Зөлфәт

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Зөлфәт
Zolfet.jpg
Туган телдә исем Зөлфәт Госман улы Маликов
Туган 3 гыйнвар 1947(1947-01-03)
Татарстан АССР, Мөслим районы, Яңа Сәет авылы
Үлгән 16 апрель 2007(2007-04-16) (60 яшь)
Казан
Яшәү җире Хөсәен Ямашев проспекты, Казан[[#cite_note-[https://zhiteli.info/kazan?fio=%EC%E0%EB%E8%EA%EE%E2+%E4%F3%EB&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+_https://zhiteli.info/kazan?fio=%EC%E0%EB%E8%EA%EE%E2+%E4%F3%EB&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+]-1|[1]]]
Милләт татар
Ватандашлыгы Татарстан байрагы
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Муса Җәлил премиясе
Шәйхи Маннур премиясе
Сайт http://zolfat-site.narod.ru/

Зөлфәт, чын исеме Зөлфәт Госман улы Маликов 1947 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз районнарындагы Уразмәт урта мәктәбен тәмамлагач, 19651969 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый. 1969 елның апреленнән журналистлык хезмәтендә: алты ел «Чаян» журналы редакциясендә, аннары, 1977 елны Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлап кайтканнан соң, республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1983 елның көзеннән ул яңадан «Чаян»га күчеп, журнал редакциясенең әдәбият бүлегенә җитәкчелек итә.

Зөлфәтнең беренче шигъри тәҗрибәләре матбугатта студент елларында күренә башлый, 1968 елда егермеләп шигыре «Беренче карлыгачлар» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла. Җитмешенче еллар дәвамында шагыйрьнең «Язмышлар ярында» һәм «Утлы бозлар» дигән ике китабы басылып чыга. Күләм, сан ягыннан артык зур булмаса да, Зөлфәтнең заманча актив көрәш рухы белән сугарылган шигъри иҗаты хәзерге татар поэзиясендә үзенчәлекле бер күренеш булып тора. Поэтик фикерне калку, масштаблы итеп күрсәтүгә омтылу, публицистик кайнарлык, трибунлык, халык иҗатына һәм традицион язма әдәбиятына нигезләнгән романтик образлылык, җыйнак композиция, төзек ритмика — Зөлфәт стиленең төп сыйфатлары шулар. Шагыйрь чынбарлык күренешләрен, лирик геройның рухи дөньясын халык язмышы, үткәндәге зур тарихи вакыйгалар (революция, Ватан сугышы) яки бүгенге көннең мөһим проблемалары (идеологик көрәш, әхлак сафлыгы, кешелеклелек һ. б.) белән фәлсәфи бәйләнештә ачарга омтыла. Бу сыйфатлар аның лирик монологларында, балладаларында («Тимерче турында баллада», «Гармунчы турында баллада», «Кайгы турында баллада», «Йодрык» һ. б.) Һәм, 1982 елны «Казан утлары» журналында дөнья күреп, әдәби җәмәгатьчелектә шагыйрьнең иҗади эзләнүләр юлындагы яңа бер уңышы итеп бәяләнгән «Йөрәкләрдә — үлмәс дастан» исемле поэмасында аеруча ачык гәүдәләнә.

Зөлфәтнең күп кенә лирик шигырьләре музыкага салынган, «һаман яратам» (Ф. Хатипов музыкасы), «Төнге утлар», «Каратолым» (С. Шәмсина музыкасы), «Сагынуга дәва юк» (3. Гыйбадуллин музыкасы) кебек җырлар халык арасында киң популярлык казандылар. Зөлфәт шулай ук «Мәкерле песи» исемле беренче татар балалар операсының (композиторы — Л. Хәйретдинова) либреттосы авторы буларак та билгеле.

1985 елда Татарстан китап нәшриятында шагыйрьнең русча тәрҗемәдә «Осенние костры» исемле җыентыгы басылып чыкты.

Зөлфәт 1973 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Wikiquote-logo.svg
Викиөзек эчендә Зөлфәт темасы буенча бит бар

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. [[#cite_ref-[https://zhiteli.info/kazan?fio=%EC%E0%EB%E8%EA%EE%E2+%E4%F3%EB&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+_https://zhiteli.info/kazan?fio=%EC%E0%EB%E8%EA%EE%E2+%E4%F3%EB&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+]_1-0|↑]] https://zhiteli.info/kazan?fio=%EC%E0%EB%E8%EA%EE%E2+%E4%F3%EB&adress=&searchButton=+%CD%E0%E9%F2%E8+