Хәтер көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәтер көне latin yazuında])
Bu mäqäläneñ latin älifbasındağı igezäge bar.
Хәтер көне
Сурәт
Дәүләт  Бөекбритания
 Канада
 Франция
Кем истәлегенә смерть в бою[d]
Елның көне 11 ноябрь
 Хәтер көне Викиҗыентыкта
Хәтер көне парады, Файл:Coat of arms of Hamilton, Bermuda.gif Гамильтон (рус.), Бермудалар (рус.), 1991
Дмитрий Медведев һәм Александр Лукашенко (рус.) Брест каласын (рус.) яклап хәлакъ булган Файл:Redarmy.gif Кызыл армия (рус.) гаскәрләренә һәйкале янында
1552 елда Казан ханлыгы башкаласын яклаучылар арасында хәлакъ булганнарга багышланган 2008 елгы хәтер көне

Хәтер көне – кешеләр төркеменең тарихында урын алган котычкыч вакыйгаларны искә алуга багышланган көн. Һәр халыкта яки кешеләр җәмгыятендә багышланган вакыйга һәм искә алу өчен билгеләнгән көн төрле булса да, гадәттә сугыш яки башка охшаш конфликтның тууына, һәм аның дәвамында үлгәннәренә багышлана. Шулай да, исемнәре төрлечә була.

Дөньяда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүгенге көндә иң билгеле хәтер көне — Беренче бөтендөнья сугышын туктату аңлашмасында рәсми килеш билгеләнгән 11 ноябрь көне:

  • Франция байрагы Францияның Bleuet de France (франц.)ветераннар, сугыш корбаннары, тол калган хатыннар һәм ятим балалар турында хәтер һәм аларга таба теләктәшлек символы.
  • Бөек Британия байрагы Бөекбританияның Хәтер мәк чәчәге (ингл.) — корбаннарны искә алу һәм аларның туганнарына теләктәшлек белдерү символы.
  • АКШ байрагы АКШта бу көн хәрби хезмәт ветераннарына багышлана, дәүләт гаскәрендә хезмәт иткәндә халәкъ булган ватандашларын май аеның соңгы дүшәмбе искә алалар.

Россиядә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан татарларының күпчелеге бүгенге көндә яшәгән Россия байрагы Россия Федерациясе илендә төп хәтер көне буларак Бөек Ватан сугышы башланган 22 июнь көнендә Хәтер һәм матәм көне (рус.) билгеләнә.

Кар десанты — 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итүче студентлар хәрәкәте.

Георгий тасмасы (рус.) акциясе чикләрендә таратылган хәтер символы.

Татарстанда[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татар тарихына иң тирән булып кергән һәм татар халкы тарафыннан әлегә иң актив билгеләнеп торган "Хәтер көне" буларак 1552 елның 12 октябрь көнендә Казан ханлыгы башкаласы Казанны Мәскәү патшалыгы гаскәрләре алганда, шәһәрне яклаганда хәлак булганнарны искә алу көне дип исәпләнә.

Татарстанда 1989 елдан башлап билгеләнә[1]. Бүгенге көндә чаралар «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла (гамәлдәге рәисе Наил Нәбиуллин).[2]

Бу көнне Казанны яклаганда һәлак төшкәннәренә (Колшәриф һәм күп санлы билгесез гаскәриләр һәм гади ватандашлар) һәйкәлнең булмаганы искә төшерелә — Казанны алу дәвамында рус патшасы Иван IV гаскәре ягыннан хәлак төшкәннәре истәлегенә һәйкәл (рус) 1823 елда ачылган.

Бәйсез Идел буе Болгар иле истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Азатлык радиосы
  2. Хәтер көне 2009

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]