«Мастеровые» рус драма театры

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Мастеровые» рус драма театры latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Мастеровые»
рус драма театры
Русский драматический
театр «Мастеровые»
Нигезләнү елы 1975
Җитәкче Денис Хөснияров
Адрес Татарстан,
Яр Чаллы
академик Рубаненко
бульвары, 7 (3/18)
Сайт http://russdramteatr.ru/
Театр бинасы

«Мастеровые» рус драма театры, рус. Русский драматический театр «Мастеровые»Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче дәүләт театры, муниципаль мөхтәриятле мәдәният оешмасы. Спектакльләрен рус телендә уйный.
Баш режиссер (2015 елдан) — Денис Хөснияров.
Баш рәссам — Елена Сорочайкина, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2001).
Театр директоры — Армандо Диамантэ.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1970 еллар башында Чаллыда берничә үзешчән рус драма түгәрәге эшләп килә: «Лицедеи» (реж. Мищенко Н.М.), «Грэй» (реж. Куликова В.Н.), «Ника» (реж. Пархоменко Н.Ф.), «Мастеровые» (реж. Ю.М. Колесников).

1975 елның 8 маенда КамАЗның двигательләр заводы шефлыкка алган Яр Чаллының 19нчы мәктәбе базасында Мәскәү дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган Юрий Колесников (?-1997) сугышта катнашкан шагыйрьләрнең әсәрләренә нигезләнеп, «Сугышта өтелгән юллар» спектаклен куя. Уйнаучылар барысы да яшь эшчеләр булганга, яңа оешкан театр студиясенең исеме дә «Мастеровые» (тат. Һөнәрчеләр) дип куела.

1976 елда «КамАЗ ритмнары» вокаль-инструменталь ансамбле (җитәкчесе К. Солдаткин) белән берлектә «Кеше» дигән музыкаль-шигъри тамаша әзерләнеп, КамАЗ заводларында күрсәтелә.

1978 елда шагыйрьләр Франсуа Вийон, Андрей Вознесенский, Евгений Евтушенко, Шандор Петефи әсәрләренә нигезләнеп, «Мәхәббәт турында диалоглар» шигъри спектакле, Александр Вампиловның «Провинциаль анекдотлар» пьесасы буенча спектакль әзерләнә.

1982 елдан театр студиясе КамАЗның мәдәният сараенда эшли. Александр Володинның «Ике ук» пьесасы куела. Режиссерлар булып Сергей Сочкин, Елена Некляева, Анатолий Яковлев, Юрий Быков эшли.

1993 елда КамАЗның двигательләр заводында янгын чыгу сәбәпле, театрны финанслау туктатыла.
«Ника» яшьләр театры, «Грэй», «Лицедеи» театр-студияләре эшчәнлеген туктата. Шәһәрдә рус драма театры сакланырга тиеш дип санаган «Мастеровые» коллективы тулай торакка күченеп, 75 кешелек зал һәм кечкенә сәхнә корып, эшләвен дәвам итә. Театрны 20 ел җитәкләгән беренче режиссеры вафат булгач, аны Анатолий Яковлев алмаштыра.

1990 еллар башында Питырбур һәм Казан мәдәният һәм сәнгать академияләренә махсус Чаллы театры өчен ике курс студентлар кабул ителә[1]. Театрда хәзер алар — төп көч.

2004 елда Яр Чаллы мэры Илдар Халиков театрга (Мольерның «Скапен хәйләсе» пьесасы буенча куелган спектакльгә) «химаячеләр десанты» оештыра. Шуннан кергән акчага Владимир Набоков пьесасы буенча «Вакыйга» спектакле куела.

2005 елда театр шәһәр үзәгенә, академик Рубаненко бульварындагы үзгәртеп корылган Интерклуб бинасына күченә. Спектакльләр 120 урынлы залда атнага өч көн — җомга, шимбә, якшәмбе[2] уйнала башлый. Сәнгать җитәкчесе итеп ГИТИС тәмамлаган В.Н. Ярюхин чакырыла.

Театр халыкара «Нәүрүз» театр форумында (Казан) катнаша (2012, 2014). Казанда, Алабугада, Әлмәттә гастрольләре була.

Сәнгать җитәкчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Куйган спектакльләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Өйләнү» (Н.В. Гоголь)
  • «Геростратны онытырга» (Г. Горин)
  • «Бик гади вакыйга» (М. Ладо)
  • «Скапен хәйләсе» (Ж.Б. Мольер)
  • «Цилиндр» (Э. де Филиппе)
  • «Күңелле Роджер» (Д. Сәлимҗанов)
  • «Бөкреле ат» (П. Ершов)
  • «Кар патшабикәсе» (Е. Шварц)
  • «Түзем аккургаш солдатчык» (Г.Х. Андерсен)
  • «Щелкунчик» (Э.А. Гофман)
  • «Васса» (М. Горький) — режиссёр Пётр Шерешевский (Питырбур)
  • «Көлбикә» (Е. Шварц) — режиссёр Георгий Цнобиладзе (Питырбур)
  • «Кыргый» (А. Касон) - режиссёр Андрей Гаврюшкин (Питырбур)
  • «Көзге моңсулык» (Н. Некрасов) — режиссёр Юрий Николаенко (Мәскәү)
  • «Карл һәм Анна» (Л. Франк) һ.б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2011 Россия һәм чит ил рус театрларының халыкара «Дуслык күпере» фестивале (Йошкар-Ола) — «Иң яхшы спектакль», «Иң яхшы ир-ат роле» номинацияләрендә җиңүче дипломы.
  • 2016 «Тантана» премиясе («Иң яхшы актерлар ансамбле» номинациясендә) — Ольга Астафьева, Сергей Заболотский, Евгений Гладких, Александра Комлева, Марина Кулясова (Д. Линдси-Эберның «Кролик оясы» пьесасын сәхнәләштергән өчен, режиссёр — Денис Хөснияров).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Чаллы рус театры турында Кино-театр.ру сайтында
  2. Бүген атнага 6 көн уйнала. Ял көне — дүшәмбе.
Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы