Габдулла Камал

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Камал I
Габдулла Камал
Камал I.JPG
Туган телдә исем Габдулла Галиәкбәр улы Камалетдинов
Туган 1 ноябрь 1893(1893-11-01)
Казан губернасы, Казан шәһәре
Үлгән 1933(1933)
Казан, Татарстан АССР, РСФСР
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре театр эшлеклесе
Җефет I Фатыйма Камалова (1903-1974)
II Фатыйма
Балалар кызы Гәүһәр (1922-1990)
Ата-ана
  • Галиәкбәр Камалетдин улы (1849-1921)[1] (әти)
  • Мәүгыйзә Хафизулла кызы (1844-1936) (әни)

Габдулла Камал, сәхнә псевдонимы Камал I, тулы исеме Габдулла Галиәкбәр улы Камалетдинов, рус. Камалетдинов Габдулла Галиакберович (Камал I)татар режиссеры, актер, татар драматургиясе һәм театрына нигез салучыларның берсе. Татар драматургы Галиәсгар Камалның бертуган энесе, татар сәхнәсе артистлары — Камал II, Зәйнәп Камалованың бертуган абыйсы, Гәүһәр Камалованың әтисе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Камал 1893 елның 20 октябренда (1 ноябрьдә) Казанда туа. Кече яшьтән үк байларда хезмәт итә. 17 яшендә инде Габдулла приказчик була. 1910 елда Казанда «Шәрык клубы» ачыла. Шунда режиссер булып эшләүче Галиәсгар Камал энесе Габдулланы да театрда уйнарга җәлеп итә. Шулай итеп, читек-кәвеш кибете приказчигы 17 яшендә сәхнәгә чыга һәм бер-ике елдан профессиональ артист булып китә.

1912 елдан «Сәйяр» труппасында Габдулла Кариев кул астында 8 ел эшләп чыныгу алган Габдулла Камал үзенең иҗатын төрле шәһәрләрдә дәвам иттерә. 1918 елда Газиз Айдарский белән Буа театрында (хәзерге Буа дәүләт драма театры) бер сезон эшли. Ташкент шәһәрендә үзе татар театры оештыра, үзбәк халкының театр сәнгатенә юл яра, таҗик, төрекмән театрларына да булыша. Новосибирск, Әстерхан, Ырынбур, Царицын шәһәрләре театрларында да хезмәт куя. Татарстан АССР хөкүмәте чакыруы буенча Камал I, 1931 елда Казанга кайтып, радиодрама коллективының баш режиссеры була һәм гомеренең соңгы көненә кадәр шунда эшли.

1933 елда вафат.

Уйнаган рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Идрис — «Ачлык кушты» (Я. Вәли)
  • Дикой — «Яшенле яңгыр» (А. Островский)
  • Осип — «Ревизор» (Н. Гоголь)
  • Константин — «Ванюшин балалары» (С. Найденов)
  • Хөсәен — «Надир шаһ» (Н. Нариманов)
  • Ильяс — «Беренче чәчәкләр» (К. Тинчурин)
  • Әлмансур — «Әлмансур» (Һ. Һейне)
  • Исмәгыйль — «Галиябану» (М. Фәйзи)
  • Президент — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер) һ.б.

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Җинаятьче гаиләсе» (П. Джакометти)
  • «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф. Шиллер)
  • «Комарбазның хәяте» (В. Дюканж)
  • «Фәрхад вә Ширин» (Хөршид)
  • «Өйләнү» (Н. Гоголь)
  • «Канлы урман» (А. Каушутов) һ.б.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

I хатыны Фатыйма Камалова (1903-1974), РСФСР атказанган (1957), ТАССР халык артисты.

II хатыны Фатыйма

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]