Баруди бистәсе беренче мәчете

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Баруди бистәсе беренче мәчете latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Мәчет
Баруди бистәсе беренче мәчете
тат. Баруди беренче мәчете
Ил Русия
Шәһәр Казан
Дин Ислам
Бина төре мәчет
Нигезләнгән 1837
Халәте юк ителгән

Баруди бистәсе беренче мәчете (Баруди бистәсенең беренче җәмигъ мәчете, лат. тат. Barudiə) — Казанда агачтан төзелгән мәчет, дини архитектура корылмасы. 1837 елда Дары бистәсендә (Киров районы) татар бизәү сәнгате өлгеләре белән классицизм стилендә төзелгән. Баруди гәрәп телендә дары тигәнне аңлата. Мәчет бүгенге көнгә сакланмаган. СССР вакытында балалар бакчасы урнашкан була. 1973 елда сүтелә.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Дары Бистәсе 1786 елда дары заводы төзелеше белән бергә формалаша башлый. Ләкин Шиһабетдин Мәрҗани әйтүенчә, биредә 1778 елда ук зур булмаган мөселман авылы барлыкка килә, аның төп халкын татар-хәрби хезмәткәрләр, отставкадагы солдатлар, якын-тирә Казан арты авылларыннан крестьяннар тәшкил итә. Бистәнең беренче агач мәчете, Шиһабетдин Мәрҗани мәгълүматларына караганда, сәүдәгәр М. Адамов 1805 елда төзелгән. К.Насыйри икенче датага - 1809 елга күрсәтә. Мәчет төзүнең тагын бер датасын Казан губернасының магометан мәхәлләләре хәбәрнамәсе күрсәтә, аның нигезендә мәчет 1811 елда төзелгән.

1829 елда мәчет казнага тапшырыла, ягъни дәүләт карамагына алына. 1837 елда мәчет янып бетә һәм аның урынында дары заводы архитекторы Артомонов проекты буенча яңа бина төзелә.

Мәчет Совет хакимиятенең беренче елларында да эшли, ләкин 1929 ел ахырында Казанның кайбер эшче оешмалары киңәшмәсендә (40 нчы завод, туку фабрикасы) Елга Арты гыйбадәт оешмаларын ябу турында мөрәҗәгатьләр кабул ителә. Әлеге мөрәҗәгатьләр нигезендә 1930 елның 6 февралендә ТАССР ҮБКның тиешле карары кабул ителә. 1930 елның 11 мартында мәчет бинасы Елга Арты райсоветына, ә милек дәүләт фондына тапшырыла.

Тиздән мәчет балалар бакчасына үзгәртелә. 1973 елда сүтелә.

Архитектурасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башта 1837 елда түбәдә манаралы ике катлы, ике заллы мәчет төзелә. Бинаның төньяк фасадында вестибюльгә керү урыны урнашкан була. Вестибюльдә икенче катка баскыч урнашкан. Вестибюльнең икенче катында чормага һәм манарага менәргә мөмкинлек бирүче тар агач баскыч була. Бинаның көньяк ягында зур булмаган ике катлы түбә михрабның турыпочмаклы чыгып торган өлешен каплап торган. Бинаның беренче һәм икенче катларында ике зал урнашкан. Алар 16 шар колонналы (рәттә дүртәр) булган. Залларны яктырту диварларда урнаштырылган алты тәрәзә аша башкарылган.

Мәхәллә тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1867 елда расланган дары заводы штаты буенча елга 128 сум 70 тиен хезмәт хакы белән мулла вазифасы каралган булган, әмма 1872 ел штаты буенча бу вазифа каралмаган. Өстәвенә, завод, мәчетне карап тору белән авыраеп, аны башта шәһәргә, аннары земствога тапшырырга тырышкан. Казан шәһәре идарәсе, бистәнең шәһәрдән читтә урнашуына сылтап, мәчетне үз канаты астына алмый. Өяз идарәсе дә үз ризалыгын бирми. 1874 елда мәхәллә кешеләре гыйбадәтханә турында барлык кайгыртуны үз өстенә ала.

XX гасыр башында мәхәлләдә 100 ишегалдында 515 ир-ат һәм 500 хатын-кыз яшәгән. Мәхәллә мәктәбендә 80 малай һәм 40 кыз белем алган.


Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Башкорт Википедиясеннән күчермә.
  • Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р. Р. Исторические мечети Казани. — Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. — 191 с.