Эчтәлеккә күчү

Рәйхан Габдуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рәйхан Габдуллина latin yazuında])
Рәйхан Габдуллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Габдуллина Рәйхан Минвәли кызы

Туу датасы:

23 декабрь 1997(1997-12-23) (28 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Казан

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2021 — х.в.

Рәйхан Габдуллина, Габдуллина Рәйхан Минвәли кызы (1997 елның 23 декабре, Россия Федерациясе, Татарстан, Казан) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2021 елдан).[1] «Татар моңы», Ваһапов исемендәге халыкара фестивальләр лауреаты.

1997 елның 23 декабрендә Татарстанның Казан шәһәрендә туа. Әтисе - Татарстанның атказанган артисты, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин. 2013 елда мәктәпнең 9нчы классын тәмамлагач, И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә. Аны 2017 елда тәмамлый һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә. Укытучысы Фәрит Бикчәнтәев була. 2021 елда институтны тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. [2]

2021 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның соңгы курсында укыганда «Зәңгәр шәл» спектаклендәге Мәйсәрә роленнән башлап җибәрә.[3] Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка.

Бабасы Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты (2011) Габделфәрт Шәрәфиев (1951―2014) тумышы белән Кукмарадан, әбисе Камал театры диктор-тәрҗемәчесе Эльвира Шәрәфиева Актаныш районыннан. Аларның кызы Гүзәл Габдуллина ― әнисе. Әтисе ― Татарстанның атказанган артисты, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин. Энесе Ирхан Габдуллин, Казан театр училищесын тәмамлап, Камал театры артисты булып эшли. Ире Камал театры артисты Алмаз Борһанов тумышы белән Бәкердән[4].


.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • Камал театры сайты
  • INTERTAT
  • Instagram социаль челтәре