Байлар Сабасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Байлар Сабасы latin yazuında])
Байлар Сабасы
Карта
Ил Россия
Регион Татарстан
Район Саба районы
Координатлар 56°0'34"тн, 50°26'57"кнч, 56°0'36.72"тн, 50°26'53.88"кнч, 56°5'тн, 50°47'кнч
Нигезләнгән 1290
Халык саны 7671 кеше
Милли состав татарлар, руслар һ.б.
Дини состав Ислам, Христианлык, Яһүдилек һ.б.
Телефон коды 84362
Почта индексы 422060

Байлар Сабасы - Саба муниципаль районының үзәге. Казаннан 100 км ераклыкта урнашкан.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байлар Сабасының бик борынгы икәнен дәлилләүче чыганаклар байтак. Мәсәлән, ХIV гасыр ахырында – XV йөз башында иҗат ителгән татар халык дастаны “Идегәй”дә ул:

Изге Шәһре Болгарны,
Астаналы Сиварны,
Капкасы биек Казанны,
Чулмандагы Җүкә тау,
Урмандагы Сабаны...

– дип искә алына.

И. А. Износков Байлар Сабасы авылын түбәндәгечә сурәтли: «Мәмәт бушлыгы, Сөтчә, Сабабаш, Байлар Сабасы авыллары Саба суы буена утырган. Авылда ислам дине тота торган 846 ир-ат һәм 809 хатын-кыз көн итә. риваятьләргә караганда, авыл XVI йөз башында барлыкка килгән. Аны Мәмәт исемле бер бай татарның ике улы нигезләгән.

Урта Саба, Туктар, Шайтан-Елга авыллары Саба суы ярында урнашкан, анда ислам динендәге 258 ир-ат һәм 235 хатын-кыз көн күрә. Алар XVI йөз уртасында Мәмәт бушлыгыннан аерылып чыкканнар. Иске Саба (Туктар) авылы Урта Саба буена урнашкан. Анда 118 ир-ат һәм 131 хатын-кыз гомер кичерә. Чәбки-Саба (Чәүкә), Шайтан-Елга авылларында 118 ир-ат һәм 118 хатын-кыз исәпләнә». 1898 елда Иске Саба (Туктар), Чәбки-Саба, Мәмәт бушлыгы (Байлар Сабасы), Урта Саба авылларында татарлар яши дип искә алына. К. П. Берстель җыентыгындагы мәгълүматларга караганда, Чәбки-Саба (Чәүкә) авылында 339 татар, Иске Саба (Туктар) авылында — 370, Мәмәт бушлыгында (Байлар Сабасы) — 1800, Урта Саба (Шайтан-Елга) авылында 650 татар кешесе яшәгән.

Саба атамасы «Идегәй» дастанында да телгә алына: Сабасы зифа Сабакүл Сабасын татып тотмады.

Билгеле булганча, «саба җиле» дип иртәнге саф, йомшак җилгә әйтәләр.

Урта Саба, Мамалай, Сатыш, Орымширмә, Караширмә, Иске Җөри, Яңа Җөри, Зур Тиләҗе, Баландыш, Урта Мишә, Зур Мишә, Елыш, Югары Шытсу, Түбән Шытсу, Чәбки-Саба, Бигәнәй, Казаклар, Теләче авыллары халкы июнь уртасында Мамалай җыены үткәргән.

Олы Саба авылы мәчете турында үзенең хезмәтләрендә Шиһабетдин Мәрҗани мондый сүзләр яза: «Мамадыш өязенең Олы Саба һәм Байлар Сабасы дип танылган карьяседер. Иске Таш мәчет шул авыл кешесе Мөнасиб бине Габделхаликъ бине Мәсалим бине Мәскәү бине Бимаҗ бине Тимай бине Акмаз бине Галикәй бине Әюб бине Дәүләтьяр бине Йосыф бине Ягъкуб шәех бине Рамазан бине Нәүрешби бине Байкыби исемле кеше тарафыннан 1212 (1797) елда мөфти Мөхәммәд-җан бине әл-Хөсәеннең Петербургка барышлый үз кулы белән язып, мөһерен басып биргән рөхсәте буенча төзелгән... Элек Саба авылында фәкать ике мәчет булган, ә хәзерге көндә дүрт мәчет бар. Шул авылда булган янгыннан соң, 1257 (1841) елның азагында, Казан сәүдәгәре Габдерәшид бине Габделкәрим бине Мөхәммәдрәхим бине Юныс мелла Габделгалләм имамлыгы вакытында яңа таш мәчетне төзетте... Ул 1276 (1859) елда вафат булды. Җеназасын мелла Шиһабетдин бине Фәхретдин укып, яңа каберлектә җирләнде. Әхмәд, Мөхәммәдрәхим һәм Гали исемле угыллары калды».

