Радик Зөфәр улы Бариев
Радик Бариев | |
---|---|
Туган телдә исем | Радик Зөфәр улы Бариев |
Туган | 30 июнь 1970 (54 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Яшәгән урын | Җиңү проспекты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | СССР РФ |
Әлма-матер | Казан дәүләт мәдәният институты |
Һөнәре | артист, педагог |
Бүләк һәм премияләре | «Тантана» премиясе - 2016 «Тантана» премиясе - 2024 Дамир Сираҗиев премиясе (2010) |
Бу Камал театры артисты турында мәкалә, очучы турында биредән укыгыз.
Радик Бариев (Радик Барый), Радик Зөфәр улы Бариев (1970 елның 30 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — драма артисты. Татарстанның атказанган артисты (2007). Дамир Сираҗиев премиясе (2010), «Тантана» премиясе (2016, 2024), Тукай премиясе (2019) лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1970 елның 30 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казан сәнгать һәм мәдәният институтын тәмамлаган (1995), Г. Камал исемендәге Татар академия театрында эшли башлый.
Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында укыта.
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Студент елларында ук Камал театрында күмәк сәхнә күренешләрендә катнаша. Төгәл эчтәлекле, форма ягыннан җиренә җиткереп эшләнгән, акыллы образлар иҗат итә. Искиткеч пластикага ия.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Абрам, Паж — «Ромео һәм Джульетта» Уильям Шекспир
- Вандалино — «Биюче» Лопе де Вега
- Поль — «Тол ханымда тукталыш» Э. Лабиш
- Шурик — «Җанкисәккәем» Туфан Миңнуллин
- Чал карт, Дәрвиш — «Сукыр патша» Назыйм Хикмәт
- Дорн — «Акчарлак» Антон Чехов
- Хан — «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» Нәкый Исәнбәт
- Җирән — «Мәхәббәт хатирәсе» Флорид Бүләков
- Фирдәвес — «Казан егетләре» Мансур Гыйләҗев
- Роберто — «Гаугалы гаилә» Эдуард де Филиппо
- Фәридун — «Баскетболист» Мансур Гыйләҗев
- Көтүче — «Кара чикмән» Георгий Хугаев
- Ильяс — «Казан сөлгесе» Кәрим Тинчурин һ.б.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2007 Татарстанның атказанган артисты
- 2010 Дамир Сираҗиев премиясе
- 2016 «Тантана» премиясе
- 2019 Тукай премиясе — «татар сәнгате үсешенә керткән өлеше һәм татар театры үсешендә зур роль уйнаган «Гөлҗамал», «Җирән чичән белән Карачәч сылу», «Кара чикмән», «Три сестры», «Дон Жуан» спектакльләрендә сәхнә образларын тудырган өчен»[2].
- 2024 — «Тантана» премиясе — «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә Камал театрында Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Дуслар җыелган җирдә» спектаклендәге Рафис роле өчен[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ https://jitely.info/kazan
- ↑ Тукай премиясе лауреатлары 2019 елның 26 апрель көнендә архивланган.. intertat.tatar, 26.04.2019
- ↑ Р. Мөхәммәтова. Радик Бариев «Тантана» премиясен алды. Татар-информ, 27.03.2024
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Ильтани Илялова. Г. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Камал театры артистлары
- Камал театры сайты 2015 елның 26 октябрь көнендә архивланган.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]2010 — 2020 елларда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары |
|
---|---|
2011 ел | |
2012 ел |
Кол Шәриф мәчете архитекторлары: Зөфәр Галиуллин • Андрей Головин • Альбина Даишева • Рөстәм Зәбиров • Зөфәр Садыйков • Айвар Саттаров • Искәндәр Сәйфуллин • Сергей Шәкүров |
2013 ел | |
2014 ел | |
2015 ел | |
2016 ел | |
2017 ел | |
2018 ел | |
2019 ел | |
2020 ел |
Лирон Хәмидуллин • Денис Осокин • Идрис Газиев • Иҗади төркем (Гөлнара Гатина • Юрий Александров • Виктор Герасименко • Ренат Салаватов) |
1950 – 1960 | 1970 – 1980 | 1990 – 2000 | 2010-еллар |
- 30 июнь көнне туганнар
- 1970 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар артистлары
- Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаучылар
- Вуз укытучылары
- Татарстанның атказанган артистлары
- Камал театры актерлары
- Дамир Сираҗиев премиясе лауреатлары
- «Тантана» премиясе лауреатлары