Газиз Мөхәммәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Газиз Мөхәммәтшин latin yazuında])
Газиз Мөхәммәтшин
Туган телдә исем Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин
Туган 23 декабрь 1932(1932-12-23)
ТАССР, Минзәлә районы, Яңа Бикчәнтәй авылы
Үлгән 17 февраль 1972(1972-02-17) (39 яшь)
Яшәгән урын Коллектив урамы[1]
Милләт татар
Әлма-матер Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты
Һөнәре язучы, драматург

Газиз Фазлый улы Мөхәммәтшин — татар язучысы, драматургы.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1932 елның 23 декабрендә Татарстанның Минзәлә районы Яңа Бикчәнтәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авыл мәктәбендә җиде сыйныф һәм 1952 елны Минзәлә педагогика училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт педагогика институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала, аннары ике ел (19561958) Төмән өлкәсенең Киндерле авылында татар теле һәм әдәбияты укыта. 1958-1960 елларда ул – «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм «Ялкын» журналының, 1963 елдан алып 1965 елның маена кадәр «Казан утлары» журналының җаваплы редакторы вазифаларын башкара.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Газиз Мөхәммәтшинның исеме матбугатта беренче тапкыр 1955 елны «Чаян» журналы битләрендә басылган юмористик һәм сатирик хикәяләре («Кадерле бүләк», «Минем характер» һ.б.) белән күренә. 1960 елда «Сер итеп кенә» исемле тәүге җыентыгы чыга. Шуннан соң, 60нчы еллар дәвамында, яшь автор бик актив эшли, үзенең төп иҗат кыйбласы булган хикәя жанрыннан тыш («Яз башы», «Йолдызлар астында», «Кояш кызы», «Торналар киткәндә» һ.б. китапларында тупланган хикәяләр), прозаның эрерәк формаларында да көчен сынап карый: балалар, яшүсмерләр тормышына багышланган «Без әле җирдә яшибез» (1963), «Саумысыз, аккошлар!» (1971) повестьларын һәм мәхәббәт темасына бәйле рәвештә кешенең җәмгыятьтә бурычлары, яшәү мәгънәсе турында әхләкый – фәлсәфи проблемаларны күтәргән «Йөрәктәге эзләр» (1967-1969) исемле романын яза. Әдипнең иҗат мирасында шулай ук берничә драма әсәре да бар. Шулардан «Тынгысыз төн» комедиясе үз вакытында Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә уйналып, тамашачы һәм әдәби җәмәгатьчелектә уңай бәя ала. Шулай да Газаз Мөхәммәтшинны үзенчәлекле язучы итеп таныткан жанр – ул аның хикәяләре. Бу жанрда ул Ф.Әмирхан, Г.Ибраһимов, Ш.Камаллардан башланган һәм К.Нәҗми, Ә.Еники, И.Гази, М.Әмир кебек хикәя осталары дәвам иткән күркәм традицияләргә таянып иҗат итте. Әдипнең иң яхшы хикәяләре («Бал чүлмәге», «Без ничек ураза тоттык», «Дулкыннар», «Ике әби бәрәңге ала» һ.б.) материалының тормышчанлыгы, сюжет–композиция төзелешенең җыйнаклыгы, тел – сурәтләү чараларының табигыйлеге, халыкчанлыгы белән аерылып тора.

Г.Мөхәммәтшин 1972 елның 17 февралендә вафат булды.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны Ләлә, Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетын тәмамлаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы (соңыннан язучы Марат Әмирхановка кияүгә чыккан). Уллары Азат, кызлары Раушания. [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Государственный архив Республики Татарстан
  2. Р. Ягъфәрова, Л. Әхмәтшина. Аралашу дәвам итә. Мәйдан, 2021 ел, ноябрь, 139-140нчы бит.