Эчтәлеккә күчү

Хәтер көне

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәтер көне latin yazuında])
(Хәтер көне (Татарстан) битеннән юнәлтелде)
Хәтер көне
рус. День памяти защитников Казани от войск Ивана Грозного
Сурәт
Дәүләт  Татарстан
Урын Казан
Елның көне 15 октябрь һәм 13 шәүвәл[d]
 Хәтер көне Викиҗыентыкта

Хәтер көне[1][2][3][4][5][6][7][8][9][10][11][12][13][14][15][16][17], татар халкының Хәтер көне[18] яки матәм көне[5][4], милли матәм көне[19] — татар халкы тарихында[20][21] 1552 елның иске стиль белән 2 октябрендә булган фаҗиганы искә алу көне. Бу көнне Явыз Иван җитәкләгән рус гаскәрләре Казан ханлыгы башкаласының диварларын җимереп, шәһәрне басып алгач, талаулар белән массалы суеш оештыралар. Хәзерге заманда башкаланы каһарманнарча яклаган яугирләр һәм җаннары кыелган тыныч халык искә алына. Әлеге көнне 2021 елгача Казанда матәм митинглары уза, аннары (2013 елгача) шәһәр үзәгеннән марш үтеп, Сөембикә манарасы (элекке Хан мәчете) янында күмәкләшеп дога укулар, башка акцияләр үткәрелгән. Хәзерге Милади тәкъвимга күчереп 15 октябрь (яки 12 октябрьдә) билгеләп үтәләр.

Татарстанда әлеге датаның рәсми статусы юк[⇨].[22]. 2022 елдан башлап Хәтер көнен оешкан төстә үткәрү дәүләт тарафыннан тыелып килә.[23]

Казанның алынуы алтарихы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
2.10.1552 хәле

Рус хакимияте Казанны буйсындырып, Идел буйлап киртәсез Көнчыгыш илләре белән сәүдә мөмкинлеген оештыруны тели. Басым ясау белән барып чыкмагач, мәсьәләне Казан ханлыгын юк итеп чишәргә карар кылына.

Казанны саклаучылар истәлегенә һәйкәл

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

1999 елның 26 февралендә Татарстанның Министрлар Кабинеты № 93 «1552нче елда Казанны саклап һәлак булган яугирләргә һәйкәл кую» карарын чыгара. Карарда һәйкәлне фаҗиганең 450 еллыгына, ягъни 2002 елга урнаштыру шарты куелган. Булачак һәйкәл патшалар заманында корылган «Храм-һәйкәл» белән тарихи тигезләнеш урнаштырырга ярдәм итәргә тиеш иде. Документка ул чактагы Кабмин башлыгы Миңнеханов кул куя. Шәһәр администрациясе монумент проектына конкурс игълан итә. Конкурста Нияз Хаҗиәхмәтов проекты өстен чыкты. Ул «Таш мәңгелек түгел, Хәтер — мәңгелек» язулы, 1,6 м диаметрлы таш шар булып тора. Бу эшнең макеты 2008 елда Казан кирмәне дивары янында урнаштырыла. Җәмәгатьчелек әлеге проектны уңышсыз дип таный. Аны куясы урынга да 2008 елда хәйрияче Әсгать Галимҗановка һәйкәл урнаштыралар.[24][25]

2019 елда Кирмән дивары астына куелган, һәйкәлне кую турында искә төшергән соңгы истәлек ташы да юкка чыга.[26]

Храм-памятник в честь Нерукотворе́нного Образа Спасителя
Һәлак булган Казанны саклаучылар күмәк кабере буендагы мәчет (1802)

Хәтер көнен уздыру тарихыннан

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
2011 елгы чарасы

1989 елда Бөтентатар иҗтимагый үзәге карары белән Татарстан милли хәрәкәте Хәтер көнен зурлап билгели башлый[27]. Мәсәлән, 1996 елда Казанда һәм башка күп кенә шәһәр-авылларда дистә меңләгән кеше катнашында оешканлык белән үтә:

« ... шәһит киткәннәрне искә алу өчен Казанның Ирек мәйданына Чаллы, Әлмәт, Мамадыш, Әстерхан, Уфа, Чита, Чабаксар, Ижау һ. б. шәһәрләрдән милләттәшләр җыелган. Әзербайҗан, чечен вәкилләренә дә сүз бирелгән. Матәм митингысын милли хәрәкәт лидерларының берсе күренекле язучы, отставкадагы полковник Зәки Зәйнуллин ачып җибәрде. Харис хәзрәт 1552 елдан алып бүгенге көнгәчә барган сугышларда шәһит киткән мөэмин-мөселманнар рухына дога индерде. БТИҮ президенты Марат Мөлеков, Татар иҗтимагый үзәге рәистәше Рашат Сафин, Татарстан мөфтие Габдулла хәзрәт, Госман хәзрәт, Г. Фәйзрахманов, В. Гыйзэәтуллина, М. Галиев һ. б. үз чыгышларында милли — азатлык көрәшендә бер сафта барырга, бердәм булырга, үзара дус-тату яшәргә өндәделәр. Митингтан соң җыелган халык Казан Кремлендәге Сөембикә манарасына юнәлде. Биредә, шәһитләр рухына багышлап, дога кылганнар.[28]
Казан утлары 11'1996, 190 бит
»

