Васил Маликов
Васил Маликов | |
---|---|
Туган телдә исем | Васил Малик улы Маликов |
Туган | 19 октябрь 1924 Иске Кормаш, Актаныш районы, Татарстан |
Үлгән | 11 октябрь 1992 (67 яшь) Казан, Татарстан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Һөнәре | рәссам, сынчы |
Бүләк һәм премияләре | , Муса Җәлил премиясе |
Васил Малик улы Маликов (19 октябрь 1924, Иске Кормаш, Татарстан – 11 октябрь 1992, Казан, Татарстан) – танылган рәссам, сынчы, Казандагы Мулланур Вахитов һәм Муса Җәлил һәйкәлләре авторы. Муса Җәлил премиясе, Тукай премиясе лауреаты.
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Васил Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.
Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948–1953 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора. Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык мисалы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача. Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышандыра. «Соңгысы» әсәре 1980 елда республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.
Рәссамга иҗаттагы уңышлары өчен Муса Җәлил премиясе, РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә.
В. Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.