Фәрит Вәлиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәрит Вәлиуллин latin yazuında])
Фәрит Вәлиуллин
Туган телдә исем Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин
Туган 24 февраль 1959(1959-02-24) (65 яшь)
ТАССР Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам-монументчы
Эш бирүче Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Казан (Идел буе) федераль университеты
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Сайт http://www.valiullinfarit.ru/

 Фәрит Вәлиуллин Викиҗыентыкта

Фәрит Вәлиуллин, Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин, рус. Валиуллин Фарит Рашитович (1959 елның 24 феврале, ТАССР Казан шәһәре) — рәссам-монументчы, Казан (Идел буе) федераль университетынының Л.Н. Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара бәйләнешләр институтының Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге дизайн һәм милли сәнгатьләр кафедрасы доценты (2006 елдан). Татарстан рәссамнар берлеге (1971) һәм РФ рәссамнар берлеге (1992) әгъзасы. ЮНЕСКО сынлы сәнгать халыкара берлеге (ИАА/АИАП, ингл. IAA/AIAP, International Association of Art) әгъзасы. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2016).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ф. Вәлиуллин. «Болгарларның исламны кабул итүе»
Ф. Вәлиуллин. «Бәләкәй Тукай»
Тукай премиясен тапшыру. 2016

1959 елның 24 февралендә Казанда туган. Казанның 21нче мәктәбенең 8 классын (1974 [1]), «сызым һәм рәсем укытучысы» белгечлеге буенча Казан сынлы сәнгать укуханәсен «бик яхшы»га (Б. Майоров, В.И. Куделькин, З. Гыймаев классы, 1978), «рәссам-монументалист» белгечлеге буенча В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын (проф. Ю.К. Королев курсы, 1986) тәмамлаган.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Портрет, пейзаж, натюрморт, монументаль сәнгать жанрларында эшли.
Түбән Камада Әфганстанда һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл, Түбән Кама үзәк хастаханәсе каршында Габдулла Тукай һәйкәле комплексы һ.б.
РФ Дәүләт Думасында (2002), ТР Дәүләт шурасында (2000, 2001) шәхси күргәзмәләр оештыра[2].
Бөтенсоюз, бөтенроссия, республика, шәһәр күргәзмәләрендә даими катнаша.
Кол Шәриф мәчете гөмбәзенең эчке бизәлешен башкару, Яшел Үзән җәмигъ мәчете фасады, «Нур» мәчете бизәлешен эшләү, Казан тимер юл вокзалы фасадын яңадан төзәтеп кору буенча иҗади төркемнәр җитәкчесе.
2015, май «Болгар» музей-тыюлыгындагы «Болгарларның исламны кабул итүе» мозаика панносын (2х6 м) ясау буенча иҗат төркеме җитәкчесе[3]

Картиналары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кич», «Ашык», «Сыер белән хатын-кыз», «Азан», «Йөк тартучы үсмер», «Печән өсте», «Кара пулат төш күрә», «Иске амбар», «Сарык йоны кырку», «Бию», «Сөембикә һәм Үтәмешгәрәй», «Хушлашу букеты», «Шатлыклы көн», «Гаилә», «Яз», «Курай моңы», «Шагыйрь», «Яугир шатлыгы», «Шәһәр өстендә фәрештә», «Кыз һәм монах хатын», «Хушлашу», «Болак күпере», «Юлдаш», «Бәләкәй Тукай», «Ибн-Фадланның килүе», «Иске шәһәр» һ.б.
Галина Сабинова, җырчы Лидия Әхмәтова портретлары һ.б.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге — «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]