Җиңү паркы (Яр Чаллы)
«Җиңү» паркы | |
![]() | |
Ил | ![]() |
Район | ![]() |
Яр Чаллы «Җиңү» паркы (рус. Набережночелнинсᴋи парк «Победы») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Автоɜавуᴛ районында урнашкан парк. «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе (МУП) cастaфында. 1980 елдан эшли.
Адресы: 423821, РФ, Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 81.
Дириκтьıр (2016 елның маеннан): Рим Сафиуллин.
![]() | |
---|---|
![]() |
«Җиңү» паркының аттракционнар картасы. |
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Җиңү» паркы Автоɜавуᴛ районында 1980 елда, Җиңүнең 35 еллыгына булдырылган. 1980—1987 елларда «КамАЗ» ɜавуᴛының социаль мәдәният-көнкүреш идарәсе карамагында булган. 2016 елның маеннан «Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе cастaфында.
Дириκтьıрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 1972—2000 елларда — М. Н. Диева.
- 2000—2016 елларда — Р. Н. Мөхәммәтҗанов, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- 2016 елның маеннан – Р. М. Сафиуллин.
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
7 га мәйданны били. Паркта 52 аттракцион эшли. 58 м биеклектәге күзәтү тәгәрмәче урнаштырылган.
Парк 3 өлешкә бүленгән: мемориал өлеше, урман-парк өлеше һәм аттракционнар өлеше. 2015 елда парк тәртипкә китерелгән һәм үзгәртеп корылган. Анда яңа җәяүлеләр сукмаклары һәм веломаршрутлар ясалган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Күпфункцияле сәхнә, утыргычлар булдырылган. 2016 елда паркның Вахитов проспектына якын өлеше капиталь яңартылган.
Каһарманнар аллеясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2018 елның 30 aугыcында Каһарманнар аллеясы ачылган: Сәвитлар Берлеге Каһарманнары Николай Кошаев, Юрий Кардашенко, Никита Кайманов, Николай Майков, Илдар Маннанов, Павел Фролов, Мисбах Хәлиуллин, Нурмый Шәрипов, Василий Чуйков, Николай (Кәлимулла) Якупов,
Социалистик Хезмәт Каһарманы Николай Соболев сыннары бастырып куелган (образларын скульптор Вадим Иксанов ясаган). Янәшәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлеге зонасы булдырылган. Авыр хәрби техника макетлары китереп куелган[1].
Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәдәният һәм ял паркы «Россиядәге иң яхшы парклар унлыгы»на кергән.
- БөтенPәсәй «Бәллүр тәгәрмәч» смотр-конкурсы (Сочи) җиңүчесе (2003, 2005, 2012 (ике тапкыр).
- 2006 — Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе».
- 2008, 2014 — Яр Чаллының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы территориясе».
- 2014 — халыкара «Алтын пони» премиясе[2].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайтында
- Паркның рәсми сайты 2018 елның 4 сентябрь көнендә архивланган.
- Вконтакте диварындагы төркем
- Парки и скверы Набережных Челнов
- «Җиңү» паркы картада
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Парки и скверы Набережных Челнов. Парк Победы (рус.)
- ↑ Челнинсᴋи парк аттракционов получил престижную международную награду.(үле сылтама) «Челнинские известия», 18.03.2014
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||