Хәйдәр Бигичев
| Хәйдәр Бигичев | |
|---|---|
| Туган телдә исем | Хәйдәр Әббәс улы Бегичев |
| Туган | 16 июнь 1949 РСФСР, Горький өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Чүмбәли авылы |
| Үлгән | 13 ноябрь 1998 (49 яшь) Казан, Россия |
| Күмү урыны | Яңа бистә зираты |
| Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
| Милләт | татар |
| Ватандашлыгы | |
| Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
| Һөнәре | опера җырчысы (тенор) |
| Җефет | Зөһрә Сәхәбиева |
| Балалар | улы Айдар[2] |
| Бүләк һәм премияләре | |
| Сайт | xajdar.htm |
Хәйдәр Әббәс улы Бигичев (16 июнь 1949, Чүмбәли, Кызыл Октябрь районы, Горький өлкәсе, РСФСР, ССРБ — 13 ноябрь 1998, Казан, Татарстан, Россия) — бөек татар җырчысы. Опера җырчысы, автор һәм халык җырларын оста башкаручы буларак танылган. Ул татар, рус, көнбатыш операларында катлаулы партияләрне уңышлы башкара. Х. Бигичев шул ук вакытта эстрада артисты, татар халык һәм аерым авторлар җырларын камил башкаручы. Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). ТАССР халык (1980), РСФСР атказанган (1986) артисты.
Биография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Хәйдәр Бигичев 1949 елның 16 июнендә хәзерге Түбән Новгород өлкәсенең Чүмбәли (рус. Чембилей) авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Хезмәтен тутыргач, башка авылдашлары шикелле Мәскәүдә берәр заводта эшкә урнашырга дип китә. 1971 елда, алар районында гастрольләрдә булган җырчы Фәхри Насретдинов егеттәге сәләтне күреп алып, Мәскәү җырчысы Сөнгать Җәләлетдинов һәм Нәҗип Җиһанов ярдәмендә аны Казан дәүләт консерваториясенә укырга җибәрелүенә ирешә. Консерваторияне тәмамларга бер ел кала, 1977 елда, аны Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп алалар.
Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»-та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапазонлы җырчы икәнен исбатлады. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Алтынчәч»), Җәлил (Н.Җиһанов. «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наёмщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр») рольләре өлеш керткән.
1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында.
2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.

Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Татарстанның халык артисты (1980), РСФСРның атказанган артисты (1986), Татарстанның Г. Тукай ис. Дәүләт премиясе лауреаты (1984).
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2006 елда Казанның 174нче гимназиясендә Хәйдәр Бигичев музее булдырылган. Биредә җырчының шәхси әйберләре, костюмнары һәм иҗатына кагылышлы уникаль экспонатлар саклана[3].
- 2016 елның 16 июлендә туган ягы — Кызыл Октябрь районы үзәге Уразавылда бюсты ачылган (бюстның авторы — Мәхмүт Гасыймов)[4].
- 2017 елда ТР мәдәният министрлыгы Хәйдәр Бигичев исемен йөрткән Халыкара вокалистлар конкурсын оештырган [5]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ https://web.archive.org/web/20190505160957/https://jitely.info/kazan
- ↑ Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
- ↑ Камилә Билалова. Хәйдәр Бигичев музее җитәкчесе: Музей - Опера һәм балет театрының бер кисәге. Татар-информ, 23.10.2025
- ↑ Татарстан президенты аппараты рәсми сайты, archived from the original on 2016-09-15, retrieved 2016-07-16
- ↑ Камилә Билалова. Зөһрә Сәхәбиева Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара конкурсны кабат оештырырга сорады. Татар-информ, 23.10.2025
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- http://www.chembileyskiy.narod.ru/haidarbigichev.html 2009 елның 10 февраль көнендә архивланган
- http://www.mtss.ru/pages/xajdar/xajdar.htm 2012 елның 1 март көнендә архивланган
- http://www.nizgar.ru/modules.php?name=Encyclopedia&op=content&tid=38