2013 елдан шәһәр башкарма комитеты Ирек мәйданында митинг ясарга рөхсәт итми. Килүчеләр Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданга полиция тикшерүе аша гына кертелә. Кисәтү булганлыктан, Сөембикә манарасы янына бармыйча, кешеләр Мәрҗани мәчете ихатасында гына дога укырга мәҗбүр булганнар.[29]

2014 елда Азатлык оешмасы һәм БТИҮ Казан үзәгендәге бинадан куып чыгарыла.[30] 2014 елда Татарстан Дәүләт Советы Ирек мәйданында митинглар үткәртмәү өчен "Ватандашларның җыеннар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар үткәрү хокукларын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру турында"гы канун кабул иткән. Анда дәүләт, уку, дини биналарга 50 метр якынлыкта чаралар уздырырга ярамый, диелгән.[31]

Шул ук елны, беренче тапкыр Халык бердәмлеге көненә (4 ноябрь) багышлап, урыс православ чиркәвенең тәре йөреше һәм урыс маршы зурлап уздырылганнар.[32] Мондый гаделсезлек халык арасында зур канәгатьсезлек тудыра, чөнки татарлар Хәтер көнен теләгән урында уздыра алмыйлар. 2015 елда Казан милли мәдәни үзәге янында уздырырга гариза бирелсә дә, аны башкарма комитет кире кага.[33]

Милли хәрәкәтне ел саен шәһәр үзәгеннән ерагракка кысалар. 2017 елда Хәтер көне Тинчурин бакчасына «сөрелә». Казан башкарма комитеты вәкиле И. Сарманов БТИҮ рәисе урынбасары Галишан Нуриәхмәтне митингта мәктәпләрдә татар телен укытуга караган, татар халкы мәнфәгатьләренә кагылышлы темаларны күтәрмәскә дип кисәтә. Шул нигездә административ эш ачыла.[34]

2018 елда Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге 13 октябрьдә Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәве өчен Казан мэриясеннән Евгений Варакинны җавапка тартуны сорый. Чөнки ул түрә «Казанда тәре йөрешенә рөхсәт бирә һәм уздыруда ярдәм итә, ә Хәтер көне йөрешенә каршы килә». Шикаять мәхкәмә тарафыннан кире кагыла.[35] Публицист Искәндәр Сираҗи әлеге хәлне Русиядә милләтләрне сортларга бүлү чагылышы итеп карый.[36]

2019 елда Хәтер көнендә ясалган чыгышлары өчен Фәүзия Бәйрәмова, имам Айрат Шакиров һәм Галишан Нуриәхмәт җаваплылыкка тартылалар.[37]

2020 елны Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга биргән рөхсәтне кире ала. Татарстан прокуратурасы активистларны чакыртып, чарада катнашмаска кисәтә. Ләкин Вахитов район суды конституцион хокукларны бозу буларак, бу карарны гамәлдән чыгара. Митинг 18 октябрьдә яңадан Тинчурин бакчасында үтә.[38].

Шул вакыттан активистларны Сөембикә манарасы янына китермәү өчен Хәтер көне алдыннан полициянең аларны бүлекләренә алып китү «традициясе» башлана.[39]

2021 елның 17 октябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков чыгарган постановление буенча ТИҮ эшчәнлеге вакытлыча туктатыла. Хәтер көне митингында ясалган чыгышлар нигезендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе Бөтентатар иҗтимагый үзәген 250 мең сум штраф җәзасына хөкем итә.[40]

Сугыш башлангач, 2022 елдан Хәтер көнен уздыру тыелган. 2023 елның 15 октябрендә милли хәрәкәт активистлары Сөембикә манарасы янында җыелып, Казанны яклаучылар рухларына багышлап дога укыйлар. Азатлык активистлары Бауман урамына чыгып, ялгыз пикетлар уздырганнар[41]

