Хөснулла Вәлиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хөснулла Вәлиуллин latin yazuında])
Хөснулла Вәлиуллин
Туган телдә исем Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин
Туган 28 февраль 1914(1914-02-28)
Байлар Сабасы, Мамадыш өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 24 сентябрь 1993(1993-09-24) (79 яшь)
Казан
Яшәгән урын Николаев урамы, 5[1]
Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı[2]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеРСФСРССРБ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1989)

Хөснулла Вәлиуллин, шулай ук Хөснул Вәлиуллин (Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин) — татар композиторы, Тукай бүләге иясе (1989).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1914 елның 28 февралендә Казан губернасы, Мамадыш өязе (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында туган. Бертуганы Аллаһияр Вәлиуллин — шулай ук композитор.

Казан музыка училищесын (1940, В. Виноградов сыйныфы), Казан дәүләт консерваториясен (1950, Альберт Леман сыйныфы) тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша.

1993 елда Казанда вафат.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатында опера жанры үзәк урында тора. Татар опера сәхнәсендә «Самат» операсы (Хәй Вахит либреттосы) музыкаль театр өчен иң уңышлы, лирик-психологик рухтагы әсәрләрдән санала.

Мәскәүдә Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасында (1957) операның I редакциясе күрсәтелә.

«Самат» (II редакциясе, 1977 операсында композитор талантының иң көчле яклары - тирән лиризм, музыка теленең халык җырларына нигезләнүе, көйләрнең интонацион һәм ритмик байлыгы чагылыш таба.

Татар җыр музыкасы үсешенә дә зур өлеш кертә. Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Әхмәт Ерикәй, Хәй Вахит, Сибгат Хәким, Равил Фәйзуллин, Галимҗан Латыйп һ.б.ның шигырьләренә җыр һәм романслар язган. Камера - инструменталь әсәрләр, драма спектакльләренә музыка һ.б. язган[3].

Төп хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • “Самат” операсы (1957, I редакция)
  • “Самат” операсы (1977, II редакция)
  • «Дим буенда» операсы (1965)
  • «Туган як» кантатасы (1970)

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байлар Сабасында урнашкан Балалар сәнгать мәктәбенә Аллаһияр һәм Хөснулла Вәлиуллиннар исеме бирелде[4][5].

Мактаулы исемнәре, бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Фәйзуллаева М. Х. Вәлиуллин иҗаты // Казан утлары. 1983. № 3;
  2. Хайруллина З. Хуснулла Валиуллович Валиуллин // Композиторы Советского Татарстана. Казань, 1957;
  3. Файзи Дж. Х. Валиуллин // Советская музыка. 1964. № 2;
  4. Бернанд Г., Ямпольский И. Валиуллин Хуснулла Валиуллович // Советские композиторы и музыковеды. М., 1978. Т. 1;
  5. Бикчурина Ф. Хуснулла Валиуллин // Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]