Яңа ел
Төр | Халыкара тантана-бәйрәм |
---|---|
Билгеләнә | Бөтен дөньяда |
Дата | Милади тәкъвиме буенча елның беренче көнендә |
Шулай ук кара: Елның соңгы көне | |
Яңа елга кадәр 1 көн 10 сәгать 14 минут һәм 35 секунд калды. (UTC+0). |
Яңа́ ел – күп халыклар тарафыннан елның беренче көнендә уздырылучы бәйрәм.
Милади тәкъвимендә елның беренче көне – 1 гыйнвар – Рим императоры Юлий Цезарь тарафыннан б. э. кадәр 46 елда расланган.
Хәзерге яңа ел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Милади тәкъвиме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Күпчелек илләрдә яңа елны Милади тәкъвиме буенча 1 гыйнвар көнне каршылыйлар.
Төрки яңа ел
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элек төрки халыклар яңа ел бәйрәмен 22 март көнне билгеләгәннәр (Нәүрүз). Хәзерге вакытта бу халыкларда яңа ел Хиҗри һәм Милади тәкъвимнәре буенча каршылана. Нәүрүз фар. "яңа көн" табигатьнең яңаруын аңлата.
Кытай яңа елы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Кытайда яңа ел бәйрәме 21 гыйнвар - 21 февральдән берсе көнендә була. Ләкин милли тәкъвим сирәк файдаланыла һәм кытайлылар баштан Милади тәкъвимендәге, ә аннары соң үз Яңа елны үткәрәләр.
Россиядә һәм Татарстанда яңа ел бәйрәме
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бәйрәмнең тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Россия һәм Татарстанда яңа ел — рәсми бәйрәм һәм ял көне. XV гасырга кадәр Россиядә яңа ел 1 мартта башлана торган булган (Юлиан тәкъвиме). XV гасырдан башлап исә, яңа ел 1 сентябрьдә билгеләнә. 1700 елда Петр I әмере буенча, яңа елны башка Европа илләрендә кебек 1 гыйнвар көнне билгели башладылар. 2005 елдан башлап елның беренче өлешендә рәсми ял көннәре (башта 1-2 көн, соңарак 10 көн).
- 1699 елның 20 декабрендә император Петр I Россия империясендә елларны яңача исәпләүгә күчү һәм ел башлануны бәйрәм итүне 1 сентябрьдән 1 гыйнварга күчерү турында карар чыгара.
- Әлеге карар буенча, 1700 елның 1 гыйнварында өйләрне Гостиный дворда куелган үрнәк буенча нарат, чыршы ботаклары белән бизәргә кирәк була. Күңелләрне күтәрү өчен кешеләр бер-берсен Яңа ел белән һәм гасыр башы белән мәҗбүри котларга тиеш булалар.
- Кызыл мәйданда утлы өермә уйнатыла, туплардан һәм мылтыклардан салютлар бирелә.
- Мәскәү кешеләре үз өйләре янында мушкеттан атарга һәм ракеталар очырырга тиеш булалар.
- Рус православие чиркәвенең яңа елы 1 сентябрьдә билгеләнүе дәвам итә.
- 1917 елгы инкыйлабтан соң Раштуа һәм Яңа елны бәйрәм итү бетерелә.
- 1935 елда гына әлеге бәйрәм балалар бәйрәме буларак кире кайтарыла.
- 1937 елның гыйнвар башында Мәскәүнең Колонналы залыңда беренче тапкыр рәсми Чыршы утларын кабыза.
- Әлеге вакыйга «Советлар берлеге» (Советский Союз) киножурналында күрсәтелә.
- Алдагы елда бөтен ил буйлап меңнәрчә чыршылар бизәлә.
- 1947 елның 23 декабрендә ССРБ ЮС президиумы указы белән 1 гыйнвар бәйрәм һәм ял көне итеп игълан ителә[1].
Яңа ел чыршысы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Яңа ел чыршысы
Яңа ел персонажлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Төп Яңа ел персонажлары - Кыш бабай һәм Кар кызы.
Фотогалерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Мөселманнарны Яңа ел белән котларгамы?(үле сылтама)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Бельские просторы» сайтында, archived from the original on 2016-01-26, retrieved 2015-12-31