Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (Яр Чаллы) latin yazuında])
концертлар залы
Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы
концертлар залы
концертлар залы
Урын Татарстан, Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, Х. Туфан проспекты, 23
Төзелеш ???—1988 еллар
Сайт kzchelny.ru

Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы (рус. Концертный зал имени Сары Садыковой) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. 1988 елда төзелгән.
Директор (2004 елдан): Фәнил Салихов.[1]
Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, Хәсән Туфан проспекты, 23.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концертлар залы афишасы

Концертлар залы бинасы 1988 елда төзелгән.
2000 елда күренекле композитор Сара Садыйкова (19061986) исемен мәңгеләштерү максатында, залга Яр Чаллы шәһәр шурасы карары белән Сара Садыйкова исеме бирелә.

Зал прокат залы буларак, Яр Чаллы шәһәрендә эстрада йолдызлары концертларын, КВН уеннарын үткәрү һәм спектакльләр кую өчен үзәк мәйдан булып хезмәт итә. Биредә шәһәр, төбәк күләмендәге барлык конкурслар (мәсәлән, «Сабантуе гүзәле» бәйгесе) финаллары, фестивальләр, иҗат кичәләре, юбилейлар, отчет концертлары һ. б. тамашалар уздырыла. Шулай ук татар һәм РФ эстрада йолдызларының гастроль концертлары уза.

Концертлар залы шәһәр үзәгендә урнашу сәбәпле (янәшәдә Яр Чаллы шәһәре хакимияте, җәмигъ мәчете), аңа һәртөрле җәмәгать транспортында җиңел килеп була.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Концерт залы ике катлы. Бинаның мәйданы 1 939,6 кв.м. Тамаша залында 766 урын.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Ляля Гайфутдинова. Так надо: почему директор Концертного зала Челнов покинул свой пост. Челнинские известия, 15.08.2023

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы