Радик Хәсәнов
Радик Хәсәнов | |
---|---|
Туган телдә исем | Радик Шәүкәт улы Хәсәнов |
Туган | 30 июль 1955 (69 яшь) ТАССР Чүпрәле районы, Иске Шәйморза |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты |
Һөнәре | завод директоры |
Бүләк һәм премияләре | |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре нәмзәте[d] |
Сайт | http://www.pozis.ru/gendirector/ |
Радик Хәсәнов, Радик Шәүкәт улы Хәсәнов, рус. Хасанов Радик Шавкятович (1955 елның 30 июле, ТАССР, Чүпрәле районы, Иске Шәйморза) – Серго исемендәге заводның («ПОЗиС» ААҖ) генераль директоры (1998-2009; 2010 елдан), ТР атказанган машина төзүчесе (2000), фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе лауреаты (2007), икътисад фәннәре кандидаты. Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе[1].
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1955 елның 30 июлендә ТАССР Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туган. «Машина төзелеше технологиясе, тимер кисүче станоклар һәм кораллар» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (хәзер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) тәмамлаган (1978). РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең Мәскәү дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә һөнәри белем күтәрү үткән (2006). 1981-1983 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хезмәт юлын Яшел Үзәндә А.М. Горький исемендәге судно төзү заводында участок мастеры булып башлый. 1983-1986 елларда цех башлыгы урынбасары, 1986-1991 елларда цех башлыгы.
1991-1998 елларда Яшел Үзән пассажир автотраспорт предприятиесе директоры.
1998-2009 елларда Серго исемендәге заводның генераль директоры.
2009-2010 елларда ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры, 4нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
2010 елдан янәдән «Ростех»» дәүләт корпорациясенең (Россия Машина төзүчеләр берлегенә керә) Серго исемендәге заводының генераль директоры. Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 2000 ТР атказанган машина төзүчесе
- 2004 Дуслык ордены (РФ)
- 2005 «Казанның меңьеллыгы истәлегенә» медале
- 2005 РФ шәрәфле машина төзүчесе
- 2005 Яшел Үзән шәһәренең шәрәфле ватандашы
- 2007 Фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе
- 2008 «Алтын идея» милли премиясе
- 2015 Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены (ТР)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 POZIS – ВОЕНМЕХ: развитие сотрудничества. Татар-информ, 19.07.2022
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- «ПОЗиС» ААҖның рәсми сайты 2017 елның 23 май көнендә архивланган.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 30 июль көнне туганнар
- 1955 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Чүпрәле районында туганнар
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән бүләкләнүчеләр
- Татарстанның фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге лауреатлары
- Казан авиация институтын тәмамлаучылар
- Икътисад фәннәре кандидатлары
- Ширкәт җитәкчеләре