Шәйхи Маннур исемендәге премия

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәйхи Маннур исемендәге премия latin yazuında])
Шәйхи Маннур исемендәге премия
Ил Татарстан байрагы Татарстан
Төр премия
Статусы {{{статусы}}}
статистика
Булдыру датасы {{{булдыру датасы}}}
Юкка чыгару датасы гамәлдә

Шәйхи Маннур исемендәге премия - күренекле татар язучысы Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) исемендәге әдәби премия. 1981 елда нигезләнгән.

Шәйхи Маннур

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Балалар әдәбияты буенча елның иң яхшы әсәренә, яшь авторның теләсә кайсы жанрдагы күренекле әсәренә бирелә. Шулай ук бу бүләкне ел дәвамында иң югары күрсәткечләргә ирешкән колхозчыларга да тапшыру кирәк дип табылган.

Статут[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Диплом белән раслана.
  • Акчалата бүләк бирелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шәйхи ага үзе исән чакта ук үз теләгендә әдәби бүләк бирүне оештыру мөмкинлеген белдергән. Шәйхи Маннурның вафатыннан соң Мамадыш районының «Чулпан» колхозы, Олыяз авыл Советы һәм Татарстан Язучылар берлеге аның исемендәге премия булдыру турында карар чыгардылар.

Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

- әдәби казанышлары өчен - шагыйрь Зөлфәт һәм язучы Ринат Мөхәммәдиев;

- тырыш хезмәт өчен - китапханәче Васыйга Зәйнетдинова, колхоз рәисе Галимҗан Җиһаншин, савымчы Хаҗирә Мавлина һәм комбайнчы Шаһинур Хөсәинов.

- әдәби казанышлары өчен - шагыйрь-рәссам Гакыйль Сәгыйров һәм язучы Марсель Галиев;

- тырыш хезмәт өчен - савымчы Рәисә Зарипова, укытучы Зәкия Зиннурова, механизатор Зиннәт Галимуллин һәм механизатор Әхәт Зиннуров.

- әдәби казанышлары өчен - прозаик Нәбирә Гыйматдинова һәм тенкыйтьче Мөдәррис Вәлиев (Салих Мәннанов);

- тырыш хезмәт өчен - җирле үзидарә рәисе Ривал Гыйззәтуллин, савымчы Сәвия Кәримова һәм клуб мөдире Рәзимә Әхмәдиева.

- әдәби казанышлары өчен - шагыйрь Рафаил Газизов һәм прозаик Зиннур Хөснияр тәнкыйтьче Мөдәррис Вәлиев (Салих Мәннанов);

- тырыш хезмәт өчен - механизатор Габделхак Вильданов, укытучы Азат Һадиев һәм механик Рифкать Габдуллин.

- әдәби казанышлары өчен - шагыйрь Газинур Моратов, язучы Рашат Низамиев һәм тәрҗемәче Светлана Гыйлметдинова;

- тырыш хезмәт өчен - мәдәният йорты мөдире Юрис Мөхлисов, савымчы Нурия Идрисова, терлекче Әлфинур Зиннәтова, терлекче Нәсимә Зиннәтова, шофер Зөлфәт Мөбәрәкшин һәм механизатор Хатим Кәримов.

- әдәби казанышлары өчен - прозаик Нәзифә Кәримова, шагыйрь Рафис Корбан һәм шагыйрь Рөстәм Сүлти;

- тырыш хезмәт өчен - механизатор Вакыйф Шәрипов, шофер Фарыл Хисмәтов һәм савымчы Нурия Ханова.

- әдәби казанышлары өчен - шагыйрь Ләбиб Лерон, шагыйрь Рәниф Шәрипов һәм язучы Вәкил Ахунҗанов;

- тырыш хезмәт өчен - терлекче Суфия Миңнеханова, терлекче Нәзимә Җиһаншина, механизатор Рәшит Шәрәфиев, механизатор Миңнехаҗи Даутов һәм механизатор Зиннур Мансуров.

- әдәби казанышлары өчен - язучы Марат Закир, шагыйрь Зиннур Мансуров һәм шагыйрь Шаһинур Мостафин;

- тырыш хезмәт өчен - Ш.Маннур музеен төзүгә зур көч куючы Дания Баһаутдинова, бригадир Рәсим Миңнегалиев, хисапчы Раиф Ганиев, баянчы Эльбрус Салихов, комбайнчы Хәмит Хисмәтов, савымчы Заримә Сәлахова һәм механизатор Сәгыйт Мифтахов.


2023 ел
2024 ел
  • Дания Нәгыйм, шагыйрә ― «Бөртекләп җыелган гомер» китабы өчен
  • Мамадыш балалар китапханәсе ― матур әдәбиятны пропагандалау һәм яшь буынны милли мәдәни җирлектә тәрбияләү юнәлешендәге күпьеллык эшчәнлеге өчен
  • Гөлия Сөнгатуллина, Мамадыш шәһәре 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе ― әдәби иҗаты һәм «Балачак ТВ» проекты белән яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен
  • Алия Мөбарәкшина, Казандагы күппрофильле 186нчы мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, яшь галимә ― әдәби иҗаты һәм яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен [2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Мәйдан» журналы. №12 (декабрь), 2014.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]