Марсель Галиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсель Галиев latin yazuında])
Марсель Галиев
Туган телдә исем Марсель Галиев
Туган 8 октябрь 1946(1946-10-08) (77 яшь)
Татарстанның Азнакай районы Балтач авылы
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия
Әлма-матер В.И.Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты
Һөнәре язучы, шагыйрь
Эш бирүче Татарстан язучылар берлеге һәм Казан утлары
Җефет Динә
Балалар Зөлфия
Ата-ана
  • Баян (әти)
  • Икълимә (әни)
Бүләк һәм премияләре Г.Державин исемендәге бөтенрусия әдәби премиясе (2014)
Шәйхи Маннур премиясе
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Гаяз Исхакый исемендәге премия

 Марсель Галиев Викиҗыентыкта

Марсель Галиевтатар шагыйре, язучы, Г. Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты. Татарстанның халык язучысы. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1946 елның 8 октябрь көнендә Азнакай районы Балтач авылында туган. Үз районындагы татар урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт төзү–монтаж идарәсендә эшли. 1965-1968 елларда әрмедә хезмәт итә, анда кече авиабелгечләр хәзерли торган хәрби мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Марсель Галиев Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә укырга керә; 1974 елдан 1983 елга кадәр Татарстан Язучылар берләшмәсендә әдәбиятны пропагандалау бюросында әдәби хезмәткәр һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә проза бүлеге редакторы булып эшли.

Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә. Матбугатта аның әсәрләре 70нче еллар башында күренә башлый. 1979 елда «Еллар чалымы» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы, ә 1980 елда ике повестен эченә алган «Ул чакта» исемле проза китабы дөнья күрә. Аның әсәрләре, кагыйдә буларак, интеллектуаль укучыны күздә тотып языла һәм ассоциатив чагыштыруларга, яңача көтелмәгән образлы тәгъбирләргә бай булуы белән аерылып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Марсель Галиев темасы буенча бит бар

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]