«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены
| «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 24 март 2004 |
![]() | |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
| Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
| Түбәнрәк ранг | «Дуслык» ордены |
| Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен ордены кавалерлары |
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены (рус. Орден «За заслуги перед Республикой Татарстан») — Татарстан Республикасының иң югары дәүләт бүләге. Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләтчелеген үстерүдәге, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен тәэмин итүдәге, икътисадны, мәдәниятне, фәнне, мәгарифне, сәламәтлек саклауны, сәнгатьне һәм спортны үстерүдәге аерым казанышлары өчен, җәмәгать тәртибен саклауда батырлык һәм түземлек күрсәткән өчен бүләкләнәләр.
«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» орденына лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагын йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Россия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре булганда, алардан соң урнаштыралар.
Кавалерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
