Оренбург дәүләт татар драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Оренбург дәүләт татар драма театры latin yazuında])
Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге
Оренбург дәүләт
татар драма театры

Театр бинасы
Элеккеге исемнәр Оренбург өлкәсе татар колхоз-совхоз театры
Оренбург филармониясе каршында татар драма коллективы
Адрес 460000 Совет урамы, 52
Оренбург, РФ
Төзелеш
Ачылган 1925
Ябылган 1949
Яңадан ачылган 1990
Директор Ринат Ишмөхәммәтов
Сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абдуллаев

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры (рус. Оренбургский государственный татарский драматический театр имени Мирхайдара Файзи) — Оренбург шәһәрендәге татар драма театры. 1925 елдан — һөнәри татар театр труппасы. 1928 елдан — Ырынбур (1938—1957 елларда Чкалов) өлкәсе татар колхоз-совхоз театры. 1950 елдан — Ырынбур филармониясе каршында татар драма коллективы. 1990 елда Оренбург дәүләт татар драма театры буларак яңадан оешкан. 1991 елда театрга Мирхәйдәр Фәйзи исеме бирелә.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оренбургта беренче татар театр төркеме 1905 елда эшли башлаган. Аны Ильяс Кудашев-Ашказарский җитәкли. 19251946 елларда Оренбург колхоз-совхоз күчмә театры эшләп килә. 1949 елдан 1980-елларга хәтле В. Фатыйхов җитәкчелегендә Оренбург филармониясе карамагындагы татар драма коллективы эшли. 1990 елда Р. Абдуллаев профессиональ Оренбург дәүләт татар драма театрын яңадан оештыра.

Адрес[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оренбург ш., Советлар ур., 52.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]