Минзәлә (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Минзәлә (газета) latin yazuında])
Минзәлә
рус. Мензеля
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

4А3


Гамәлгә куючы

Татарстан Республикасының «Татмедиа» ААҖ

Нәшер итүче

«Татмедиа» ААҖ филиалы – «Минзәлә» ММҮ

Баш мөхәрир

И.И. Шаһиевв

Штат корреспондентлары

28

Нигезләнгән

1918

Тел

татар теле

Төп офис

423700 РФ, Татарстан, Минзәлә, Тукай урамы, 19

Тиражы

3 892


язылу индексы

00066

Веб-сайт: http://www.menzela.ru/

«Минзәлә»татар телендә Татарстанның Минзәлә районында нәшер ителүче дәүләт иҗтимагый-сәяси газетасы.
Уфа губернасында Октябрь инкыйлабына кадәр үк нәшер ителгән бердәнбер өяз газетасы була.
Атнага ике тапкыр (чәршәмбе, җомга) чыга. русча «Мензеля» тәрҗемә газетасы чыга.
Гомуми тираж – 3 892 данә.
Индексы: 00066 (физик затлар өчен).

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газета урнашкан бина. Минзәлә, Тукай урамы, 19

1917 елның 10 октябрендә (23 октябрендә) «Минзәлә иле» газетасының беренче саны чыга [1]. Газетаның шигаре — «Көрәшүдә генә табарсың үз хакыңны, тартыш!» була. Минзәләнең Т.А. Губанов һәм К.И. Докукин шәһәр басмаханәләрендә татарча газета чыгару өчен гарәп шрифты булмый. Газетаның беренче мөхәррире Шакирҗан Хәмидуллин гарәп шрифтын атаклы оста Мөхәммәт Идрисовтан ясатып алып кайта. 1918 елда газетаның тиражы 6 меңгә җитә. 1919 елда Минзәлә өязенең 33 волостенда да газетаны алдыралар.

Төрле елларда Минзәләдә газеталар төрле исем астында чыгарыла: 1917 елның июленнән «Известия Мензелинского Совета крестьянских депутатов», 1918 елдан «Красные известия» (Минзәлә ревкомы органы), 1917 елның октябреннән 1918 елның июленә кадәр «Минзәлә иле», 1919 елның июленнән 1920 елның августына кадәр «Кызыл әләм», 1920 елның 17 августыннан «Игенче» (1930 елларда Чаллы кантонында да тарала), «Агроиндустрия комбинаты»; 1932 ел башыннан 1962 елның маена кадәр «Ленин байрагы», 1991 елга кадәр «Коммунизм таңы», 1991 елдан «Минзәлә».

Татарстан җөмһүрияте оешкач, Минзәлә районы газетасы журналистлары Чаллы һәм Пәнҗәр район газеталарын чыгара башлауда, Минзәлә, Воровский совхозы, Кадрәк МТСларында басмаханәләр һәм газеталар оештыруда ярдәм итәләр.

Бөек Ватан сугышы алдыннан «Ленин байрагы» («Знамя Ленина») газетасы Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) катнашу хокукы ала.

1938-1962 елларда «Знамя Ленина» — рус телендә чыгучы мөстәкыйль газета була.

1953 елда «Ленин байрагы» газетасы атнага ике мәртәбә (пәнҗешәмбе, якшәмбе) ~1 980 - 2 039 тираж белән бер полосалы итеп чыгарыла.

1962-1964 елларда, Минзәлә авыл хуҗалыгы җитештерүенең зона идарәсе оешу сәбәпле, Актаныш, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Сарман районнары өчен берләштерелгән «Коммунизм таңы» (русча дубляжы «Заря коммунизма») газетасы чыгарыла. Берләштерелгән газетаның мөхәррире булып Актаныш район газетасы мөхәррире Вәгыйзь Мәлихов эшли. 1964 елда «Коммунизм таңы» Минзәлә районы газетасы булып кала.

1991 елда, халык депутаталарының Минзәлә район шурасы органы буларак, газета «Минзәлә» исеме белән чыгарыла, Минзәлә район шурасы тарафыннан финанслана башлый.

1997 елда Минзәлә шәһәр басмаханәсе газета белән берләштерелә. Шул ук елдан текстлар һәм фотосурәтләрне компьютер ярдәмендә җыю ысулы кулланыла.

2000 елда газета мөхәрририяте муниципаль унитар предприятие (МУП) итеп үзгәртелә.

