Рамил Хәйретдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Рамил Хәйретдинов
Р.Р.Хәйретдинов.jpg
Туган телдә исем Рамил Равил улы Хәйретдинов
Туган 16 июнь 1964(1964-06-16) (53 яшь)
ТАССР Буа районы Черки-Килдураз авылы
Яшәү җире Меридиян урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Һөнәре тарихчы
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале

Рамил Хәйретдинов, Рамил Равил улы Хәйретдинов, рус. Хайрутдинов Рамиль Равилович (1964 елның 16 июне, ТАССР Буа районы Черки-Килдураз авылы) — тарихчы галим, Казан (Идел буе) федераль университетынының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры (2013 елдан), тарих фәннәре кандидаты (1993), доцент, кафедра мөдире. ТР фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе (2008), Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2016) лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р.Р. Хәйретдинов

1964 елның 16 июнендә Татарстан АССР Буа районы Черки-Килдураз авылында туган. «Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетының тарих факультетын «бик яхшы»га (1986), КДУ аспирантурасын (1989) тәмамлаган. «XVIII гасыр азагы — XIX гасырның беренче чиреге Казан губернасы авылы белән идарә итү» темасына тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1993, фәнни җитәкчесе Миркасыйм Госманов). «Татарстан республикасында мәдәни мирасны саклау. 1920-1950 еллар» темасына докторлык диссертациясе әзер[2].

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гыйльми-оештыру эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

130 фәнни публикация авторы, шул исәптән XVIII-XIX гасырларда Казан краенда җирле идарә, татар халкы тарихын, ядкарьләрен өйрәнү, мәдәни мирасны өйрәнү һәм саклау, татар эшмәкәрләре һәм мөселман руханилары тарихына багышланган 20 китап һәм күмәк монография (Р.Р. Салихов белән берлектә) авторы.
1996-2001 елларда ТР ономастика комиссиясе рәисе.
1997 елдан РФ территориясендәге татар халкы тарихы һәм мәдәнияте ядкарьләрен табу, өйрәнү, паспортлаштыру экспедицияләре катнашучысы һәм җитәкчесе.
Мәдәни кыйммәтләр буенча аттестация үткән федераль белгеч-эксперт.
2006 елдан ТР президенты каршындагы Геральдика шурасы рәисе (2002 елдан рәис урынбасары).
2013 елдан Россия тарих җәмгыятенең Казан бүлеге шурасы рәисе.

Фәнни хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа. Конец XVIII - начало ХХ вв. Казань, 1995.(тат.)(рус.)
  2. Банк на все времена. Государственный банк в Татарстане: вчера, сегодня, завтра». Берлин, 1997.
  3. Очерки истории Национального банка Республики Татарстан. Казань, 2000.
  4. Мечети Татарстана. Казань, 2000.
  5. Золотые страницы купечества, промышленников и предпринимателей Татарстана. В 2 т. Хельсинки, 2001.
  6. Управление государственной деревней Казанской губернии на рубеже XVIII – XIX вв. Казань, 2001.
  7. Республика Татарстан: памятники истории и культуры. Каталог-справочник. Казань, 1993 (аерым бүлекләре).
  8. Свод памятников истории и культуры Республики Татарстан: Административные районы». Т.I. Казань: «Мастер Лайн», 1999 (аерым бүлекләре)[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
  • 2008 ТР дәүләт премиясе (фән һәм техника өлкәсендә) — Казан шәһәренең барлыкка килү датасын нигезләүче гыйльми хезмәтләр шәлкеме өчен.
  • 2010 ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
  • 2016 Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге – «Болгар цивилизациясе. Меңьеллыкларга сузылган юл» сәнгать- пространство экспозиция инсталляциясен иҗат иткән өчен (коллектив эчендә)[4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]