Сөембикә мәчете (Яр Чаллы)
Сөембикә мәчете | |
Дәүләт |
![]() |
---|
Мәчет | |
«Сөембикә» мәчете
| |
![]() | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | ![]() |
Дин | Ислам |
Мәхәллә | ТР МДН Чаллы мөхтәсибәте |
Кайсы дини агымга карый | хәнәфи / сөнни |
Бина төре | мәчет |
Төзелеш еллары | 2009 ел—2024 ел |
Халәте | гамәлдә |
«Сөембикә» мәчете — Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районында урнашкан гыйбадәтханә (мәчет). Яр Чаллыда агачтан төзелгән икенче мәчет. ТР МДН Чаллы мөхтәсибәте карамагында.
Адресы: Автозавод районы, 27нче комплекс, Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт.
- Архитекторы — Алмаз Муглиев.
- Мәчетнең имам-хатыйбы — Рәис хәзрәт Әхмәтов (Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсен тәмамлаган)[1].
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Яр Чаллының Автозавод районы 27нче комплекста Галиәсгар Камал бульвары, 4нче А йорт адресы буенча төзелә. Бина 210 намаз укучыга исәпләнгән. Мәчет төзелеше 2009 елда башлана, 2014 ел башына төзү эшләренең 70 % ы башкарыла. 2024 елның 17 августында тантаналы рәвештә ачылган. Тантанада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Кама буе төбәге казые, Чаллы шәһәренең «Ак мәчет» мәдрәсәсе җитәкчесе Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, шулай ук Чаллы шәһәре имамнары, җәмәгать эшлеклеләре, аксакаллар, якын-тирә районнарның мөхтәсибләре, төзелешне җитәкләүчеләр һәм иганәчеләр катнашкан[1].
Төп иганәче — төзелешкә 7,5 млн сумнан артыграк акча биргән Чаллының бер мөселманы (исемен әйтмәүне үтенә, ярдәме Аллаһ ризалыгы өчен).
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Агачтан төзелгән мәчетнең һәр каты төрле максатлар өчен билгеләнгән. Янкорма катында ике уку сыйныфы, хезмәткәрләр бүлмәсе, ашханә, тәһарәтханә, җыештыру әйберләрен кую бүлмәсе бар. Беренче катта ир-атлар өчен зур намаз залы урын алган, ул 130 кешегә исәпләнгән, бу катта шулай ук имам бүлмәсе һәм веранда бар. Мәчеттә гыйбадәт кылу өчен барлык шартлар тудырылган[1].
Икенче катта балкон бар, биредә хатын-кызлар намаз укый ала, ул 70-80 кешене сыйдыра. Хатын-кызлар өчен аерым керү урыны булдырылган. Мәчеттә ислам дине нигезләре буенча хатын-кызлар өчен дәресләр алып барыла, ике төркемдә берьюлы 50 хатын-кыз белем ала[1].
Мәчетнең аскы катында мәдрәсә, эш бүлмәләре урнашкан.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ 1,0 1,1 1,2 1,3 Чаллы мөхтәсибәтендә «Сөембикә» мәчете ачылды. Татар-информ, 18.08.2024
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Сөембикә мәчете Яр Чаллы картасында
- Мечети г. Набережные Челны. Официальный сайт Мухтасибата г. Набережные Челны
- В Набережночелнинском мухтасибате открылась мечеть «Сөембикә». ДУМ РТ, 17.08.2024.
Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
![]() |