Шиһабетдин Мәрҗани язуына караганда, Байлар Сабасы авылында мелла Сәлим бине Габдерәхим әс-Савабый туган. Үз авылында аны «Рәхим Сәлими» дип, ә Бохарада «дамелла Сәлим» дип йөрткәннәр. Ул, үз иле галимнәреннән гыйлем алып, югары дәрәҗәгә ирешкән. Пугачев фетнәсе вакытында, 1773 елның азагында, аның гаскәрләренә кушылган. 1774 елда ул тар-мар ителгәч, Казан шәһәренә керә алмыйча качып китеп, Казакъстанга, ә аннан Бохарага китә. Шунда яшәп, 1808 ел азагында вафат була.

Майкы (Байкы) шәҗәрәсе дип аталган 16 буынлы шәҗәрә XIII—XIX йөзләргә карый, һәм ул Саба районының Байлар Сабасы белән бәйләнешле. Авыл элек Мәмәт бушлыгы (Маматова пустошь) дип йөртелгән һәм XVII йөздә Мәмәт Байкиев тарафыннан нигезләнгән.

Шәҗәрә Байкы фамилиясенең Тау ягыннан чыгуын күрсәтә. Кырык Садак авылы акт материалларында әлеге фамилия 1652 елда искә алына, һәм бу аның борынгы чорларда ук нигезләнүен раслый.

Майкы (Байкы) би исеме башкорт һәм казакъ шәҗәрәләрендәге исемнәр белән тәңгәл. Байкы фамилиясенә Нуреш шәҗәрәсе дә керә. Бу фамилияне йөртүченең берсе — чыгышы Тау ягыннан булган йомышлы татар кенәзе Бахшанды Нурешев 1620 елда Саба районында Бакшанды авылын нигезләгән. Йомышлы Казан татарлары арасында 1646 елда Байкиев Ишмәмәт мирза искә алына. Ул, күрәсең, Байлар Сабасын нигезләгән. Байкы нәселен дәвам итүчеләр XVIII—XIX йөзләрдә Тау ягында Янайдаров фамилиясе белән яшиләр.

Саба халкы элек-электән һөнәрчелек белән шөгыльләнгән. 19201930 елларда Сабада һөнәрчеләр саны түбәндәгечә була: савыт-саба ясаучылар — 15, көмешчеләр — 11, тире эшкәртүчеләр — 4, кибет тотучылар — 20, балта осталары — 4, умартачылар — 4.

Байлар Сабасында байлар, сәүдәгәрләр дә шактый күп була. Габдрахман Рамазанов һәм Шәвәли исемле кешеләр бизәнү әйберләре саталар. Һадиев Ибраһим савыт-саба эшләп, Кыргызстанга барып сәүдә итә. Яхин Нигъмәтулла таш мәчетнең төньяк башында хуҗалык товарлары белән сәүдә алып бара.

XIX гасыр башларында (1814 ел) Сабага Урта Азиядән мамык кайта башлый. Авылда Абалаков дигән байның текстиль фабрикасы була. Ул хәзерге Саба үзидарә Советы бинасы белән иске зират арасында булган. Фабрикада ялланып эшләүче марилар акча аз түләгәнгә күрә аны яндырганнар.

1925 елда Байлар Сабасы авылында, агачтан тулы булмаган урта мәктәп бинасы салынып бетә. Мәктәпне 7 ноябрьдә ачалар һәм аңа Октябрьнең VIII еллыгы исеме бирелә. Мәктәп бинасы хәзерге Совет урамының 55нче йорт урынында урнашкан булган. Саба волосте Мамадыш кантонына караганлыктан, Мамадыш кантоны мәгариф бүлеге Саба җидееллык мәктәбен укытучылар белән тәэмин итү өчен әзерлекле кадрлар җибәрә. Мамадыш кантоны Шәмәк авылында туып-үскән Фарук Билаловны директор итеп раслый. Аның тормыш иптәше башлангыч сыйныфларга белем бирә. Мамадыш кантоны тарафыннан Сабага җибәрелгән укытучыларның күпчелеге 1930 елда Кукмара районының Мәчкәрә мәктәбенә эшкә күчереләләр.

