Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (Яр Чаллы)
| Элеватор тавына җәяүлеләр күпере | |
|---|---|
| Кисеп үтә | Чаллы |
| Корылыш тибы | вант күпере |
Элеватор тавына җәяүлеләр күпере (рус. Пешеходный мост на Элеваторную гору) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә 2012 елның ноябрь ахырында Чаллы елгасы аркылы салынган күпер.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Элеватор тавына озынлыгы 200 м булган беренче җәяүлеләр күпере 1990-еллар башында салынган. Озынлыгы 128 м булган яңа вант күпере 2012 елың ноябрь ахырында файдалануга тапшырылган. Су өсте тигезлегеннән биеклеге — 15 м.
Күпер Яр Чаллының Комсомол районына керүче ике бистәне — Элеватор тавы бистәсен ЗЯБ бистәсе (Кәгазьчеләр микрорайоны) белән тоташтыра. ЗЯБ бистәсенең 17А комплексындагы Бумажниклар бульвары, 19 йорт артыннан башланып, Элеватор тавы бистәсендәге Орджоникидзе урамы белән (бистәнең Тау мәчете янында) тоташа.
Вант күперенең корылышы юл полотносы белән корыч трослар ярдәмендә тоташкан ике пилонга нигезләнгән.
Күперне төзүнең бәясе — 21 млн[1]. Инвесторлар — РАССТАЛ һәм «Энергогазкомплект» ААҖ[2].
«Татсвет» холдингы электр урнаштыручылары көче белән күпердә 27 фонарь урнаштырылган[3].
Галерея
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Күпер схемасы
- ЗЯБ бистәсеннән күренеше
- Вант күперенең өстән күренеше. Өстә уңда — иске күпер
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Мэр города проверил новый мост через Челнинку стоимостью в 21 миллион рублей. 2017 елның 27 октябрь көнендә архивланган ProGorodChelny.ru, 22.05.2013
- ↑ В Челнах новый мост на Элеваторную гору откроют позже запланированного. ProGorodChelny.ru, 28.07.2012
- ↑ Пешеходный мост через реку Челнинка. 2020 елның 19 сентябрь көнендә архивланган TATSVET.RU, 28.12.20012
| Яр Чаллының истәлекле урыннары | ||
