Эчтәлеккә күчү

Ринат Халитов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ринат Халитов latin yazuında])
Ринат Халитов
Туган телдә исем Ринат Арифулла улы Халитов
Туган 8 июнь 1957(1957-06-08) (67 яшь)
Чуаш АССР Канаш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия Россия
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре дирижер, мөгаллим

Ринат Халитов (Ринат Арифулла улы Халитов) — музыкант, дирижер, «Tatariсa» оркестрының сәнгать җитәкчесе, Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2001), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре (2010).

«Tatariсa» оркестры белән

1957 елның 8 июнендә Чуаш АССР Канаш шәһәрендә туган. Чабаксар музыка укуханәсен (1975 [1]), «баян» һәм «дирижерлык» белгечлеге буенча (Т.Х. Сөләйманов, С.М. Хәбибуллин классы) Казан дәүләт консерваториясен (1982), «халык уен кораллары оркестры дирижеры» белгечлеге буенча (А.В. Тихонов җитәкчелегендә , 1985), «опера-симфония дирижеры» белгечлеге буенча (Ф.Ш. Мансуров җитәкчелегендә, 2002) ассистентура-стажировка, мәшһүр дирижер Курт Мазурда мастер-класс (2004[2]) тәмамлаган.

1983 елдан Казан дәүләт консерваториясенең дирижерлык, ансамбль, оркестр классларында укыта, башкару факультетлары деканы (1987-1995), укыту-тәрбия буенча проректор (1996), опера-симфония дирижеры кафедрасы профессоры (2001).

1993 елда консерватория студентлары, аспирантлары, мөгаллимнәре катнашында «Tatariсa» оркестры оештыра. Оркестр репертуарында Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары халык көйләре, Латин Америкасы музыкасы, мөселман Көнчыгышының традицион һәм заманча музыкасы, Урта Идел буе халыклары (Чуашстан, Удмуртия, Мари Ил) музыкасы, Европа һәм рус классикасы (Штраус, Кальман, Хачатурян, Дунаевский) әсәрләре бар[3].

Оркестр 1995 елда халыкара конкурста (Кастельфидардо, Италия) — I урын, 1997 елда халыкара конкурста (Страсбург, Франция) – Гран-при, 1999 елда «Рухият» фонды премиясе, 2000 елда РФ президенты Грантына ия була.

Концерт эшчәнлеге

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Симфония дирижеры буларак, 60 тан артык концертта катнашкан. Уфа, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тубыл (2002), Сембер, Самар, Сарытау, Саранск, Әстерхан, Әлиста (2004) шәһәрләрендә, Һолландия, Алмания, Финляндия (2003), Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Беларус, Балтик буе илләрендә, Ырымбурда (2014[4]) чыгыш ясый.

Казан консерваторияенең опера студиясе спектакльләре — «Башмагым» (Әхмәт Фәйзи), «Хафизәләм иркәм» (Салих Сәйдәшев) музыкаль комедияләре, «Алтын Казан» (Эльмир Низамов) рок-операсы, «Раштуа алды төне» (Ночь перед Рождеством) (Елена Анисимова) опера-колядкасы белән, «Казан көзе» (Казанская осень) концертында (Петербург, 2014) дирижерлык итә [5].

Сәйдәшев фестиваль-бәйгесе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан дәүләт консерваториясе җирлегендә халыкара, бөтенрусия, регион дәрәҗәсендәге бәйгеләр, шул исәптән, 2004 елдан бирле һәр елны халык уен кораллары оркестларының С. Сәйдәшев исемендәге фестиваль-бәйгесен оештыра.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 1997 Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • 2000 РФ президенты Гранты.
  • 2010 РФ югары һөнәри мәгарифенең мактаулы хезмәткәре.
  1. Д. Хәкимова. «Һәрбер укытучы талантлы тырыш укучылар көтә». Сәхнә, 2014 ел, 6- сан.
  2. Э. Байназаров. «Рок музыкасын уйнаучылардан куркам». Ялкын, 2014 ел, 6– сан.