Геннадий Прытков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Геннадий Прытков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Геннадий Прытков
Г.Прытков.jpg
Туган телдә исем Геннадий Николай улы Прытков
Туган 25 гыйнвар 1948(1948-01-25) (71 яшь)
Татарстан, Алексеевск районы Либәшәү авылы
Яшәгән урын Карл Маркс урамы, Казан[1]
Милләт урыс
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре драма артисты, режиссёр
Эш бирүче Казан дәүләт академия рус Зур драма театры
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2009)

Геннадий Прытков (Геннадий Николай улы Прытков, рус. Геннадий Николаевич Прытков) – драма артисты, В. Качалов исемендәге Казан дәүләт урыс Зур драма академия театрының әйдәүче артисты, Русиянең (2007) һәм ТАССР (1989) халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (2009). Казан театр укуханәсендә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Г. Прытков (с) «Соңгы керүче» спектаклендә

1948 елның 25 гыйнваренда ТАССР Алексеевск районы Либәшәү авылында туган. Казан театр укуханәсен (1968), Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган һәм В. Качалов исемендәге Казан дәүләт урыс Зур драма академия театрына кабул ителгән.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗатында уйнаган каһарманнары көчле холыклары белән аерылып тора. 1970 еллардан башлап заман драматургиясендә уйнаган рольләрендә каһарманның эчке дөньясын ачып салырга һәм теге яки бу адымына нәрсә сәбәп булуны төгәл күрсәтергә теләү өстенлек итә. Актёр каһарманы өчен хас булган төгәл сөйләшү манерасын, жестикуляцияне, эчке һәм тышкы темпераментны төгәл таба. Казан театр укуханәсендә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр иҗаты кафедрасында [2] шәкертләрне актёрлык осталыгына өйрәтә.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Гекльберри Финн — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М. Твен.
  • Малай — «Медея» Ж. Ануй.
  • Музыкант — «Караклар мәҗлесе (Бал воров) Ж. Ануй.
  • Пера, писер — «Министр ханым» (Госпожа министерша) Б. Нушич.
  • Вася — «Гаҗәеп бүләк» (Необыкновенный подарок) Е. И. Габрилович, С. Г. Розен.
  • Узелков — «Кансызлык» (Жестокость) П.Ф. Нилин.
  • Фредерик — «Бу иске, җанга якын йортта» (В этом милом, старом доме) А. Н. Арбузов.
  • Толик — «Безнең бурычлар» (Долги наши) Э. Я. Володарский.
  • Пашка — «Иң бәхетле» (Самая счастливая) Э. Я. Володарский.
  • Сотников — «Юллар чаты» (Перекресток) В. В. Быков әсәрләре буенча.
  • Глумов — «Глумов » А. Н. Островский.
  • Базаров — «Аталар һәм балалар» (Отцы и дети) И. С. Тургенев.
  • Дробязгин — «Кыргыйлар» (Варвары) М. Горький.
  • Эбин — «Тирәкләр астында мәхәббәт» (Любовь под вязами) Ю. О’Нил.
  • Кинг — «Карагыз, кем килгән!» (Смотрите, кто пришел!) В. К. Арро.
  • Кочкарев — «Өйләнү» (Женитьба) Н.В. Гоголь.
  • Менахем — «Хушлашу догасы» (Поминальная молитва) Г. И. Горин.
  • Зорро — «Чепи күз» (Куриная слепота) Н. В. Коляда.
  • Шәһәр башлыгы (Городничий) — «Ревизор» Н.В. Гоголь.

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үзен режиссёр буларак та сынап карый. «Театр-99» антреприза театры оештыра. Анда күп кенә спектакльләр куя.

  • «Сөю һәм кайгы турында» (О любви и печали) Ю. Жуховицкий.
  • «Ак кошны саклагыз» (Берегите белую птицу) Н. И. Мирошниченко.
  • «Блез» К. Манье.
  • «Зáмокка чакыру» (Приглашение в замок) Ж. Ануй.
  • «Фрекен Жюли» А. Стриндберг.
  • «Бал тәме» (Вкус мёда) Ш. Дилени.
  • «Лолита» Э. Олби - В.В. Набоков.
  • «Дурра» М. Ашар.
  • «Sorry» А. М. Галин.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Народные артисты» (СССР, РСФСР, ТАССР). Казан, 1980.
  2. СССР, РФ, РТ халык артистлары (автор-төзүче Ильтани Илялова). Казан, «Мәгариф-Вакыт», 2011. (рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]