«Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
мәдәният сарае
«Энергетик» мәдәният сарае
Энергетик ДК Яр Чаллы 1.jpg
мәдәният сарае бинасы
Урын 423808 Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31
Төзелеш ???—1973 еллар
Сайт dk-energetik.ru

«Энергетик» мәдәният сарае (рус. Дворец культуры «Энергетик») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. 1973 елда ачылган.
Директор:Гөлзадә Рзаева, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре.
Адрес: Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31.

«Энергетик» мәдәният сарае эмблемасы

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Энергетик» мәдәният сарае

КамАЗ заводы төзелә башлаганда, Яр Чаллы шәһәрендәге барлык мәдәният чаралары Үзәк урамда урашкан район Мәдәният йортында уза торган була. Завод төзелешен шефлыкка алган ВЛКСМ ҮК шәһәргә әледән-әле күренекле артистларны җибәреп тора. Шәһәр тамашачысы каршында Людмила Зыкина, Ольга Воронец, София Ротару, Мстислав Ростропович, Юрий Гуляев, Лев Лещенко, Мәхмүд Эсамбаев, Полад Бюль-Бюль оглы, Владимир Высоцкий, Валерий Золотухин, Таганка театрының беренче составы артистлары һ. б. бик күпләр чыгыш ясарга өлгерә. Район мәдәният йорты аларны кабул итеп өлгерә алмый башлый. Рәис Беляев тәкъдиме белән шәһәрдә яңа мәдәният биналары корырга керешәләр. Әүвәл Гидротөзүчеләр урамында «Чулпан» кинотеатры (2005 елдан музей) корыла. Аннары «Энергетик» мәдәният сарае корыла башлый.

Проектын яшь архитекторлар А. П. Степанец, В. Н. Нестеренко, Г. Н. Федоров, Е. Н. Никифоров төзи. Витраж проекты авторлары — Балтыйк буе архитекторлары. Бина тышындагы һәм эчендәге барлык эшләрне Н. И. Рукин җитәкчелегендәге СМУ-53 коллективы башкара.

1973 елның 3 ноябрендә мәдәният сарае тантаналы төстә ачыла.

19791985 елларда мәдәният сараен Шамил Зиннур улы Закиров (1945—2012) җитәкли.

Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зур зал (634 тамашачыга исәпләнгән).
  • Кече зал
  • Мәрмәр зал
  • Фойе
  • «Персона» мода театры залы

Мәдәният коллективлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • А. Краснов исемендәге халык хоры
  • «Земляничка» балалар халык эстрада театры
  • «Вольница» вокаль ансамбле
  • «Ритм» бию студиясе
    • 1977 елдан эшли. 1998 елдан 5 яшьтән алып 18 яшькә кадәрле балалар, яшүсмерләр ритмика һәм балет гимнастикасы, бал биюләре, балалар һәм заманча биюләр белән шөгыльләнә.
  • «Хали-Гали» цирк остаханәсе
    • 1999 елдан Хәлил Гаптелхәлим улы Рәхимов җитәкчелегендә 5 яшьтән 16 яшькә кадәр балалар һава гимнастикасы, жонглерлык, клоунада, дрессировка белән шөгыльләнә.
  • «Замана» фольклор ансамбле
    • Сәнгать җитәкчесе Зуфак Галләмов.
  • Сәнгать салоны
    • Салон җитәкчесе Мария Фадеева, ТР рәссамнар берлеге әгъзасы. Салонда «Маэстро» арт-клубы, балалар «Арт-панорама» клубы, балалар «Аквамарин»рәсем студиясе эшләре күрсәтелә.
  • «Персона» мода театры
    • Булачак модельләр мәктәбендә түбәндәге дисциплиналар укытыла: дефиле, актёрлык осталыгы, хореография (классика, пластика, заманча биюләр), стиль, make-up.

2007 елдан Мәдәният сарае каршында Татарстан районнарында, Башкортстанда һәм Ырынбур өлкәсе Абдулино районында туып, Чаллыда яшәүчеләр якташлыклары ассоциацияләре эшли.

Мәдәният сарае бинасында «Болгар» бию театры урнашкан.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы