Мәсгут Имашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәсгут Имашев latin yazuında])
Мәсгут Имашев
Туган телдә исем Мәсгут Габдрахман улы Имашев
Туган 5 июль 1930(1930-07-05) (93 яшь)
Пермь өлкәсе, Барда районы, Каенавыл
Ватандашлыгы / ССРБРоссия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре композитор, мәдәният эшлеклесе, педагог

Мәсгут Имашев — күренекле татар композиторы, мәдәният эшлеклесе, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәсгут Имашев 1930 елның 5 июлендә Пермь өлкәсе Барда районының Каенавыл дигән авылында дөньяга килгән. Сабый чактан ук ятим калып, бабасы йортында тәрбияләнгән. Үсә төшкәч, Иске Чат, аннан туган авылында авыл Советы секретаре, соңрак клуб һәм уку йорты мөдире булган. Аннан соң язмыш аны Пермь шәһәренә алып килгән. Ул, ФЗО мәктәбен тәмамлап, Мотовилиха хәрби заводында тимерче-штамповщик булып, аннан соң Пермь хәрби-механика техникумын тәмамлап, икенче бер заводта мастер булып эшләгән.

1950 еллар ахырында Казаннан килгән артистлар аның талантын, көчле, матур тавышын күреп, Казанга укырга килергә тәкъдим итәләр. 1958 елда ул Казан консерваториясенең хәзерлек бүлегенә укырга керә һәм аны 1963 елда җырчы белгечлеге буенча тәмамлап чыга.

Мәсгут Имашев – күп кырлы шәхес. Ул драма артисты да, композитор да, мөгаллим да. Ул үз вакытында ул Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, аннары театр, эстрада сәнгате өчен белгечләр хәзерләүче, театр композиторы булды. Мәсгут Имашев Әлмәт музыка училищесын оештыручысы, аның беренче директоры булды. Казанның П.И. Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры директоры сыйфатында сәнгатькә хезмәт итте. Озак вакыт Казан театр училищесы белән җитәкчелек итә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкка Мәсгут Имашев композитор һәм җырчы буларак танылды, җырлары милләтебезнең рухи байлыгына әйләнде. Аның «Саубуллашу вальсы», «Кыр казлары артыннан», «Туй күлмәге», «Туган ягым каеннары», «Кукмара» кебек музыка әсәрләре татар җыр сәнгатенең алтын фондына керделәр. Аның «Саубуллашу вальсы», «Туган ягым каеннары», «Туй күлмәге», «Кыр казлары артыннан», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары тарихка кереп калдылар.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]