Гөлшат Зәйнашева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гөлшат Зәйнашева latin yazuında])
Гөлшат Зәйнашева

Тугач бирелгән исеме: Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева
Туу датасы: 13 гыйнвар 1928(1928-01-13)
Туу урыны: Иске Теләнче, Чаллы кантоны, ТАССР, РСФСР, ССРБ
Үлем датасы: 1 апрель 2005(2005-04-01) (77 яшь)
Үлем урыны: Казан, Татарстан, РФ
Ватандашлык: ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрә, драматург
Иҗат итү еллары: 1959—2005
Юнәлеш: поэзия, драматургия
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Тыңларсыңмы җырларымны» (1958)
Премияләр: Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Бүләкләр: Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Яшәү җире Мусин урамы, Казан

Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева (1928 елның 13 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Чаллы кантоны, Иске Теләнче2005 елның 1 апреле, РФ, ТР, Казан) — күренекле татар шагыйрәсе, драматург, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе (1991), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1969 елдан). Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1988).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елның 13 гыйнварында Татарстан АССРның Чаллы кантоны (1930 елдан Сарман районы, 1937 елдан Ворошилов районы, хәзерге Тукай районы) Иске Теләнче исемле авылда урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. 1930 елда, авыл халкын күмәк хуҗалыкларга берләштерү чорында, гаиләләрне «кулак» тамгасы белән читкә сөргәндә, әти-әнисе ике яшьлек Гөлшатны ерак юлга алып чыгарга җөрьәт итмичә, Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче әтисе ягыннан туган тиешле апасы тәрбиясендә калдыралар. Балачагы шул авылда уза. Югары Тәкермәндә башлангыч, Хуҗамәттә җидееллык мәктәпләрне тәмамлый. Минзәлә педагогика укуханәсен тәмамлагач, 19451949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елдан Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире.

19521963 елларда Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият мөхәррире.

19641965 елларда Татарстан радиокомитетында музыкаль тапшырулар мөхәррире.

19651966 елларда Татарстан язучыларының Матбугат йортындагы Г. Тукай исемендәге клуб мөдире.

19731983 елларда Татарстан китап нәшриятының кадрлар бүлеге мөдире.

1983 елдан һөнәри язучы буларак әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.

2005 елның 1 апрелендә Казан шәһәрендә шагыйрә якты дөнья белән хушлаша.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырь, җыр, эстрада әсәрләре,үзешчән драма түгәрәкләре өчен язган бер пәрдәле пьесалары — вакытлы матбугатта, «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыккан. Зур күләмле «Рамай» пьесасы халык театрлары сәхнәсендә уңыш казана. 1958 елда лирик шигырьләре тупланган «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче китабы дөнья күрә. 1958-2005 елларда авторның төрле жанрда язылган ике дистәдән артык китабы басылып чыккан.

Г. Зәйнашева җыр өлкәсендә актив иҗат иткән. Халык җырлары традицияләрендә язылган, мәхәббәт, туган җир, табигать, яшьлек темаларына багышланган лирик шигырьләре халыкчан гадилеге, ритмик төзеклеге, матур чагыштыруларга бай булуы белән аерылып тора. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан йөзгә якын шигыренә көй язылган. «Туган җирем — Татарстан» (Александр Ключарев), «Китмә, сандугач» (Рөстәм Яхин), «Менәргә иде Урал тауларына» (Мансур Мозаффаров), «Үз илемдә» (Сара Садыйкова), «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (Зиннур Гыйбадуллин), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Бәхти Гайсин), «Кояш гомере» (Фәтхерахман Әхмәдиев), «Аерылмагыз» (Ч. Зиннәтуллина), «Туган авылым урамы» (Ганс Сәйфуллин) һ. б. җырлары үзешчән һәм һөнәри җырчыларның озак еллар башкара торган репертуарына кергән.

Драматургия өлкәсендә дә актив иҗат итә. «Бәхет кошым», «Кем гүзәл ?», «Ирексездән әрәмтамак», «Рамай», «Яшел сукмак» һ. б. драма-комедияләре Минзәлә һ. б. татар театрлары сәхнәсендә уйнала. «Гайфи бабай, өйлән давай!», «Җаным жәл түгел сиңа» комедияләре Тинчурин театры сәхнәсендә уңыш белән бара.

Нәниләргә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына атап язылган шигырьләре һәм җырлары «Асия» (1973), «Кояш гомере» (1975), «Бөҗәкләр концерты» (1984), «Гимназиядә дуслаштык» (1996), «Әбиемне яратам» (1997) китапларында тупланып бирелгән.

1950-1960 елларда тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Сәнгать кешеләренә (Зифа Басыйрова, Әлфия Галимова, Әлфия Авзалова, Рокыя Ибраһимова, Фатыйма Ильская, Хәдичә Әхтәмова, Флера Сөләйманова һ. б.) сәхнә эшчәнлегенә багышланган мәкаләләр, Гөлсем Сөләйманова, Сара Садыйкова тормышы һәм иҗаты турында китаплар яза.

Җыентыклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Тыңларсыңмы җырларымны» (1958)
  • «Замандашыма» (1967)
  • «Гөлләр иле»(1977)
  • «Бежәкләр концерты» (1984)
  • «Илле җыр»(1988)
  • Пьесалар. Җырлар.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минзәлә шәһәрендә мәктәп балалары арасында Гөлшат Зәйнашева шигырьләрен сәнгатьле уку буенча төбәкара фестиваль уздырыла.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Гөлшат Зәйнашева: истәлекләр, мәкаләләр (төзүчеләре Әзһәр Хөсәенов, Рәмзия Шакирова). Казан: ТКН, 2011. ISBN 978-5-298-02084-8
  2. Илһамлы Сарман (төзүчесе һәм мөхәррире Дамир Гарифуллин). К.: «Яз» нәшрияты, 2017 ел,70-72нче бит. ISBN 978-5-9500696-1-1

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]