2024 елның 12 октябрендә Кирмән эчендә җыелган милләтпәрвәрләргә Сөембикә манарасы янына полиция килергә рөхсәт итмәгән. Татарстанның экстремизмга каршы көрәш үзәгенең җитәкчесе Рөстәм Гарифуллин килеп, Сөембикә янына юл алачак активистларны тоткарлау белән янады. Алар Казанның Яңа бистә зиратында дога укырга мәҗбүр булганнар. Кайбер активистлар янына өйләренә иртә белән полиция хезмәткәрләре килеп, чарада катнашмаска киcәткәннәр, кайбер активистлар тоткарланганнар.[42]

2025 елда да Казанның Яңа бистә зиратында, Шәһитләргә истәлек ташы янына җыелырга гына мөмкинлек булды.[43]

2010-елларда Хәтер көненә «Азатлык» татар яшьләре берлеге тарафыннан оештырыла.[44] Наил Нәбиуллин 2022 елда сөйләгәнчә, Хәтер көнен үткәрү бик кыенлашты. Башта Сөембикә манарасына йөрүләрне тыйдылар, аннары башка җирдә (Камал театры каршында, аннары ераграк урнашкан Тинчурин бакчасында) үткәрелә торган матәм митингыларын да тыйдылар.[45]

2022 елдан Төркиягә күченгән «Азатлык» активистлары Хәтер көнен Төркиядә уздыра башлыйлар. Шулай ук Европа илләрендә дә үткәрелә башлый.[46]

Хәтер көнен Татарстанның шәһәр-районнарында үткәрү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]

Чаллыда беренче Хәтер көне Казан белән бер үк көнне үткәрелә. Хәтер көне урам җыены рәвешендә, төзелеп килгән «Тәүбә» мәчете янында, 1989 елның 15 октябрендә уза.[47]

Татарстан диния нәзараты (2021 елдан)

[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
«Татар халкы каһарманнары истәлегенә» мемориаль стела урнаштыру урынында символик таш кую, 11.04.2025

Хәтер көнен милли оешмаларга үткәрергә фактик рәвештә тыелганга, дини оешмалар бу гаделсезлекне шомартырга тырышып карый. Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте 2021 елдан хәтер көнен һиҗри тәкъвим буенча шәүвәл аеның 13 нче көнендә уздыра башлый. Бу карар мәсьәләне «сәясиләштермәү» өчен кабул ителә. Дата Михаил Худяков язган «Очерки по истории Казанского ханства» хезмәте нигезендә сайланган[48].Бу көн ел саен күчеп йөри, мөфтият алдан бу чара турында хәбәр итми, халыкны дога кылу өчен җыярга тырышмый. Мөфтият тарафыннан яңа Хәтер көнен уйлап чыгару махсус эшләнә, халыкны Хәтер көненнән биздерергә телиләр, 12 октябрьдә кешеләрне җыймаска тырышу өчен тәнкыйтьлиләр.[49]

1996 елның октябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәндәс Сафиуллин Хәтер көнен Республиканың дәүләт бәйрәмнәре рәтенә кертү тәкъдиме белән чыга, әмма 6 тавыш җитмәү аркасында мәсьәлә көн тәртибенә кертелми. Яклаучы депутатлар арасында Рәшит Вәгыйзев, Алмаз Камалов, Илшат Гафуров, Рашат Нурхәмитов, Илсур Хөснетдинов, Сүрия Госманова, Фәнәвил Шәймәрданов, Туфан Миңнуллин, Марат Галиев, Ринат Мөхәммәдиев, Ромел Маннапов һәм Мөхәммәт Сабиров булалар.

Каршы тавыш биргәннәр арасында Василий Лихачев, Роберт Миңнуллин булалар. Зилә Вәлиева, Ренат Харис «битараф» калалар.[50].

