Tatarica (оркестр)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Tatarica (оркестр)
рәсем
Төп мәгълүмат
Барлыкка килгән

1993

Ил

{{Байрак/РусияFlag of Russia.svg Русия
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан}} [[РусияFlag of Russia.svg Русия
ТатарстанFlag of Tatarstan.svg Татарстан]]

Шәһәр

Казан

Tatariсa («Татарика» камера оркестры) — Казан дәүләт консерваториясенең татар сәнгате факультеты каршында эшләүче камера оркестры. Төркемдә консерватория студентлары, аспирантлары, мөгаллимнәре уйный.
Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — профессор Ринат Халитов.

Оркестр Ринат Халитов (у) белән

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Максаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар музыка сәнгатен, Татарстан композиторлары музыкасын пропагандалау.

Үзенчәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Tatariсa» оркестры, халык уен кораллары оркестрыннан, составында симфоник оркестр уен кораллары (флейта, кларнет, виолончель, контрабас, бәрмә уен кораллары) булуы белән аерылып тора. Ике төрле уен кораллары кушылуы «Tatariсa» оркестрының кабатланмас яңгырашын тудыра.
  • Оркестр коллективы беркайчан да картаймый, чөнки ул консерватория студентларыннан тора: кемдер тәмамлый, кемдер укырга керә. Бу күренеш тә оркестрга башка иҗат коллективлары алдында өстенлек бирә.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр репертуарында Казан, Әстерхан, Себер, Кырым татарлары халык көйләре, Латин Америкасы музыкасы, мөселман Көнчыгышының традицион һәм заманча музыкасы, Урта Идел буе (Чуашстан, Удмуртия, Марий-Эл) музыкасы, Аурупа һәм рус классикасы (Штраус, Кальман, Хачатурян, Дунаевский) әсәрләре дә бар[1]. Коллектив формалашып кына килгәндә, Ринат Вәлиев оркестр өчен «Зәлидә» җыры темасына вариацияләр, «Халык моңнары» пьесасын яза. Татар халык җырларын эшкәртүләрне, вариацияләрне, «Tatariсa»га багышлап, Рөстәм Кашапов, Зөфәр Хәйруллин яза. Татар сәнгате факультетында укучылар җыйган фольклор материалын оркестр музыкантлары (мәсәлән, Ильяс Камалов, Рөстәм Рәхмәтуллин, Альберт Шәрәфетдинов) эшкәртеп башкарган әсәрләр, аранжировкалар да оркестр иҗатында зур урын алып тора.

  • «Башмагым» музыкаль комедиясе (Әхмәт Фәйзи) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Хафизәләм иркәм» музыкаль комедиясе (Салих Сәйдәшев) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Алтын Казан» (Эльмир Низамов) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Ночь перед Рождеством» (Туым алды төне) опера-колядкасы (Елена Анисимова) Казан консерваториясенең опера студиясе белән бергә
  • «Казан көзе» (Казанская осень) концерты (Санкт-Петербург, 2014).

Оркестрның 20 аудиоязмасы «Татарстан» ДТРК фондына алынган.

Гастрольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оркестр концертлар белән Һолландия, Алмания, Финляндия (2003), Төркия, Казакъстан, Үзбәкстан, Балтик буе илләрендә чыгыш ясый.

Русия мәдәнияте федераль программасы кысаларында Уралда һәм Көнбатыш Себердә (Уфа, Ижау, Пермь, Екатеринбург, Төмән, Тубыл, 2002), Урта һәм Түбән Идел буе шәһәрләрендә (Сембер, Самара, Сарытау, Саранск, Әстерхан, Элиста, 2004), IV халыкара «Санкт-Петербург камера оркестрлары» фестивалендә (2005 [2]); Белоруссия, Латвия, Литва башкалаларында (2007), Ырымбурда (2014[3]) чыгыш ясый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Д. Хәкимова. Һәрбер укытучы таланлы тырыш укучылар көтә. Сәхнә, 2014 ел, 6- сан.
  2. Э. Байназаров. Рок музыкасын уйнаучылардан куркам. Ялкын, 2014 ел, 6 – сан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]