Альберт Әсәдуллин (виолончелист)
Альберт Әсәдуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Альберт Әхәт улы Әсәдуллин |
Туган | 16 октябрь 1949 ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан |
Үлгән | 11 июль 2020 (70 яшь) РФ, Татарстан, Казан |
Яшәгән урын | Себер тракты, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант, педагог |
Бүләк һәм премияләре | ![]() Җәлил премиясе (1987) ![]() ![]() |
Альберт Әсәдуллин, Альберт Әхәт улы Әсәдуллин (1946 елның 16 октябре, ССРБ, РСФСР, Татарстан АССР, Казан—2020 елның 11 июле, РФ, ТР, Казан) — музыкант (виолончелист), педагог. Профессор. РФ атказанган (2006), ТР халык (2000) артисты. ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире (2010).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1946 елның 16 октябренда Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясен (1973), Ленинград консерваториясендә аспирантура (1976) тәмамлаган.
Хезмәт баскычлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1980 елдан — Казан дәүләт консерваториясендә виолончель сыйныфында укыта, 2000 профессор, 2004 альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире. 1980 елдан — Казан консерваториясенең кыллы квартеты (1996 елдан Татарстанның дәүләт кыллы квартеты) виолончелисты.
2020 елның 11 июлендә Казанда вафат[2].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Түбән Новгородда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[3]
Кыллы уен коралларында уйнаучыларның республика конкурсы, Ижау) (2004, Түбән Новгород (2005), Казан (2006), Йошкар-Ола (2007), Яр Чаллы (2008) шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә жюри әгъзасы була.
Аудиоязмалары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Классика ансамбльләре: Моцарт - Квартет Л.478, Дворжак - Фортепиано квинтеты op.81, Нарита - Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD).
- «Токио-концерт»: Барбер - Адажио op.11, Шнитке – Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин - Квартет № 4, Асака - Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD).
- Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист - Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD).
- Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
- III халыкара «Европа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
- Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD).
- Җан өчен музыка (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).
Шәкертләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- М. Приходцев — республика конкурсы лауреаты.
- И. Поздняков — республика конкурсы лауреаты.
- А. Зарифуллина — халыкара конкурс (Финляндия) лауреаты.
- Ильяс Камал (Камалов) — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең солисты, композитор, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең композиторлар берлеге әгъзасы
Хезмәтләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Миргородский А. С. Сонаты для виолончели (төзүчесе А. Ә. Әсәдуллин). Казан, 2004.
- Мой дядя самых высших правил. Китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан: КДК, 2009.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- РФ атказанган артисты (2006)
- ТР халык артисты (2000).
- ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996)
- Муса Җәлил премиясе (1987)
- Тукай премиясе (2002)
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Альберт Әсәдуллин. 2016 елның 4 март көнендә архивланган. Казан консерваториясе рәсми сайты(рус.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 16 октябрь көнне туганнар
- 1949 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Казанда туганнар
- 11 июль көнне вафатлар
- 2020 елда вафатлар
- Казанда вафатлар
- Тукай премиясе лауреатлары
- Татар виолончелистлары
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Россиянең атказанган артистлары
- Татарстанның халык артистлары
- Җәлил премиясе лауреатлары
- Профессорлар
- Вуз укытучылары