Фәридә Сафина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәридә Сафина latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Фәридә Сафина
Туган телдә исем Фәридә Мирхафизан кызы Сафина
Туган 20 март 1957(1957-03-20) (65 яшь)
Татарстан Республикасы Сарман авылы
Милләт татар
Һөнәре артист
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган артисты , Татарстанның халык артисты

Сафина Фәридә Мирхафизан кызы - 1957,Сарман-Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәридә Сафина 1957елның 20 мартында Татарстанның Сарман авылында туган. Әтисе ягыннан нәсел-нәсәбе легендар Бикчура ханнан килә. Әнисе ягыннан академик Диләвәр Зөбәеровны, Төркиядә зур галим булган Габделхәмит Кошай Зөбәйрине, дин эшлеклеләре Габделҗәббар, Мансур Зөбәйриләрне биргән затлы нәселгә барып тоташа.

Сарман урта мәктәбен тәмамлаганнан соң,Казан дәүләт мәдәният институтында укый. Аны тәмамлагач, 1978-1981 елларда "Җәлилнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе каршындагы Техника йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Югары белем булуына карамастан, 1985 елда ул Казан театр училищесының актерлар бүлегендә укып, һөнәри осталыгын арттыра, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша.

Бер үк вакытта укуын да дәвам итә. Югары мәдәни уку йортларының вокал бүлеген, музыкаль факультетын тәмамлап, укытучылык серләренә, халык җырларын башкару нечкәлекләренә төшенә.Сәхнәдән бушаган арада, кичерешләрен, уй-хисләрен, борчу-газапларын шигъри юлларга сала.

Башкарган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гөлемхан — «Ахырзаман» (Ч.Айтматов)

Зөбәрҗәт — «Хуҗа Насретдин» ( Н.Исәнбәт)

Сәкинә — «Мирас», Мәмдүнә «Һинд кызы» (Г.Каюм)

Мәйсәрә — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин )

Фәүзия — «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М.Гыйләҗев)

Анук — «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин )

Маһи — «Асылъяр» (М.Фәйзи)

Виктория — «Булмас димә, дөнья бу!» (А.Вампилов)

Мария-Каролина — «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо )

Гафифә — «Беренче театр» (Г.Камал)

Сәмидә — «Кичер мине, әнкәй!» (Р.Батулла)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1. Илһамлы Сарман.-Казан:Яз,2017.-352 б

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]