Татар дәүләт драма һәм комедия театры
| Татар дәүләт драма һәм комедия театры | |
|---|---|
| Тармак | театр |
| Нигезләнү датасы | 6 ноябрь 1933 |
| ... хөрмәтенә аталган | Кәрим Тинчурин[1] |
| Җитәкче | Фәнис Мөсәгыйтов |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Казан |
| Урам | Максим Горький урамы |
| Урын | Горький урамы, 13 |
| Әүвәлгесе | Республика татар күчмә театры[1] |
| Режиссер | Туфан Имаметдинов |
| Адрес | Казань, ул. Максима Горького, д. 13 |
| Рәсми веб-сайт | tinchurinteatr.ru |
| Нинди веб-биттә тасвирланган | theatre-museum.ru/theater/18814 |
| Оешма хезмәткәрләре өчен төркем | Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры |
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры (рус. Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина, ингл. Karim Tinchurin State Tatar Drama and Comedy Theatre) — Казандагы татар театры. 1988 елга кадәр Күчмә театры буларак билгеле.
Театр тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төп мәкалә: Республика татар күчмә театры
Беренче спектакль 1933 елның 6 ноябрендә Питрәч районының Шәле авылында уйнала (Кәрим Тинчурин һәм Кави Нәҗминең «Булат бабай семьясы» комедиясе). Шул көннән башлап коллективның өзлексез гастроль юлы башлана. Бу вакытта Академия театрының күренекле артистлары З. Закиров, Г. Болгарская, Х. Исмәгыйлов, А. Яһүдин, М. Рәхмәтуллина, Г. Гыйматов һ.б. кебек татар сәнгатендә матур эз калдырган шәхесләр эшли башлый. Әлеге чорның репертуарына күз салсак түбәндәге спектакльләрне күрәбез: Ф. Сәйфи-Казанлы «Зәңгәр алан» (Реж. Г. Ильясов), К. Тинчурин, К. Нәҗми «Булат бабай семьясы» (Реж. Г. Ильясов), А. Зөлкәрнай — «Дала йөрәге» (Реж. М. Илдар), М. Илдар — «Ике система».
- Бөек Ватан сугышы елларында (1942 елның октябреннән 1944 елның октябренә кадәр) Буа шәһәрендә Татар академия театры филиалы буларак эшли. Соңыннан Республика татар күчмә театры статусы ала. Театрның сәнгать җитәкчесе — Ә.Г. Мәҗитов, труппада артистлар — А. Әхмәтҗанова, Б.Д. Галиуллина, Г.М. Гыйматов, Х. Исмәгыйлов, З.Г. Камалова, С. Сәгыйтова, М. Рәхмәтуллина, С. Хөснетдинова һ.б. эшли. 1944 елда Күчмә театр Казанга күчерелә[2]. Казан Кирмәнендә Спас манарасында урнаша.
- 1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була. 2005-2010 елларда озакка сузылган ремонт эшләре аркасында тагын бинасыз кала. 2010 елның 14 май көнне театр бинасы реставрациясеннән соң театр үз йортына кайтты[3].
- 1988 елда театрга Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
- 2025 елның 4 сентябрендә театр Горький урамындагы бинасында соңгы премьерасын ― Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган «Йөрәккә дә ремонт кирәк!..» спектакле премьерасын чыгарган. Спектакльне Зиннур Сөләйманов рәссам Лилия Сөләйманова, композитор Васил Гафаров, ут куючы рәссам Илдар Шакиров белән бергә чыгарган. Рольләрдә ― Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар, Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Әдилә Хәсәнова, Камилә Шакирова һәм Зөфәр Харисов (Ренат Шәмсетдинов)[4].
- Иске бинада (Горький урамы) 19 октябрьгә кадәр спектакльләр куела.
- 2025 елның 19 октябрендә иске бинада (Горький урамы) труппа соңгы спектаклен ― «Яратам! Бетте-китте» комедиясен (авторы ― Актаныштан укытучы Ләйсән Әминова, спектакльнең режиссеры – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов[5]) күрсәткән[6].
- Яңа бинада (Татарстан урамы) 22 октябрьдә беренче спектакль ― «Хыял артыннан» спектакле куела[7].
Биналар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Иске бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1986 елда Камал театры яңа бинага күченгәч, аңардан калган Горький урамындагы бинага хуҗа була.
Яңа бина
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2025 елның көзеннән Татарстан урамы 1нче йорт адресы буенча урнашкан бинага (Камал театрының элекке бинасы) күчә[8].
Бүләкләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]«Тантана» премиясе лауреаты.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Шәхесләр:Тинчурин театры.
Директорлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1984―2002 ― Роберт Әбелмәмбәтов (1942―2002), ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1988).
Режиссерлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Шулай ук карагыз: Төркем:Тинчурин театры режиссерлары.
- 1933―1937 елларда — Г. Ильясов,
- 1937―1946 — Ә. Мәҗитов
- 1946―1948 — Г. Йосыпов
- 1948―1949 — С. Вәлиев
- 1950―1956 — С. Вәлиев-Сульва
- 1956―1962 — К. Тумашева
- 1963―1985 — Р. Тумашев
- 1971―1975 — Рәфкать Бикчәнтәев
- 1985―1988 — Рабит Батулла
- 1988―1991 — Дамир Сираҗиев
- 1991―2019 — Рәшит Заһидуллин[9][10]
- 2019 елдан — ике ел театр баш режиссерсыз эшли[11]
- 2021 елдан ― Туфан Имаметдинов[11]
- 2025 елдан ― Айдар Җаббаров[12].
Танылган хезмәткәрләр (автоматик исемлек)
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ «Татар иле» мәгълүмати-ресурслы татар социаль челтәрендә, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2015-12-27
- ↑ Тинчурин үз йортына кайтты
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Тинчурин театры Горький урамындагы бинасында соңгы премьерасын чыгара. Татар-информ, 4.09.2025
- ↑ Адилә Илалова. “Яратам! Бетте-китте!” комедиясе елатты. Шәһри Казан, 14.04.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Тинчурин театры яңа сәхнәгә күченер алдыннан тарихи сәхнәсе белән хушлашты. Татар-информ, 20.10.2025
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Тинчурин театры директоры Камал театры бинасында беренче спектакль куелу көнен әйтте. Татар-информ, 10.09.2025
- ↑ Гөлүзә Ибраһимова. Тинчурин театры Камал театрының Татарстан урамындагы бинасына күчә. Татар-информ, 25.07.2025
- ↑ Рәшит Заһидуллин Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан китәргә мөмкин. 2019 елның 3 сентябрь көнендә архивланган Татар-информ, 2.09.2019
- ↑ Рәшит Заһидуллин: "Театрдан коллективны яклаганга китәм". Азатлык радиосы, 03.09.2019
- 1 2 Туфан Имаметдинов Тинчурин театрының баш режиссеры булачак. Азатлык радиосы, 22.08.2021
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Баш режиссер Айдар Җаббаров Тинчурин театрының яңа сезон репертуарын игълан итте. Татар-информ, 14.08.2025
