Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре
| Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 3 август 1965[1] |
| Нигезләүче | ТАССР Югары Шурасы |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
| Бүләкләүче | Татарстан Республикасы Рәисе |
| Бүләк итүче | Татарстан АССР һәм Татарстан |
| Бүләк ияләре өчен төркем | Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре |
Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре (рус. заслуженный работник культуры Республики Татарстан, ингл. Merited Culture worker of Tatarstan Republic) —
Татарстан Республикасы дәүләт бүләге, мактаулы исемнәренең берсе.
1965 елның 3 август көнендә ТАССР ЮШ Президумы тарафыннан булдырылган. 1991 елдан бирле Татарстан Рәисе тарафыннан бирелә.
Бүләкләнүчеләр саны — 1579 кеше (1997),[2] 2768 кеше (1.01.2015).
Бүләкләнү нигезе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Мәдәният өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче һәм аны үстерүдә зур казанышларга ия булган, мәдәният учреждениеләренең, оешмаларының һәм органнарының, мәдәни-агарту учреждениеләренең, кинематографиянең, телевидение һәм радиотапшыруларның, матбугатның, нәшриятның, полиграфия сәнәгатенең һәм китап сәүдәсенең, туристлык-экскурсия оешмаларының һәм учреждениеләренең югары квалификацияле хезмәткәрләренә, мәдәният һәм сәнгать уку йортлары хезмәткәрләренә, үзешчән иҗатта катнашучыларга һәм мәдәният оешмалары, учреждениеләре һәм органнары эшендә җәмәгатьчелек башлангычларында катнашучы затларга бирелә.[3]
Ияләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]