«Фидакарь хезмәт өчен» медале

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Фидакарь хезмәт өчен» медале latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

«Фидакарь хезмәт өчен» медале (рус. Медаль «За доблестный труд») — Татарстанның дәүләт медале.

Аның белән гражданнар Татарстан Республикасының дәүләти, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеше өлкәсендәге, республика икътисады һәм фәнни потенциалын арттырудагы хезмәттә югары казанышлары өчен, актив җәмәгать һәм хәйрия эшчәнлеге өчен бүләкләнәләр.

«Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек булган затлар аны күкрәкнең сул ягына тагып йөриләр, бүләкләнүчеләрнең Русия Федерациясе, СССР орденнары һәм медальләре, «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлар өчен» ордены булганда, алардан соң урнаштыралар.