «Өч сеңел»дә ул Маша Прозорованы гына түгел, ә Наташаны да уйный алыр иде – менә бит аның талантының күркәмлеге нидә!».


Танылу һәм бүләкләр

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Татарстанның халык артисткасы (1986).
  • РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (1991).
  • Россиянең халык артисткасы (1996).
  • Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты (2013).
  • «Тантана» премиясе (2011, 2023 [2])

Ире — Илдар Зиннур улы Хәйруллин (1950), Камал театры актеры (1970 елдан), Казан театр училищесының актерлык осталыгы педагогы (1975 елдан), ТР халык (1991) һәм РФ атказанган (1999) артисты. Улы Искәндәр Илдар улы Хәйруллин (1974), Камал театры артисты (1995 елдан), ТР халык артисты (2015), Тукай бүләге иясе (2019).