Рөстәм Абязов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Рөстәм Абязов latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Рөстәм Абязов
Р.Абязов.jpg
Туган телдә исем Рөстәм Юныс улы Абязов
Туган 29 март 1959(1959-03-29) (59 яшь)
Татарстан, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре музыкант (скрипка), дирижёр
Җефет I Зөлфирә Абязова, музыкант
II Юлия Анатолий кызы, сәясәт фәннәре кандидаты[1]
Балалар улы Фәрхәт (2003), кызы
Ата-ана
  • Юныс Шәйхетдин улы (1934) (әти)
  • Лилюс Сәрвәүтдин кызы (1937) (әни)
Бүләк һәм мөкәфәтләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2003)
Сайт www.la-primavera.org

Рөстәм Абязов (Рөстәм Юныс улы Абязов) – музыкант, La Primavera дәүләт камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижёр. Тукай премиясе лауреаты (2003). Татарстанның халык артисты (1998), Татарстанның (1991) һәм Русиянең (2005) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Р. Абязов Минтимер Шәймиев (с) белән
Рөстәм Абязов

1959 елның 29 мартында Казанда туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус музыка мәктәбен (1977), «скрипка» белгечлеге буенча П. Чайковский исемендәге Мәскәү консерваториясен (проф. И. Бочкова сыйныфы) (1982), «композиторлык» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (проф. Ш.К. Шәрифуллин сыйныфы) (1993) тәмамлаган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Скрипкачы сыйфатында һәм дирижёр буларак Татарстан һәм Русия шәһәрләрендә (Азнакай, Әлмәт, Әстерхан, Архангил, Бөгелмә, Йошкар-Ола, Екатиринбур, Алабуга, Яшел Үзән, Ижау, Казан, Калининград, Кемерово, Красноярск, Лениногорск, Мәскәү, Яр Чаллы, Түбән Кама, Норлат, Питырбур, Самар, Саранск, Сарытау, Саров, Стәрлетамак, Тольятти, Төмән, Уфа, Урыссу, Чабаксар, Чиләбе, Чистай) һәм чит илләрдә (Маҗарстан (1982), Алмания (1992, 1993, 1994, 1995, 2000, 2006), Молдова (1998), Украина (1998, 2003), Швеция (1999, 2000, 2002, 2004), Франция (2000, 2006, 2007, 2008), Греция (2001, 2012), Тунис (2001, 2002), Испания (2001), Кытай (2002), Төркия (2004, 2006, 2012), Казакъстан (2004), Швейцария (2005, 2006, 2007, 2008), Азәрбайҗан (2006, 2008), Англия (2008), Абхазия (2008), Көньяк Корея (2008), Исраил (2013) ) гастрольләрдә катнаша.

Катнашкан һәм үзе оештырган фестивалләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Симфоник оркестр һәм скрипка (соло), саксофон (соло) өчен концерт-рапсодия.
  • Оркестр һәм скрипка өчен «Габдулла Тукай образлары» сюитасы.
  • Оркестр һәм скрипка өчен татар халык җырлары темасына сюита.
  • Кыллы квартет.
  • «Җырга әверелгән» вокал триптихы (Ренат Харис сүзләренә).
  • Камера оркестры һәм скрипка өчен Салих Сәйдәшев җырлары темасына фантазия.
  • Камера оркестры һәм скрипка өчен Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач» романсы темасына импровизация.
  • И. Дунаевский-Р. Абязов. Кыллы оркестр һәм рояль өчен «Җыр дивертисменты».
  • Р. Яхин-Р. Абязов. Кыллы оркестр һәм фортепиано өчен концерт-рапсодия.
  • Эстрада җырлары.

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Скрипка һәм фортепиано өчен Р. Абязов әсәрләре җыентыгы (Экоүзәк, 1997).
  • Камера оркестры өчен Салих Сәйдәшевка багышланган партитура (Казан, 2003).
  • Камера оркестры өчен Рөстәм Яхинга багышланган партитура, 2 томда. (Казан, 2004).
  • Камера оркестры өчен «Тамырларга эндәшү» (Обращение к истокам) партитурасы (Казан, 2004).
  • Балалар өчен фортепиано пьесалары җыентыгы (Казан, 2004).

Дискография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Солист һәм дирижёр сыйфатында 30 компакт-диск чыгарган. Алар бөтенрусия «Орфей» радиостанциясендә еш яңгырый.

  • 2001 La Primavera оркестрының I «Волоста халыкара музыка фестивале»ндә чыгыш ясаган программасы язмасы (2 компакт-дисктан торучы альбом) (Греция).
  • 2002 Трио (Р. Абязов (скрипка), И. Лаптева (виолончель), Л. Камелина (орган)) язмасы (компакт-кассета) (Красноярск).
  • 2004 Р. Абязов җырлары (автор башкаруында) компакт-кассетасы.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Репертуарында 400 әсәр бар, алар арасында татар һәм башкорт композиторлары әсәрләре һәм халык җырларын (аранжировкалау һәм оркестрга салу) аерым урын тота.

  • Б. Бриттен. Меццо һәм кыллы оркестр өчен 5 бишек җыры.
  • Т. Витали. Скрипка, кыллы оркестр һәм клавесин өчен g-moll чаконасы.
  • К. Дебюсси. Скрипка, кыллы оркестр һәм рояль өчен «Ай нуры», «Гүзәл кич».
  • Н. Капустин. Фортепиано һәм оркестр өчен концерт №2.
  • С. Кусевицкий. Контрабас һәм камера оркестры өчен концерт.
  • Н. Паганини - Ф. Крейслер. Скрипка һәм кыллы оркестр өчен кампанелла.
  • Д. Поппер. Виолончель һәм кыллы оркестр өчен «Маҗар рапсодиясе».
  • М. Равель. Скрипка, кыллы оркестр һәм рояль өчен «Чегән кызы» рапсодиясе.
  • К. Сен-Санс. Скрипка, кыллы оркестр һәм рояль өчен интродукция һәм рондо – каприччиозо.
  • П. Сарасате. Ике скрипка һәм камера оркестры өчен наварра.
  • П. Сарасате. «Чегән җырлары».
  • П. Чайковский. «Евгений Онегин» операсыннан Онегин ариясе, Татьяна хаты өлеше, йомгаклау өлеше.
  • П. Чайковский. «Ел фасыллары»ннан "Апрель. Умырзая", "Июнь. Баркарола", "Ноябрь. Ат тройкасында ", "Декабрь. Святка бәйрәме".
  • Вокал әсәрләр.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ел дирижёры» номинациясендә җиңүче («Музыкальное обозрение» газетасы версиясе буенча).
  • «Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале (2005).
  • Тукай премиясе (2003) - Салих Сәйдәшевкә, Нәҗип Җиһановка, Рөстәм Яхинга, Габдулла Тукайга багышланган концертлары һәм «Җырчы - Рөстәм Абязов», «Юбилей циклы», «La Primavera премьералары», «Күңел моңы» концерт программалары өчен.
  • Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991).
  • Татарстанның халык артисты (1998).
  • Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (2005).

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Народные артисты» (СССР, РСФСР, ТАССР). Казан, 1980.
  2. СССР, РФ, РТ халык артистлары (автор-төзүче И. Илялова). Казан, «Мәгариф-Вакыт», 2011. р

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]