Рубин Абдуллин
Рубин Абдуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Рубин Кәбир улы Абдуллин |
Туган | 19 август 1950 (74 яшь) Мари АССР Йошкар-Ола |
Милләт | татар (кырымтатар) |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | музыкант, ректор |
Җефет | Әлфия Борнашева |
Балалар | улы Искәндәр (1975) |
Ата-ана | |
Бүләк һәм премияләре | Муса Җәлил премиясе (1988) РФ дәүләт премиясе (2000) ![]() ![]() ![]() |
Рубин Абдуллин, Рубин Кәбир улы Абдуллин (1950 елның 19 августы, СССР, РСФСР, Йошкар-Ола) — музыкант (оргáн), Казан дәүләт консерваториясе ректоры (1988―2021), ТР (1992) һәм РФ (2007) халык артисты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе (1997), Муса Җәлил исемендәге (1988) һәм РФ дәүләт (2000) премияләре лауреаты. Халыкара музыка әһелләре берлеге әгъзасы. РФ органчылар берлеге рәисе. Профессор (1992). Казан консерваторисенең шәрәфле профессоры (2021).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1950 елның 19 августында Мари АССР Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Әтисе Кәбир Абдуллин — элемтә техникумы укытучысы, әнисе Саре Нури — икътисад фәннәре докторы, РФ атказанган фән эшлеклесе, Казан финанс-икътисад институты профессоры. Әнисе ягыннан карт бабасы Гази Хәбибулла (1864-1929) — Массандраның баш виноград үстерүчесе, граф Воронцов утары (Алупка шәһәре) идарәчесе булган.
«Фортепиано» белгечлеге буенча Казан дәүләт консерваториясен (профессор Э.А. Монасзон сыйныфы) (1973), «Оргáн» белгечлеге буенча Ленинград дәүләт консерваториясен (профессор Н.И. Оксентян сыйныфы) (1974), Мәскәү дәүләт консерваториясендә аспирантураны (Л.И.Ройзман курсы) (1979) тәмамлаган[1] .
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1969 ― Казан дәүләт консерваториясе (КДК) хезмәткәре.
- 1969-1973 ― концертмейстер.
- 1973-1975 ― КДК махсус фортепиано кафедрасы укытучысы.
- 1975-1979 ― махсус фортепиано кафедрасы өлкән укытучысы.
- 1979-1992 ― махсус фортепиано кафедрасы доценты.
- 1992-1998 ― махсус фортепиано һәм оргáн кафедрасы профессоры.
- 1988―2021 ― Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия) ректоры.
- 1998 ― КДК оргáн, клавесин һәм арфа кафедрасы мөдире[2]
- 2021 ― КДК ректоры киңәшчесе[3].
Иҗаты
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]XX гасырда оргáн өчен язылган әсәрләрне, шул исәптән Татарстан композиторлары Шамил Шәрифуллин, А. Миргородский, Рәшит Кәлимуллин әсәрләрен беренче башкаручы. М. Мусоргскийның «Картинки с выставки», Нәҗип Җиһановның 5 нче симфониясеннән Largo, Фасил Әхмәтовның «Хәтер» әсәрләрен оргáн өчен үзгәртеп язган.
«Татарстан — Яңа Гасыр» ДТРК сендә 200 язмасы саклана. РФнең барлык оргáн үзәкләрендә, чит илләрдә (Бөекбритания, Алмания, Испания, Италия, Латвия, Литва, Франция, Швейцария, Швеция, Эстония, АКШ һ. б.) чыгыш ясый.
Шәкертләре арасында — С. Бережная, Л. Камелина, А. Титов, Д. Зарецкий, Л. Лабзина, Е. Базова, Е. Бурундуковская, Д. Мееркова.
Казан консерваториясе катнашында халыкара, республикакүләм башкаручылар бәйгеләрен оештыручы.
Музыка сәнгате мәсьәләләре буенча мәкаләләр авторы, оргáн һәм фортепиано өчен әсәрләр җыентыкларын төзүче («Советский композитор» нәшрияты), Татарстан композиторларының оргáн өчен әсәрләре җыентыклары мөхәррире.
- 1968 беренче ялгыз концерты
- 1970 Натан Рахлин белән берлектәге концерт
- 1974 беренче оргáн концерты
Дискография
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- К. Сен-Санс. Оргáн һәм оркестр өчен до минор симфониясе. Дирижер Фуат Мансуров. Казан, 1997 (CD).
- И. С. Бах. Klavierubung. III кисәк. Екатеринбург, 2000 (CD).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1992 ― ТР халык артисты
- 2007 ― РФ халык артисты
- 1997 ― РФ атказанган сәнгать эшлеклесе
- 1988 ― Муса Җәлил премиясе
- 2000 ― РФ дәүләт премиясе (иҗат төркеме эчендә) — Салих Сәйдәшев исемендәге Казан дәүләт Зур концерт залын төзегән өчен[4].
- «Россия халыклары мирасына керткән өлеше өчен» медале
- «Бәллүр пирамида» хәйрия фонды премиясе
- 2021 ― Казан консерваториясенең шәрәфле профессоры[3]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мариинский театры сайтында
- ↑ Кафедра органа, клавесина и арфы. Абдуллин Рубин Кабирович. 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. Сайт КГК
- ↑ 3,0 3,1 В Казанской консерватории представили нового ректора. 2021 елның 13 июнь көнендә архивланган. Сайт КГК, 4.06.2021(рус.)
- ↑ Казан консерваториясе сайтында, archived from the original on 2018-02-03, retrieved 2016-01-27
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Р.К. Абдуллин «Чиксез татарлар» сайтында 2021 елның 7 май көнендә архивланган.
- Рубин Абдуллин: «Музыкаль белеме булу кешене бәхетле итә»
- Р. Абдуллин (оргáн) И.С. Бахны уйный (видео, 7 мин.)
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элгәре: Нәҗип Җиһанов (1945―1988) |
Казан дәүләт консерваториясе ректоры 1988—2021 |
Аннары: Вадим Дулат-Алиев |
- 19 август көнне туганнар
- 1950 елда туганнар
- Әлифба буенча шәхесләр
- Йошкар-Олада туганнар
- Музыкантлар
- Органчылар
- Татарстанның халык артистлары
- Россиянең халык артистлары
- Россиянең атказанган сәнгать эшлеклеләре
- РФ дәүләт премиясе лауреатлары
- Казан консерваториясен тәмамлаучылар
- Санкт-Петербург консерваториясен тәмамлаучылар
- Ректорлар
- Вуз укытучылары
- Профессорлар
- Казан оешмалары җитәкчеләре
- Казан дәүләт консерваториясе укытучылары