Беренче театр (спектакль)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Беренче театр (спектакль) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Беренче театр
Фото
Автор Галиәсгар Камал
Сюжет чыганагы Галиәсгар Камал “Беренче театр”
Пәрдәләр саны 1
Иҗат итү елы 1908
Беренче куелыш 1909
Беренче куелыш җире Казан

Беренче театр (рус. Первое представление) — драматург Галиәсгар Камалның Беренче театр әсәре буенча куелган 1 пәрдәле комедия.[1] Беренче тапкыр 1900-еллар азагында Казанда куела, шул вакыттан татар халкының иң популяр спектакльләренең берсе булып кала. Ул әле һаман үзенең актуальлеген югалтмый, киресенчә, үскәннән үсә, артканнан арта бара. Спектакль тулаем татар телендә, җыр-биюләр белән үрелеп бара.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Монреаль шәһәрендә куеласы "Беренче театр"ның афишасы (2018)
"Беренче театр" фильмыннан фотокүренеш, Биби (алгы планда) - Фирдәвес Әхтәмова

"Беренче театр” – Камал театрының легендар спектакльләрнең берсе. Комедия беренче мәртәбә 1900-еллар азагында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Сәйяр" труппасы белән куела, Хәмзә бай ролен Габдулла Кариев уйный. Әсәр тарихи татар драма театры мәдәният хезмәткәрләре һәм реакцион сәүдәгәрләр тарафыннан төрле каршылыкларны җиңеп туып килә. 1908 елда төзелгән пьесаның сюжеты бик гади: шәһәрдә татар тамашачысы өчен тарихта беренче мәртәбә спектакль куела. Мәгълүм ки, бу сюжет язучының шәхси тормышыннан, гаилә конфликтыннан, Казанда беренче татар спектакле белән бәйле рәвештә алынган.[2]

Катнашучылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт,

аның эченнән кыска җиңле камзул кигән, чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.

Гафифә Хәмзә байның кызы
Вәли Хәмзә байның кияве
Хәбибрахман Хәмзә байның улы, аңгыра
Факиһә Хәбибрахманның хатыны
Биби Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз
Фатих Хәмзә байның кибетчесе

Кыска эчтәлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

"«Барам, барам!» Ә үзе һаман терәлеп тора. Син, шулай итеп маташып, мине уеннан калдырмакчы була торгансыңдыр ахры. Уен башланырга бары ярты гына сәгать калган",— Вәли.[1]

Сәүдәгәр Хәмзә бай, үзенең фикердәшләре белән бергә, Казанда беренче гавами спектакльне өзү өчен, бик күп көч куя. Үз дигәненә ирешә алмыйча, ул өенә кайта һәм балалары театрга киткәнен белә. Хәмзә бай аларны өенә кайтарырга маташа...[2]

Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр татарча театр буласын белеп, Хәмзә байның балалары, якыннары театрга барырга җыеналар, ә Хәмзә бай, киресен кагып, театрны булдырмаска тырышып йөри.[3]

Төенләнеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә байның балалары, якыннары театрга китәләр.[3]

Вакыйгалар үстерелеше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай кайтып, кайда нинди эшләр белән йөрүе тасвирлана. Биби белән "эләгешеп” ала. Биби коръән укучы шәкертнең театрга китүен әйтә, башкаларның да театрга китүләрен Хәмзә байга әйтергә әзерләнә.[3][4]

Кульминацион нокта[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай кайтып керә һәм Биби барысының да театрга китүләрен әйтеп бирә.[3]

Чишелеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай нәрсә эшләргә белми, ачулана, көлкегә кала. Яңалык җиңеп чыга.[3]

"Йә, әйтегез инде, зинһар, нишләтим инде боларны? Юк! Боларны болай гына калдырырга ярамый, йөзе караларны! Барам да якаларыннан тотып, өстерәп алып кайтам. Тфү, чурт! Һай, йөзе каралар икән! Акылымнан шаштырасыз инде! Мин сезгә бирим әле кирәгегезне! Кая киез ката? Китерегез тизрәк, ә менә монда икән! Йөзе караларны! Бәдбәхетләрне, муены астына килгәннәрне!.."— Хәмзә бай.[1]

