Харрас Әюп

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Харрас Әюп latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Харрас Әюп
Харрас Әюп.jpg
Туган телдә исем Харрас Гыйльмегали улы Әюпов
Туган 21 август 1946(1946-08-21)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түреш
Үлгән 7 октябрь 2008(2008-10-07) (62 яшь)
РФ, ТР, Казан
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Русия байрагы РФ
Һөнәре шагыйрь
Җефет Лүзия Әюпова
Бүләк һәм мөкәфәтләре Гаяз Исхакый исемендәге премия,
Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе

Харрас Гыйльмегали улы Әюпов (1946 елның 21 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Түреш2008 елның 7 октябре, РФ, ТР, Казан) — мәшһүр татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан). Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты (вафатыннан соң). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1994).

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Якташлары белән төшкән фотолары.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1946 елның 21 августында Татарстан АССР Мөслим районы Түреш авылында колхозчы гаиләсендә туган. Түрештәге башлангыч мәктәпне һәм шул ук районның Күбәк урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, 19641969 елларда Казан Дәүләт Университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 19691972 елларда Мөслимдә чыга торган «Авыл утлары» район газетасында әдәби хезмәткәр була. 1972 елның апреленнән алып 1983 елның декабренә кадәр ул «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли. 1983 елның декабреннән Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе редакторы.

2008 елның 7 октябрендә кинәт вафат була. Кабере Мөслим районы Түреш авылы зиратында.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләре 1960-еллар башында языла, алар район газетасында һәм «Яшь ленинчы»да (хәзерге «Сабантуй»да) басыла.
Университетта укыганда «Әллүки» иҗат берләшмәсенә йөри, әсәрләре «Идел» альманахында, яшь авторларның күмәк җыентыкларында дөнья күрә.
1980 елда «Ышаныч» исемле беренче җыентыгы басыла.

Басма китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Кояшлы яңгыр» (1983), «Каен балкышы» (1985), «Таң суы» (1987), «Төнге кояшлар» (1989), «Сабыр савытлары» (1992), «Ташка язганнар сөюне» (1994 (башк.)), «Җәяүле буран» (1996), «Көй эзләү» (2001), «Ут аркылы сикерү» (2004), «Йөз яктысы» (2005), «Летнее течение» (2008 (рус.)).

Поэмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Катлаулы заманның аерым үзенчәлекләрен һәм билгеләрен тирән һәм тәэсирле итеп ачып биргән поэмалары: «Авыл җаны», «Көй эзләү», «Йөрәк атым», «Базарлар», «Су хәтере», «Биш вакыт намаз».

Җырлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Көйгә салынган шигырьләре: «Сиңа гына язган хатлар» (Л. Батыр-Болгари музыкасы), «Кайда син, гармун?» (З. Хәйретдинов музыкасы), «Миләш» (З. Хәйретдинов музыкасы), «Исемеңне язган идем» (Р. Хәсәнов музыкасы), «Гомерләр узып бара» (М. Шәмсетдинова музыкасы), «Ай-һай, дөнья» (М. Шәмсетдинова музыкасы), «Чакыру» (Г. Мингалиев музыкасы), «Авыл карчыклары» (Р. Вәлиев музыкасы).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png «Харрас» чишмәсе фотосурәтләре.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мөслим районы Түреш авылында шагыйрь истәлегенә «Харрас» чишмәсе ачыла.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]