Зөләйха Богданова
Внешний вид
Зөләйха Богданова | |
---|---|
Туган телдә исем | Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова |
Туган | 18 сентябрь 1886 Орнашбаш, Олы Мәңгәр вулысы, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 1950 Буа, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ![]() ![]() ![]() |
Һөнәре | актриса |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Зөләйха Богданова, Зөләйха Гыйззәтулла кызы Богданова (вариант: Багданова[1]), рус. Богданова Зулейха Гиззатулловна (1886, Казан губернасы Казан өязе Орнашбаш авылы -1950, Буа) — татар театрының беренче артисткаларыннан. Буа татар театры җитәкчесе (1926-1947). Хезмәт Батыры (1926).
Тәрҗемәи хәле
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1886 елның 18 сентябренда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Арча районы) Орнашбаш авылында туган.
Хезмәт юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1909 елда Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппасында спектакльләрдә катнаша башлый.
- 1912 елда Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская җитәкләгән «Нур» труппасына күчә.
- Ватандашлар сугышы елларында фронт театр труппаларында уйный.
- 1920 елдан Уфада Үрнәк татар-башкорт театрында (хәзерге Гафури театры) эшли.
- 1922-1924 елларда Казанда Беренче үрнәк театрда (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры) хезмәт итә.
- 1924 елдан Габдулла Кариев исемендәге Буа татар театрында уйный. 1926-1947 елларда, театрга нигез салучы һәм беренче җитәкчесе Барый Тарханов Казанга киткәннән башлап, Буа театрының (Буа колхоз-совхоз театры) сәнгать җитәкчесе һәм директоры. Буа театры ябылгач (1949), Буа районы мәдәният йортында үзешчән театр җитәкчесе.
Уйнаган рольләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Характерлы образларны да, көлкеле образларны да, драматик рольләрне дә бердәй оста башкаручы актриса. Чит ил һәм рус классикасында җитди образларны уйный.
«Сәйяр» труппасында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Гайни — «Бәхетсез егет» Галиәсгар Камал
- Факиһә — «Беренче театр» Галиәсгар Камал
- Мәгълүфә — «Фахишә» Галиәсгар Камал
«Нур» труппасында
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Нәзифә — «Саран Хәмит» (Ж.-Б. Мольер пьесасы буенча)
- Пешекче хатын — «Хуҗа һәм приказчик» Идрис Богданов
- Гөлҗамал — «Ир туганнары» Галиәсгар Камал
- Сәлимә — «Тигезсезләр» Фатих Әмирхан
- Кабаниха — «Яшенле яңгыр» А.Н. Островский
- Галчиха- «Гаепсездән гаеплеләр» А.Н. Островский
- Квашня — «Тормыш төбендә» Максим Горький
- Мәгълүфә — «Кызганыч» Мирхәйдәр Фәйзи
- Бәдигыльҗамал — «Каениш» Галиәсгар Камал
- Леди Мильфорт, фрау Миллер — «Мәкер вә мәхәббәт» Ф. Шиллер һ. Б
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1926 Хезмәт Батыры
Чыганаклар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
- Татарская энциклопедия. Казань, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-2014.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988.
- И. Илялова. Г. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1996. ISBN 5-298-00708-2
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Г. Камал театры артистлары
- З.Г.Богданова Милләттәшләр сайтында
- З.Г. Богданова (Багданова) Татар иле мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2015-12-30