Гүзәл Гөлвердиева
Гүзәл Гөлвердиева, Гүзәл Агагардаш кызы Гөлвердиева (Гузель Агагардашевна Гюльвердиева; 1993 елның 30 мае, Россия Федерациясе, Татарстан, Саба районы, Байлар Сабасы) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2013 елдан). Татарстанның атказанган артисты (2025).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1993 елның 30 маенда Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Әтисе әзәрбайҗан милләтеннән (хәзер Азәрбайҗанда яши[1]), әнисе – татар, һөнәре буенча чит телләр укытучысы[1]. 6 яшендә мәктәпкә укырга керә. 2009 елда Байлар Сабасы авылы 1нче санлы мәктәбенең 9нчы классын тәмамлагач, Казан театр укуханәсенә укырга керә. Аны 2013 елда тәмамлый (Фәрит Бикчәнтәев курсы[1]) һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына кино һәм театр актеры белгечлегенә укырга керә. Шул ук елны Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Уку белән эшне бергә алып барганга күрә, институтта читтән торып укый һәм аны 2018 елда тәмамлый.[2]
Театрдагы эшчәнлеген күмәк күренешләрендән һәм «Зәңгәр шәл» спектаклендәге йомышчы малай һәм Мәйсәрә рольләреннән башлап җибәрә. Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка.
Театр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]2013 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Театр училищесында укыганда «Зәңгәр шәл»дә йомышчы малай ролен уйнаса, инде 19 яшендә аңа шул ук спектакльдә Мәйсәрә роле бирелә. Ул аны беренче тапкыр Самара шәһәрендә уйный, әмма шулай ук йомышчы малай ролендә дә чыгышлар ясый. 2018 елда аңа «Галиябану» тамашасында Галиябану роле тапшырыла.[3]
Репертуар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи — Галиябану
- «Хан кызы Турандык» К.Гоцци — Феникс кошы
- «Зәңгәр шәл» Кәрим Тинчурин — Мәйсәрә, Малай
- «Банкрот» Галиәсгар Камал — Хәмди
- «Бабайлар чуагы» Илгиз Зәйниев — Алия
- «Килә ява, килә ява...» Зөлфәт Хәким — Зәйнәп
- «Бармы ришвәткә дәва?» Зөлфәт Хәким — Гөлчирә
- «Авыл эте Акбай» Туфан Миңнуллин — Дүрткүз
- «Хуш авылым. Хыяллар» Айдар Җаббаров
- «Мендәр әкияте» Олжас Жанайдаров — Роза
- «Өйләнәм.tat» Илгиз Зәйниев — Алия
- «Сүнгән йолдызлар» Кәрим Тинчурин — Кыз
- «Исәнмесез» Мансур Гыйләҗев — Эвелина
- «Бию пәрие» Илгиз Зәйниев — Кыз һ.б. [4]
Театрдан тыш эшчәнлек
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Гүзәлнең ювелир бизәнү әйберләре җитештерү буенча социаль челтәрләрдә "guzeljewelry" интернет-магазины эшләп килә. Бу идея аңа «Галиябану» спектаклен әзерләгән вакытта килә: ул үзенең сәхнә образы өчен милли рухта булган алка, чулпылар эзли, әмма таба алмый. Шуннан башлап, аларны үзеңә ясарга дигән кара кыла. Башта нинди инструментлар, нинди фурнитура кирәклеген интернеттан өйрәнә. Әзер бизәнү әйберләрнең фотосурәтәрләрен Instagram социаль челтәренә куя һәм әкренләп сатулар башлана.[5][3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- 2025 ел ― Татарстанның атказанган артисты ― театр сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен[6]
Гаилә хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Ире — композитор, музыкант Илдар Харисов (1991, тумышы белән Актаныш районыннан), Камал театрында тавыш режиссеры, «Ялкын» кавер төркемендә чыгыш ясый[1]. Ире белән бергә Айхан, Амиль исемле малайлар үстерәләр[1]
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Лилия Йосыпова. «Театр актрисасы булырмын дип, уйламаган идем». «Ирек мәйданы», 6.03.2025, № 9 (752). ― Б.8―9.
- ↑ Гузель Гюльвердиева
- ↑ 3,0 3,1 Йомышчы малайдан – Мәйсәрәгә
- ↑ Гюльвердиева Гүзәл Агагардаш кызы: Камал театры сайты, archived from the original on 2022-02-26, retrieved 2022-02-26
- ↑ Guzel- авторские украшения / guzeljewelry
- ↑ Гузель Гюльвердиева стала заслуженной артисткой Республики Татарстан. Новостной портал Ассоциации национальных театров, 24.01.2025
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- Мәкаләләр
- Шәһри Казан газетасы, 08.07.2018 - Гүзәл Гөлвердиева, Алисә Шәрәфиева интервьюсы
- «Акчарлак» газетасы: 2нче санлы, 14 январь - "Гүзәл Гөлвердиева: "Бөтен кешегә дә ачылмыйм"
- «Иртәнге чәй» тапшыруы, 12.09.18
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]- https://www.youtube.com/watch?v=ZcgT6ElhCnQ "Сез мине беләсезме?": Гүзәл Гөлвердиева белән әңгәмә - YouTube
- https://www.instagram.com/guzel_gulverdieva/ ГУЗЕЛЬ ГЮЛЬВЕРДИЕВА (@guzel_gulverdieva) • Фото и видео в Instagram
- https://vk.com/gulverdieva Гузель Гюльвердиева
- https://kamalteatr.ru/tat/about-the-theatre/media/press/yemisci-malagan-misr/ 2022 елның 26 февраль көнендә архивланган. Йомышчы малайдан – Мәйсәрәгә: Камал театры
- Калыпны чакыруда кабатлана торган аргументлар кулланган битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- 30 май көнне туганнар
- 1993 елда туганнар
- Саба районында туганнар
- Википедия:Театр эшлеклеләре турында портретсыз мәкаләләр
- Камал театры актерлары
- Татар артистлары
- Казан театр укуханәсен тәмамлаучылар
- Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаучылар
- Татарстанның атказанган артистлары