Яр Чаллы дельфинарие
дельфинарий | |
Яр Чаллы дельфинарие
| |
![]() Дельфинарий эмблемасы | |
Урын | ТР, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 12 А |
Бина тибы | бассейн |
Сайт | delfinariy-chelny.ru |
[[:commons:Category:![]() ![]() |
Яр Чаллы дельфинарие (рус. Набережночелнинский дельфинарий) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Анапа шәһәре дельфинариеның[1] (353440, Краснодар крае, Анапа, Пионер проспекты, 20А) филиалы. Татарстанда һәм Урта Идел буенда бердәнбер ел буе эшләүче стационар дельфинарий[2].
Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе урамы, 12 А.
![]() | |
---|---|
![]() |
Дельфинарийдан фоторәсемнәр. |

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2006 елда Яр Чаллыда Мәләкәс елгасы ярында урнашкан «Дельфин» бассейнының сикерү ваннасы (тирәнлеге 6 м) нигезендә оештырыла. Бассейн үзгәртеп корылып, диңгез суы белән тутырылган. Тамаша залы 350 урынлык. Дельфиннар Анападан китерелә. 2010, 2012 елларда дельфинарийда үз дельфиннары да туа.
Тамашалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кара диңгез дельфиннары, Ерак Көнчыгыш ак киты (белуха) һәм Көньяк Америка диңгез арысланы чыгышлары (дүшәмбедән кала һәр көнне)
- шулай ук дельфинарийда түләүле хезмәтләр күрсәтелә:
- дельфиннар белән драйвинг
- дельфиннар белән йөзү (5+)
- көймәдә йөзү
- дельфиннар белән фотога төшү
- туган көн үткәрү
- туй фотосессиясе уздыру һ. б.
Гастрольләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
2011 елдан башлап Казанда Ак Барс банкы бассейны базасында (Декабристлар ур., 1) гастрольләре уза[3].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу тема башка проектларда: | |
![]() |
Викиҗыентыктагы медиафайллар? |
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Анапа дельфинарие (рус.)
- ↑ Дельфинарий города Набережные Челны. «Удмуртия». Выставочный центр (рус.)
- ↑ Дельфинарий вновь приехал на летние гастроли в Казань. delfinariy-kazan.ru (рус.)
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||