Илдар Абдразаков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Илдар Абдразаков latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Илдар Абдразаков
И.Абдразаков.jpg
Туган телдә исем Илдар Әмир улы Абдразаков
Туган 26 сентябрь 1976(1976-09-26) (42 яшь)
Уфа
Ватандашлыгы ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
РусияFlag of Russia.svg Русия
Әлма-матер Өфә дәүләт сәнгать институты
Һөнәре опера артисты
Балалар кызлары Эльвира, Рианна, Александра
улы Владимир-Әмир
Ата-ана
Кардәшләр Әскар Габдерәззакыв
Бүләк һәм мөкәфәтләре «Грэмми» (2013)
«Алтын битлек» премиясе (2013)
Casta diva (2016)
«BraVo» премиясе (2018) Салават Юлаев ордены (2018)
Сайт http://ildarabdrazakov.com/

Commons-logo.svg Илдар Абдразаков Викиҗыентыкта

Илдар Абдразаков (Илдар Әмир улы Абдразаков, баш. Илдар Әмир улы Абдразаҡов) — җырчы (бас). Башкортстанның (2011) һәм Татарстанның (2013) халык артисты. «Грэмми» (2011), «Алтын битлек» (2013), «Casta diva» (2016), «BraVo» (2018) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1976 елның 26 сентябрендә Уфада туган. Уфа сәнгать институтын (М. Мортазина сыйныфы) тәмамлый (2000).

  • 1994 Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында.
  • 1998 «Мария театры»нда (Питырбур) дебюты — Фигаро («Фигаро туе», В. А. Моцарт).
  • 2000 «Мария театры»ның төп труппасына кабул ителә.
  • 2001 «Ла Скала» театрында дебюты — Родольфо («Сомнамбула» В. Беллини).
  • 2004 «Метрополитен-опера»дагы дебюты — Мостафа («Итальянка Алжирда» Дж. Россини).

Дөньяның әйдәүче опера театрларында чыгыш ясый: «Лисео» (Барселона), «Театро Филармонико» (Верона, Италия), «Массимо» (Палермо, Италия), «Ковент Гарден», «Опера Бастиль», Вена операсы, Вашингтон операсы.[1]

Татарстанда Ф. Шаляпин исемендәге опера фестивалендә, «Рахлин сезоннары» халыкара фесивалендә катнаша.

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Аттила ролендә
  • Сураман — «Салават Юлаев» (дебют, 1995);
  • Сурин — «Пики дамасы» (рус. «Пиковая дама») П. И. Чайковский (дебют, 1996);
  • Кыш бабай — «Кар кызы» (рус. «Снегурочка»);
  • Варяг кунагы — «Садко» Н. Римский-Корсаков;
  • Досифей — «Хованщина» М. Мусоргский;
  • Оровезо — «Норма» В. Беллини;
  • Дон Жуан, Лепорелло — «Дон Жуан»;
  • Гульельмо — «Бар да шулай эшли» (рус. «Так поступают все»);
  • Базилио — «Севилья чәчтарашы» (рус. «Севильский цирюльник») В. А. Моцарт;
  • Сәлим — «Төрек Италияда»,;
  • Моисей — «Моисей һәм фиргавен»;
  • Ассур — «Семирамида»;
  • Мөхәммәт II — «Коринф чолганышы » Дж. Россини;
  • Аттила — «Аттила»;
  • Банко — «Макбет»;
  • Гуардиано, Маркиз ди Калатрава — «Язмыш көче» (рус. «Сила судьбы»);
  • Дон де Сильва — «Эрнани»;
  • Оберто — «Оберто, граф ди Сан-Бонифачо»;
  • Монтероне — «Риголетто»;
  • Феррандо — «Трубадур»;
  • Фараон, Рамфис — «Аида» Дж. Верди;
  • Мефистофель — «Мефистофель» А. Бойто;
  • Мефистофель — «Фауст» Ш. Гуно;
  • Мефистофель — «Фаустны гаепләү» Г. Берлиоз;
  • Эскамильо — «Кармен» Ж. Бизе;
  • Раймонд — «Лючия ди Ламмермур» Г. Доницетти.

«Алтын битлек» премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2013 — Э. Т. Гофман әсәре нигезендә «Мария театры»нда (Питырбур) куелган «Гофман әкиятләре» операсында (Жак Оффенбах партитурасы, режиссер Василий Бархатов) башкарган партияләре өчен «Иң яхшы уйналган ир-ат роле» номинациясендә «Алтын битлек» премиясе бирелә.

Casta diva премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2016 «Casta Diva» РФ милли опера премиясе — Мефистофель («Фауст» Ш. Гуно, Зальцбург фестивалендә); Филипп II («Дон Карлос» Дж. Верди, Мәскәүнең Зур театрында); Линдорф, Коппелиус, Дапетутто, Миракль («Һоффман әкиятләре», Ж. Оффенбах, Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге музыка театрында) партияләре өчен[2][3].

«BraVo» премиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның март аенда «Иң яхшы классик ир-ат вокалы» номинациясендә Беренче халыкара «BraVo» һөнәри музыка премиясе (Мәскәү, Зур театр) җиңүчесе булды[4].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

улы Владимир-Әмир

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I хатыны — Ольга Трофимова. Кызлары Эльвира (25.11.2001).
II хатыны — Ольга Бородина. Уллары Владимир-Әмир (14.01.2003)[7].
III хатыны — Марика Гвилава. Кызлары Рианна (13.09.2016), Александра (02.09.2017)).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]