Касыйм Шамил

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Касыйм Шамил latin yazuında])
Касыйм Шамил
Туган телдә исем Касыйм Шамил улы Шамилов
Туган 11 сентябрь 1892(1892-09-11)
Әлмәт
Үлгән 1981(1981)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе
Һөнәре актер, режиссер

Касыйм Шамил, Касыйм Шамил улы Шамилов (1892-1981) — татар театрына нигез салучыларның берсе. Әстерхан театрының (1933 елга кадәр), Казан татар яшьләр театрының (1933-1934) баш режиссеры. Татарстан АССР халык артисты (1940).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Зәйни Солтан (с), Габдулла Кариев, Касыйм Шамил, Ибраһим Кулиев

1892 елның 30 августында (11 сентябрьдә) Әлмәт авылында туган.

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1909 елда «Сәйяр» труппасында эшли башлый. 1913 елда «Нур» труппасына күчә. Ватандашлар сугышы елларында фронт бригадаларында һәм Казанның «Аң» труппасында эшли.

1920 еллар башыннан «Бишбалта», «Елга аръягы», Татар яшьләре театрында артист һәм режиссер була. Татар театр техникумында укыта. Мамадышта «Сабанчы» труппасын җитәкли, Уфада, аннары Казанда Татар академия театрында эшли. 1920 еллар ахырыннан 1933 елга кадәр Әстерхан татар театрының баш режиссеры, 1933-1934 елларда Казан татар яшьләр театрынынң баш режиссеры. 1934 елдан Камал театрында[1] .

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

К. Шамил төрле образлар, бигрәк тә тискәре образлар, иҗат итә. Тышкы кыяфәткә, хәрәкәтләргә игътибар биреп, төрле вак детальләр аша рольнең эчке халәтен оста ачып бирүче актер.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Матбугатта чыккан хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шамил К. Тукай һәм татар театры. «Габдулла Тукай», 1948, 103 б.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1940 Татарстан АССР халык артисты.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
  2. Мәхмүтов, Һ., Илялова, И., Гыйззәт, Б. Октябрьгә кадәрге татар театры: очерклар.- Казан: ТКН, 1988.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]