Бичара кыз (спектакль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Бичара кыз (спектакль) latin yazuında])
Бичара кыз
Фото
Автор Габдрахман Ильяси
Сюжет чыганагы Габдрахман Ильяси “Бичара кыз” пьесасы
Пәрдәләр саны 2
Иҗат итү елы 1887
Беренче куелыш 1898[1]
Беренче куелыш җире Касыйм шәһәре[1]

Бичара кыз (рус. Несчастная девушка) — драматург Габдрахман Ильясиның "Бичара кыз" әсәре буенча куелган 2 пәрдәле, 4 бүлекле драма.[2] 1898 елда Касыйм шәһәрендә беренче мәртәбә татарча спектакль уйнала, Г. Ильясиның «Бичара кыз» драмасы куела. Бу спектакль семьядагы иске, патриархаль мөнәсәбәтләргә каршы чыга, үз чорының прогрессив карашларын яклый.[1] Бу беренче драматик әсәрнең чыгуы татар мәгърифәтчеләренең зур кызыксынуын уята һәм әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Бичара кыз" спектакле - хатын-кызлар егетләр рольләрендә һәм киресенчә
"Бичара кыз" спектакле (Камал театры, декабрь 2021)
Г.Камал театрының 115 еллык юбилеена багышланган "Бичара кыз" спектакленә афиша

"Бичара кыз” – татар театрының легендар спектакләреннән берсе. Аның пьесасы татарларда "татар театры" дигән төшенчә хәтердә дә булмаган чакта, 1887 елда язылган. Ул вакытта татарларда өй тамашалары модага керә генә иде. Мөселманнар өчен сәхнәдә уйнау әдәпсезлек булып саналган, һәм барлык хатын-кызлар рольләрен ир-атлар башкарган. Ата-аналар көчләп кияүгә бирергә тырышкан фәкыйрь кыз турында пьеса авторы Габдрахман Ильяси «өй» башкаруына исәп тоткан да инде: "фаҗига" тексты җиде биткә сыйган.[3] Әмма драма беренче мәртәбә инде 1898 елда Касыйм шәһәренең театрында куела.[1]

Ләкин кызганычка каршы, беренче куелышлар публика эчендә каршылыклар тудыра. Консерватив татар җәмгыяте яшь драматургның социаль тигезлеккә нигезләнгән алдынгы идеяләрен кабул итәргә әзер булып чыкмый. Ләкин, шуңа да карамастан, Ильяси үсеп килүче яшь буынның рухына «мәгърифәт» ашлыгын салырга өлгерә: ул үзенең беренче җимешләрен инде XX гасыр башында бирә.[4]

Спектакль җанлы, халык сөйләменә якын телдә куела, персонажлар сөйләмендә диалект сүзләре дә очрый. Аерым кимчелекләре (композициясенең артык гадилеге, образларның гел бертөрле булуы, хәрәкәт җитмәү) булса да, пьеса куелган мәсьәләләрнең актуальлеге белән кызыксыну уята.[5]

Төп каһарманнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Биктимер бер кара бай кеше
Фәрихә байның хатыны
Маһитап аларның бик матур кызлары
Фатыйма аларның асраулары
Сәхибә имче хатын
Җантимер бик бай кешенең углы, ямьсез, аңгыра
Җанбай яхшы гына галим бер егет
Җанъяр Җанбайның дусты

Кыска эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"Җаным, котылдым, аппагым! Мин синеке...",— Маһитап.[2]

Әсәрнең төп героинясын – укымышлы Маһитапны – залим, карун атасы бай малае исерек Җантимергә кияүгә бирмәкче була. Маһитапның күңеленә тәрбияле, укымышлы Җанбай һуш килә. Пьесада һәртөрле яңалыкка, прогрессив карашларга каршы чыгучы тискәре типлар да бар.[5]

Ачыклама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрдә заманы өчен актуаль булган шәхес иреге, хатын-кызларның ирләр белән бертигез хокукка ия булу, татарларны укыту мәсьәләләре күтәрелә.[5] Автор семьядагы иске, патриархаль мөнәсәбәтләргә, консерватив агымга каршы чыга, үз чорының прогрессив карашларын яклый.[1]

Куелышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2007 елда әсәрнең 120-еллык юбилеена "Бичара кыз"ны сәхнәгә Татар дәүләт академия театры актерлары кайтарырга карар кылдылар. Спектакль XIX гасыр ахырында барган кебек уйнала. Илдус Габдрахмановка бер кич эчендә хатын-кыз да, ир-ат та булырга туры килә. XIX гасырның хөрмәтле тамашачысы таралган импровизацияләнгән сәхнә алдында суфлер артистларның һәр хәрәкәтенә кычкырып комментарий биргән. "Без пьеса куелган вакытта моның элек ничек булуын күз алдына китерергә тырыштык һәм әлеге хәлләргә үз мөнәсәбәтебезне дә өстәдек", - ди асрау Фатиманы уйнаган Радик Бариев. Беренчел пьеса буенча спектакль нибары 15 минут дәвам итте. Репетицияләр бер айдан азрак вакыт алган.[3]

2021 елның 22 декабрендә Милли театр сәнгатенең 115 еллыгы уңаеннан XX йөз башы татар интеллегенциясе "Шәрык клубы" берләшмәсенең тарихи бинасында, 1911 елдан башлап «Сәйяр» беренче татар профессиональ труппасы уйнаган театр залында беренче татар драматургы Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы күрсәтелә. Бер гасыр элек кебек үк хатын-кыз рольләрен ир-атлар уйный, әмма ирләр ролен - хатын-кызлар. Монсында инде спектакль 25 минут дәвам иткән.[6]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гайнуллин М.Х. Татарская литература XIX в. Казан, 1975.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]