Төп образларга характеристика[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәмзә бай – иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, эченнән бишмәт, кыска җиңле камзул кигән. Чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән. Күзлек кия. Өйдә үзен бар кешегә хуҗа итеп тота. Бибине дә, башкаларны да туктаусыз орыша. Сукрана, әмма аның "театрга каршы көрәшергә” көче кими бара: сәхнәгә ул абына – сөртенә килеп керә, мәдрәсәдә лаканга егылгпнлыгы турында сөйли. Образ бар яктан да начар – кара түгел, гөнаһсыз ак та түгел. Ул шәһәр бае гына түгел, ә мәркәз бае да. Бу аны зәвыклы кеше итеп күрсәтә. Аңа шәһәр түрәләре янына юл ачык: пристав янына да, глава, губернатор янына да керүле ул. Юк – бар, тупас, зәвыксыз кешене үз яннарына ияләштермәсләр иде. Автор күрсәтмәләрендә Хәмзәнең кием – салымы бик күп, берсе өстенә берсе киелгән итеп сурәтләнелә. Нәфис, затлы татарның милли киемнәре, әлбәттә, юан, ямьсез итеп күрсәтми. "Башында бүрек, яшел кәләпүш”.Төсләренә игътибар итсәк, ак – татарга хас пакьлык, чисталык, яшел – Ислам дине байрагы төсе. Тунны "дубленка” дип түгел, мәчеттә, өйдә намаз укыганда кия торган нәфис итеп, юка һәм йомшак итеп эшкәртелгән өс киеме дип аңларга кирәк.

Хәмзә байның прототибы – үзенең кайнатасы (хатынының әнисе) була.[4]

Биби – Хәмзә байның асравы. Вәли:”...Безнең бер асрау бар, йөзе нәкъ менә чуенның 14 нче кичәсе төсле кап–кара,”-ди. Биби, димәк, кара кучкыл тәнле, кара кучкыл йөзле буй җиткән кыз бала.Бибинең киеме артык иске – москы түгел, чөнки асрауны чамадан артык начар киендерү бай кешене бизәми. Гади, өйдә эшләп йөрергә комачауламый торган, шул ук вакытта пөхтә, килешле кием кигән.Йорт хуҗасы белән үз–үзен тотышында Бибинең буйсынучан булуы күзгә ташлана. Ул төшеп калганнардан түгел, хуҗада аңа карата кызгану һәм хөрмәт сизелеп тора.Биби–кыю кыз, бу Гафифәнең пудрасын ягуында күренә. Аңа бу гаиләдә кайбер иркенлекләр бирелгән. Урынлы–урынсыз ачуын китерсәләр, үч ала белә. Аны астыртын, хәйләкәр дип тә атап булыр иде: Хәмзә бай йомышын икенче кат әйткәндә төгәл итеп әйтсә дә, Биби үзе йомышта–җөмләдә төгәлсезлек табып, аңлы рәвештә байның ачуын кабарта.Төгәл, кыска итеп сөйләве белән, үткен җаваплары белән дә аерылып тора. Беренче карашка аңгыра булып күренгән хәйләкәр, үткен Биби сәхнә буйлап, кирәк чакта буйсынучан, кирәк чакта кыю, горур (Фатихка әйткән сүзләре), ә ялгыз калгач, пошынып, ризасызланып уйлана.[4]

Вәли – Хәмзә байның кияве. Ул, үзе әйтмешли, мужик. Бабасы белән сука сукалап үскән.Атасы 12 яшендә калага килгән. Ул–демократик хәрәкәт һәм демократик мәдәният тәэсирендә өлгергән бер зыялы. Пәрдәнең Вәли сүзләре белән ачылуы Хәмзә байга каршы күтәрелергә сәләтле кешеләрнең берсе булуы белән аңлатыла. Вәли - кызып китүчән кеше: хатыны күлмәк сайлаганда һәм Биби белән сөйләшкәндә бу ачык күренә. Ул хатынының нинди күлмәкләре барлыгын белә. Нинди күлмәк киюенә тыкшына.Вәли,гомумән, иске тәртипләргә каршы чыгарга әзер торучы.[4]

Ачыклама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрдә мәдәни яңарыш, демократик үзгәрешләргә нисбәтле татар дөньясында беренче тапкыр рәсми рәвештә театр кую вакыйгасы сүрәтләнә. Тик шушы вакыйга киртәләрсез, каршылыксыз булмавы да күрсәтелә. Берьяктан, жандармерия, патша хакимияте, икенче яктан, татарларның кадими көчләре театрны куйдырмас өчен төш-тырнагы белән каршы. Төп конфликт - искелек тарафдарлары белән яшьләр арасында, искелек һәм яңалык арасындагы тартыш.

Куелышлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961 елда әсәр буенча 90 минутлык фильм-спектакль төшерелә, аның режиссеры - Р.Сакаев, төп рольләрдә: Н.Гайнуллин, Ш.Асфандиярова, И.Багманов, В.Минкина, Р.Шәрәфиев, Ф.Әхтәмова, Н.Дунаев.

2008 елның 8 апрелендә Монреаль шәһәрендә яшәүче татарлар Канада халкына "Беренче театр" пьесасы буенча куелган тамашаны тәкъдим итәләр. Тамаша башланыр алдыннан "Татар театрының тарихы, мәшһүр кешеләре" лекция-презентация үткәрелә.[5]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры: альбом төзүче, текстлар авторы, фотоларны туплаучы И.И.Илялова. - Казан, 1996.
  2. Татар театры тарихыннан (китап, 1926)
  3. Ахмадуллин А. Многогранный художник // Горизонты татарской драматургии. К., 1983;

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]