  1. Мемориально-символическое позиционирование в полиэтничных обществах на материале Башкортостана и Татарстана.
  2. «ТРАВМА 1552 Г.» В РАБОТАХ СОВРЕМЕННЫХ ОТЕЧЕСТВЕННЫХ ИССЛЕДОВАТЕЛЕЙ. Материалы VI Всероссийской научной студентов, аспирантов и молодых учёных. Москва, 2023.
  3. СИМВОЛИЧЕСКАЯ ПОЛИТИКА В УСЛОВИЯХ ВЗАИМОДЕЙСТВИИ ВЛАСТИ И ОБЩЕСТВА: ОПЫТ РОССИЙСКИХ РЕГИОНОВ. сборник статей XXI всероссийской (национальной) научной конференции. Санкт-Петербург, 2023.
  4. 4,0 4,1 Г. М. Ханнанова. Г. ТУКАЙНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОР ЛИРИКАСЫНДА МАТБУГАТ ТЕМАСЫ: ТӨП МОТИВЛАР ҺӘМ ЖАНР ТӨРЛӘРЕ.
  5. 5,0 5,1 Л. Ш. Галиева. ГАЯЗ ИСХАКЫЙ ҺӘМ ПОЛЬША
  6. Минтимер Шаймиев: «Большое вам спасибо за то, что проводите Хәтер көне!»
  7. День памяти (Хәтер көне) не стал для татар единым и общепризнанным праздником.
  8. Татарстан мәчетләрендә Хәтер көне узды.
  9. 15 октябрь — Хәтер көне. Татарстанда бу көн 1989 елдан бирле билгеләнә.
  10. Җомга намазында Казан ханлыгы алынганда шәһит киткәннәр рухына дога кылдылар.
  11. Хәтер көне быел үткәрелерме?
  12. Хәтер һәм кайгы көне.
  13. Казанда Хәтер көненә багышланган митингта 1552 ел корбаннарын искә алдылар
  14. Яңача Хәтер көне: шәүвәлнең 13 нче көнендә корбаннарны дога белән искә алачаклар
  15. Хәтер көне — һәркемнең вөҗданында
  16. Хәтер көне(үле сылтама)
  17. Будущее Хәтер көне: татарская альтернатива «Территории смыслов» или благотворительный марафон?
  18. 15нче октябрь — татар халкының Хәтер көне!
  19. Гаяз Исхаки и национальное возрождение татар в начале ХХ века: материалы международной конфе рен ции, посвященной 140-летию со дня рождения Г. Исхаки / сост.: Ф. Х. Мин нуллина, А. Ф. Ганиева, Л. Р. Надыршина. — Казань: ИЯЛИ, 2018. — 450 с.
  20. В 13-й день месяца Шавваль в Казани прошел «Хәтер көне».
  21. Хәтер көне: яңа дата. Мөфти телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, аксакалларның инициативасы матбугат чараларында зур кызыксыну уяткан.
  22. Рәүф Ибраһимов (2020 елның 14 октябрь көне). «Хәтер көне хәтердә». Безнең гәҗит. 41нче сан. 2025 елның 19 октябрь көне тикшерелгән.
  23. Хәтер көне: дога кылу, ялгыз пикетлар, шигар тотып фотога төшү
  24. Коммерсантъ (Казань) № 233 от 18.12.2019 Защитникам Казани не оставили камня
  25. Безнең гәҗит. 2013, № 5 (6 февраль). И.Сираҗи, ТАШ УАЛА — ХӘТЕР КАЛА
  26. HTTPS://TNV.RU 15 АВГУСТ 2019, 16:54 Казанны саклаучыларга һәйкәл куелачакмы?
  27. Азатлык радиосы
  28. (1996) «Хәтер көне». Казан утлары айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журналы 889 (11): 190. Проверено 2025-10-20.
  29. Хәтер көне Кирмәннән читтә
  30. «Азатлык» яшьләре Карл Маркс урамындагы бинадан китәргә мәҗбүр булган
  31. Хәтер көне быел да Ирек мәйданыннан читтә уза.
  32. Казанда Урыс йөреше узды
  33. ТИҮ: Казан түрәләре Хәтер көнен үткәртмәскә тели
  34. Хәтер көнен оештыручы Галишан Нуриәхмәткә административ эш ачылган.
  35. ТИҮ Хәтер көнендә йөрешкә рөхсәт бирмәгән түрәне җавапка тартырга чакыра
  36. https://www.azatliq.org/a/29539785.html Тәре йөрешен рөхсәт итү — милләтләрне сортларга бүлү ]
  37. Галишан Нуриәхмәткә Хәтер көнендә чыгышы өчен биш мең сум штраф салынды
  38. Казан мэриясе Хәтер көнен уздыруга биргән рөхсәтне кире алды
  39. Наил Нәбиуллин һәм Фәрит Зәкиевне полиция алып киткән
  40. Мәхкәмә ТИҮне 250 мең сум штрафка хөкем итте
  41. Хәтер көне: дога кылу, ялгыз пикетлар, шигар тотып фотога төшү
  42. Казанда Хәтер көне: хәтта Сөембикә манарасы янына да җибәрмәделәр
  43. Казанда Хәтер көнендә бер төркем кеше җыелып дога кылды
  44. Хәтер көне 2009
  45. Татарские активисты представили символ Дня памяти татарского народа
  46. «Азатлык» татар яшьләре Истанбулда Хәтер көнен уздырды
  47. Чаллыдагы беренче хәтер көне
  48. День памяти защитников Казани сделали «плавающим». Что это значит и чем может не понравиться татарам.
  49. Казанда Хәтер көнендә бер төркем кеше җыелып дога кылды
  50. Рәүф Ибраһимов (2020 елның 14 октябрь көне). «Хәтер көне хәтердә». Безнең гәҗит. 41нче сан. 2025 елның 19 октябрь көне тикшерелгән.