Колшәриф мәчете
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
Мәчет | |
Ил | Россия |
Шәһәр | Казан |
Дин | Ислам |
Бина төре | мәчет |
Халәте | гамәлдә |
Колшәриф мәчете Викиҗыентыкта |
Колшәриф мәчете — Татарстанның һәм Казанның үзәк мәчете. Казан Кирмәне җирлегендә урнаша.
Мәчет татар халкының күренекле дин әһеле, Казанны яклаганда вафат булган сәид Колшәриф исемен йөртә.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәчет Казан ханлыгы чорында шактый данлыклы иде. XVI гасырда Урта Иделдә ул фәнни һәм дини үзәк булган.
Кол Шәриф - татар халкы каһарманы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казан ханлыгының бәйсезлеге өчен көрәшче, мәшһүр татар каһарманы, шагыйрь, дәүләт эшлеклесе, рухани, сәид Колшәриф хөрмәтенә аталган. 1552 елның 2 октябрендә, ил белән бергә, аның рухи остазы — Колшәрифнең дә гомере киселә. Колшәриф үз шәкертләре белән Җәмигъ мәчете өчен Явыз Иван гаскәрләренә каршы сугышып мәчет баскычларында үтерелеп һәлак булган. Бөек татар каһарманы - Колшәриф истәлегенә баш Казан мәчете аталган. 1552 елда, Явыз Иван гаскәрләре Казан каласын яулап алганда, мәчет тар-мар ителә.
Торгызылган мәчет[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1996 елда мәчетне торгызу эшләре башлана. Искәндәр Сәйфуллин һәм Айвар Саттаров проектлары нигезендә төзелә. Рәсми төстә 2005 елның 24 июнендә, Казан меңьеллыгына ачыла.
Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Мәчетнең 8 манарасы бар. Гөмбәз «Казан бүреге» декоратив элементлары, ләлә чәчәге (Идел буе Болгары уңдырыш символы) белән бизәлгән.
Бина төнлә матур яктыртыла.
Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Рәсми сайт (рус.)
Казанның истәлекле урыннары | ||