Беренче-икенче бишьеллыкларда промышленностьны үстерү өчен күп эшче куллар кирәк була. Яңа заводлар, шул исәптән Казан авиация заводын төзүгә әзерлек уңаеннан башкалага якын урыннарда, шул исәптән Сабада да яшьләргә токарь, слесарь, столярлык һөнәрләре өйрәтү өчен махсус мәктәп (спецшкола) ачыла. Моның өчен Казан заводларыннан һөнәргә өйрәтү мастерлары килә. Шушы мәктәптә беренчеләрдән булып укыган Галим Шәймәрдәнов (Сатыштан) слесарь белгечлеге алганнан соң, 1935 елда Казан “Пишмаш” заводына эшкә урнаша. Озак еллар (47 ел) намуслы хезмәт иткәне һәм 13 рационализаторлык тәкъдимнәре өчен (бу уйлап-табулардан заводка 28 мең сумлык файда килә) Галим Шәймәрдәнов СССР Верховный Советы Президиумының (1977 ел, 25 апрель) Указы нигезендә Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.

1932-1933 елларда Сабада укучылар саны арта, бигрәк тә башлангычта укучылар өчен биналар җитми. Шуңа күрә балаларны вакытлыча аерым йортларда укытканнар.

1932 елда Байлар Сабасында башлангыч терәк мәктәп салына (хәзерге Тукай урамындагы 108нче йорт урынында).

Аның беренче мөдире Иван Ильич Ильин була. Саба урта мәктәбе – район мәктәпләре арасында иң зрусы. Әлеге мәктәп тарихының үткәненә күз салу да район мәгарифе тарихында күп нәрсәләрне сөйли. 1932 елда мәктәп бинасы Совет урамы башына күчерелә һәм анда ШКМ (колхоз яшьләре мәктәбе) оештырыла. Аның директоры Әхмәт Мостафин була. Көн тәртибенә колхоз өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсе килеп басканлыктан, 1931 елның 10 июнендә Сабада рабфак ачыла, анда 30 кеше җыела. Шунлыктан бу бинада кичен рабфак яшьләре укый (Татарстан үзәк архивы, 4338 фонд, опись 1930-36 еллар). Биредә үк агротехник түгәрәкләре эшли, аларда 52 кеше хезмәт куя.

Байлар Сабасы авылы район үзәгенә әйләнгәннән соң, 1930 елның августында күп урыннарда яңа төзелешләр башлана. Эшләп килүче мәктәпләрдә генә балаларга урын җитми. Яңа мәктәп бинасы салу бурычы килеп баса. 1931 елда яңа мәктәп салу өчен урын билгеләнә. 1933-34 уку елында Сабадан һәм күрше авыллардан килгән укучылардан тәүге тапкыр V-VI-VII класслар оештырыла. Бу елларда Саба мәктәбендә Госман Бикташев җитәкчелек итә. Урта мәктәп буларак беренче чыгарылыш 1938-1939 уку елында була. Бу елны X классны 22 егет һәм кыз тәмамлый.

Байлар Сабасы атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саба авылының ничек төзелүе турында риваять[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар халык авыз иҗатында Саба авылының ничек төзелүе турында түбәндәге риваять бар. Аны Саба районы Байлар Сабасы авылында Хуҗиәхмәтов Хәмидулладан Марсель Әхмәтҗанов язып алган.

«Саба авылына (ул элек Шайтан-Елга исемле авыл булган урында урнашкан була) бабайлар Казан янындагы Колык исемле авылдан килеп утырганнар. Куышлар корып, шунда тора башлаганнар. Яз көне су буйлап йомычкалар агып килгәнне күргәч, якын-тирәдә авыллар барлыгын белгәннәр. Килеп утыручылар Мәмәт баба белән Шәриф баба исемле булганнар. Мәмәт баба башта килгән урынны ташлап, хәзерге Саба авылы урынына күчеп утырган. Аның нигезе хәзерге күпер янындагы тау башында булган, бер кырыеннан бик шәп чишмә дә агып торган. Мәмәт бабалар куышлар ясап, анда агач савыт-саба кырып ятканнар. Шуннан авылга Саба исеме кушылган, имеш».

Саба атамасын ул дәвердә киң таралу алган асаба[1] сүзе белән бәйләп була.

Димәк, бу җирләргә Байлар ыруы асабалары килеп төпләнгән, дип аңларга кирәк, шунлыктан авыл тәүге мәлләрдә Байлар Асабасы дип аталган, арытабан ике сүзне бергә кушып әйткәндә Байлар Сабасы гына булып ишетелгән.[чыганагы?]