2004 елдан газета «Татмедиа» ААҖ тарафыннан финанслана. 2006 елда газета мөхәрририятен, радио һәм телетапшырулар компанияләрен эченә алган «Минзәлә» мәгълүмат-мөхәрририят үзәге («Минзәлә» ММҮ, рус. ИРЦ «Мензеля») дәүләт предприятиесе оештырыла. 2008 елның гыйнварыннан «Минзәлә» ММҮ «Татмедиа» ААҖ филиалы итеп исәпләнә. Газетаның мөхәррире бер үк вакытта филиал директоры булып тора.

2005 елның сентябреннән «Минзәлә» газетасы каршында «Минзәлә дулкыннары» телерадиокомпаниясе оештырыла. Радио 2005 елның 3 декабреннән ТНВ каналының 107,3 дулкынында сөйли. Телетапшырулар 2007 елның ноябреннән атнага ике тапкыр ТНТ кабельле телевидениесе дулкынында күрсәтелә.

Мөхәрририяттә верстка, дизайн үткән әзер полосалар интернет аша Чаллыга тапшырыла, газета Чалллының «Глагол» ҖЧҖ басмаханәсендә (423380 ТР Чаллы, Әлмәт тракты, 10нчы йорт) басыла.

Газета Рәшит Гәрәй исемендәге премия булдырган.

Мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарча басма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1917-1918 Шакирҗан Хәмидуллин, 1928 елга кадәр Фатих Айдашев, 1930-1932 Габдрахман Кадыйров, 1932 С. Каратай, 1932-1934 Котдүс Әхмәров, 1935-1936 Гали Моратов, 1936-1937 Мортый Якуб, 1937 В. Хуҗиев, 1937-1954 Фәрди Вахитов, 1955-1956 М. Хафизов, 1956-1958 В. Токарев, 1958-1962 Фатих Сәлимов, 1962-1964 Вәгыйзь Мәлихов, 1964-1965 Юныс Юсупов, 1965-1968 Фәрит Хәбибуллин, 1968-1970 Хәмит Мөхәммәтшин, 1970-1975 Ирек Шәрипов, 1975-1986 Миргасим Сафиуллин, 1986-1987 И. Диндаров, 1987-2001 Мөҗип Хәбриев, 2002-2006 Г. Каюмова, 2007 Азат Мәрдәнов, 2007 елдан Илдус Шаһиев.

Русча басма[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

П.П. Санников, 1918 елда В. Кальницкий, 1917-1920 Г.Д. Мельников, 1938-1940 Е. Растатурин, 1940-1943 А. Докукин, 1943-1948 А. Смирнова, 1948-1950 Я. Завьялова, 1950-1951 В. Токарев, 1951-1954 Е. Кукаркина, 1955-1958 Н. Аитов, 1958-1959 В. Платонов, 1959-1962 Г. Хәкимова.

Район газетасы битләрендә язучылар һәм шагыйрьләр Валентин Ерашов, Вячеслав Шугаев, Ренат Суфиев (Роман Солнцев), Марс Шабаев, Газиз Мөхәммәтшин, Габделхәй Сабитов, Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева, Фәннур Сафин, Салисә Гәрәева, Фәнзаман Баттал, Фәйзи Хуҗин үзләренең беренче әсәрләрен бастыралар. 1930 елларда Минзәләдә җир төзүче булып эшләгән Абдулла Алиш газета белән хезмәттәшлек итә, Нур Баян шигырьләрен бастыра.

Рубрикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бизнесым - яшәү чыганагы
  • Сезнең хатларны укыйбыз
  • Район авыл хуҗалыгын үстерү программасы – хәрәкәттә
  • ТКХ: капремонт
  • Кеше. Закон. Җәмгыять
  • Сәламәт тәндә - сәламәт акыл
  • Һөнәр иясе - ил тоткасы
  • Кыскасы
  • Көн темасына
  • Хәбәрләр дулкынында
  • Спорт яңалыклары
  • Юл хәрәкәте иминлеге
  • Эчке эшләр бүлеге штабы хәбәр итә
  • Әдәбият һәм сәнгать
  • Эшлекле Минзәлә
  • Яшьләр меридианы
  • Әйтер сүзем бар


Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 «Бәллүр каләм»

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1954 елда газетаның беренче полосасында урнаштырылган ТАСС хәбәрендәге «Сталинград» сүзендә р хәрефе төшеп кала, «Сталин гад» дип басыла. ВКП (б) Бөгелмә өлкә комитеты бюросы, «сәяси сукырлык өчен» дип, иң авыр елларда 17 ел (1937-1954) газета мөхәррире булып эшләгән Фәрди Вахитовны фиркадән чыгара, эшеннән азат итә.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ирек Шәрипов. Минзәлә газетасына 95 яшь. Минзәлә, 2012.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Газеты СССР» белешмәлеге буенча