«Байлар» атамасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байлар Сабасы дигән атаманың «саба» өлеше югарыда аңлатылды, ә «байлар» сүзе — төрки кавем-кабилә исеме. Аларның бер өлеше башка төрки халыкларны, аерым алганда башкортларны формалаштыруда катнашкан, икенче өлеше татар халкы этногенезына өлеш керткән. Байлар Сабасы исем-атамасы — шуның ачык дәлиле. «Байлар», «саба» атама-исемнәре Татарстанның башка районнарында һәм төркиләр яшәгән төбәкләрдә дә очрый.

Хакас автономияле өлкәсенең Бия районында да Саба дигән елга бар. Ирандагы зур ныгытма атамасы Саба исеме белән атала. «Саба җире» тәгъбире Джованьолиның «Спартак» романында искә алына. Каюм Насыйриның маҗаралы повесте «Әбүгалисина»да да «Саба патшалыгы» дигән гыйбарә очрый.

Авыл мәчете[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мәчетнең беренче имам хатибы Сәйфетдин бине Әбүбәкер була. Ул Олы Шыңар авылында туган, Ашыт авылы мәдрәсәсендә укыган, Бохара һәм Кабул шәһәрләрендә белемен камилләштергән. Ахырда данлыклы дин әһеленә әверелеп, Байлар Сабасына кайтып мулла булган һәм мәдрәсә ачкан. Сәйфетдин бине Әбүбәкер 1825 елда вафат була.

Беренче мәхәлләнең соңгы имам хатибы Мөхәммәтвәли Йосыф була (1865 елда туа). Бу вазифаны үтәргә ул 1902 елның 2 июлендә билгеләнгән. Ул заманнарда мәхәлләдәге 61 хуҗалыкта 238 ир-ат яшәгән. Мәхәллә мәдрәсәсендә 48 ир бала, 37 кыз бала укыган.

Байлар Сабасындагы икенче мәчетнең төзелү елы билгеле түгел. Мәчетнең агач бинасы 1883 елда булган янгыннан соң яңадан төзелә. 1905 елның 26 октябреннән аның имамы булып Мөбәрәкша Мөхәммәтсабир улы Яхин билгеләнә. Ул 1883 елда туган булган. Имам бер үк вакытта мәхәллә мәктәбенең җитәкчесе дә була. Мәктәптә ул вакытта 18 ир бала һәм 32 кыз бала укый. XX йөз башында мәхәлләдәге 86 хуҗалыкта 257 ир-ат яшәгән.

Авылдагы өченче мәчет шулай ук 1883 елдагы янгыннан соң яңадан төзелә. Бу мәчет XIX йөзнең беренче яртысында ук була инде. Мәчетнең имам хатибы вазифасын Г. Курсавиның шәкерте — Җамалетдин бине Шәмсетдин башкара. Ул 1866 елда үлгәннән соң, аның улы Мөхәммәтхафиз (1835 елда туган) имам хатип була һәм бу хезмәтендә 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр эшли.

XX йөз башында Мөхәммәтхафиз Җамалетдин улы мәктәбендә 56 ир бала һәм 101 кыз бала укый. Мәхәлләдә 102 хуҗалык булып, анда 408 ир-ат яшәгән.

Авылдагы дүртенче мәхәлләне төзергә 1835 елда рөхсәт алалар. Аның агач мәчетен мәхәллә халкы 1905 елда, 1876 елгы мәчет урынына сала. 1907 елда мәхәлләнең имам хатибы итеп Габделнәгыйм Габдерәхим улын сайлыйлар. Мәхәлләнең 50 хуҗалыгында ул вакытта 100 ир-ат яши. Мәхәллә мәктәбендә 12 ир бала һәм 23 кыз бала укыган.

Табигать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Авылда чишмәләр шактый. Алар барысы да авыл эченнән агып чыккан елгага барып тоташалар. Изгеләр чишмәсе Сабадан Килдебәк авылына чыгып киткән җирдә урнашкан. Чишмәне карап һәм чистартып торалар. Аны мәчет манарасы кебек итеп ясалган йорт белән уратып куйганнар. Моннан башка тагын Келтер-келтер, Пәпә һәм Егор чишмәләре бар. Авылдан ике чакрым ераклыкта Пөрә күле урнашкан. Күл янында элек каен агачлары үскән.

Авыл халкы урамнарга түбәндәге исемнәрне биргән: Ник-күчтем, Тау башы һ. б.

Күренекле кешеләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Саба ягы — күренекле шәхесләргә бай төбәк. Байлар Сабасы авылында туып үскәннәр:

Мәгариф[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Байлар Сабасында аграр көллият, гимназия, сәләтле балалар өчен урта мәктәп, сәламәтлеге чикле балалар өчен мәктәп-интернат, балалар иҗаты үзәге, балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге, Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Сабантуй» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]